Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Эшләмичә дә акча эшләргә була

    Замана вәзгыятен сүкмәгән кеше юктыр. "Халык байлыгы" дип көн саен телевизорда макталып торган газ бәясе тотрыклы гына күтәрелеп тора. Югыйсә, кубометрының үзкыйммәте нибары бер сум илле тиен, имеш. Тик халык байлыгының кыйммәтләнүе халыкны түгел, аның муенына менеп атланган олигархларны баета. Нихәл итәсең: кемнең кулында - шуның авызында, диләр ич. Аның...

    Замана вәзгыятен сүкмәгән кеше юктыр. "Халык байлыгы" дип көн саен телевизорда макталып торган газ бәясе тотрыклы гына күтәрелеп тора. Югыйсә, кубометрының үзкыйммәте нибары бер сум илле тиен, имеш. Тик халык байлыгының кыйммәтләнүе халыкны түгел, аның муенына менеп атланган олигархларны баета. Нихәл итәсең: кемнең кулында - шуның авызында, диләр ич. Аның каравы хөкүмәтебез газчылардан салымны каерып ала. Тотрыклылык фонды чүпрәдә үскән кебек арта тора. Аны, халыкка таратсаң, барыбер юк-бар нәрсә алып әрәм-шәрәм итеп бетерә дип, чит дәүләтләрнең кыйммәтле кәгазьләрен алуга урнаштыралар. Әйдә, интексеннәр безнең акчаны туздырып...

    Әмма хөкүмәтнең аз булса да халык турында кайгырткан гамәлләре дә юк түгел. Әйтик, хезмәт пенсияләренең тупланма өлешенә ирекле өстәмә взнос кертүне дәүләт тарафыннан өстәмә финанслау турындагы 2008 елгы 56нчы Федераль Закон башы эшләгән кешегә иллә дә уңай керем чыганагы икән, ләбаса!

    Әлеге закон буенча гражданның үзе, эш бирүчесе тарафыннан пенсиянең тупланма өлешенә кертелгән взносларны дәүләт 2000-12000 сум чикләрендә икеләтә арттыра. Бу гамәлне беренче взносны керткәннән соң ун ел дәвам итеп була. Пенсиягә чыгарга әле вакытлары күп булганнар аны пенсиягә чыккач, ун елга бүлеп, ай саен алып бара алачаклар, телисең икән - унтугыз елга бүлеп алырга мөмкин. Ә менә инде пенсия яшенә җиткәннәр өчен аны, гариза язып, берьюлы алырга да була.

    Кукмара кешеләре гаҗәп үткен бит алар. Шундый бер пенсионер 2009 елдан бирле ел саен 12000 сумнан взнос итеп кертә дә, икенче елны 24000 сум алып та куя икән. Пенсия фонды әһелләре моны закон тыймый, бу гамәлдә бернинди хилафлык юк, дип тәкрарлыйлар.

    Реклама

    Мин үзем дә "әйдә, сынап карыйм әле" дип, узган ел 4000 сум акчаны тәвәккәлләп, взнос итеп керткән идем - 8000 мең сум булып кайтты. Бу гамәлдән эшләмәүче-пенсионерлар да файдалана ала икән. Җәмәгать, йоклап кала күрмәгез: быелның 30 сентябренә кадәр взнос кертмәсәгез, алга таба бу табышлы ысулны файдалана алмыйсыз, закон кушмый. Өлгерсәгез - алга таба ун ел буе эшләми генә акча ясап ятарга була. Тик менә ничек арттырасы ул болай да җитәр-җитмәс акчаны?..

    РПФның район идарәсе клиент хезмәтеннән гариза формасын һәм банкка түләргә счет кәгазен алырга гына онытмагыз...

    Азат САБИТОВ

    фото: my-ivanovo.ru

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: