Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Элекке Чура авылы

    Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты архивында татарлар яшәгән һәр төбәккә кагылышлы материаллар саклана. Алар 1938 елдан башлап, бүгенге көнгә хәтле оештырылып килә торган күпсанлы фәнни экспедицияләр вакытында җыелган. Шул исәптән, Кукмара районыннан җыелган материаллар да бихисап күп. Алар нигездә халык авыз иҗаты әсәрләренә карый. Архивта бераз...

    Реклама

    Кукмара районына кергән Чура авылы хакында да язмалар бар. Аны 1951 елның июль аенда оештырылган фәнни экспедиция вакытында атаклы фольклорчы Халидә Гатина алып кайта. Ул шул авылда яшәүче сельпо эшчесе Акулина Матвеева йортына кергәч, хуҗабикә атасы Александр Матвеев язып калдырган кулъязмаларны күрсәтә. Кызганычка каршы, бу вакытта А.Матвеев вафат була инде. Х.Гатина кулъязмаларны үзе белән алып китми. Бәлки кызы атасының истәлеге итеп, үзе сакларга теләгәндер. Фольклорчы бу язмаларны сүзен-сүзгә күчереп яза. Алар, әлбәттә, архивка сакланырга куела. Бүгенге көндә дә Чура авылы тарихы язылган текст һаман шунда саклана, галимнәр тарафыннан өйрәнелә, чөнки анда авыл халкының яшәеше, гореф-гадәтләре, элек булган кызыклы вакыйгалар сурәтләнә.
    Үзләренең тормышлары әлеге авыл белән бәйле булган кукмаралыларга югарыда телгә алынган язмалар белән танышу кызыклы булыр, дигән уй белән Александр Матвеев язып калдырган Чура авылы тарихын матбугатка әзерләргә булдык. Текст артык редакцияләнмичә, ничек язылган, шулай бирелде, чөнки анда Кукмара төбәгендә яшәүче керәшен татарларына хас сөйләм үзенчәлекләре дә урын алган. Рус телен барыбыз да яхшы белсә дә, текстта очраган кайбер рус сүзләре җәя эчендә татарчага тәрҗемә ителде, аңлашылмаган сүзләр аңлатылып барылды.
    Чура авылы тарихы
    Чураны бик әүвәлгедән яшәп килә торган авыл дип санарга мөмкин. Чөнки күпме генә картлардан сорашсак та, биредә кай вакытта нинди кеше килеп утырганын һич белүче юк. Бу авылда электән бер бай алпавыт булган. Аның биләп торган урманы булган. Хәзерге көндә дә ул урман "Чуринская дача" дип атала. Һәм шулай ук җирне авыл саен өләшеп межа (җир чикләре) ясаган вакытта 12 авыл җире запас фонд булып, Чура авылының басуы уртасында калган һәм шул җирдә Чура иген иккән. Чәчүлек җире аз булган, кругом (әйләнә-тирәдә) урманлык булган. Урман ягында бер чакрымның теге ягы урман булганын һәм Яугар авылы белән ике арада тоже (шулай ук) урман булганын безнең Грәй (Григорий) бабай хәтерләп әйтеп үлде. Урман ягында котчыккыч Күршүр башы сазы җәелеп яткан. Ат белән керерлек булмаган. Только (фәкать) искедән Күршүр ягы басулары чәчелеп искереп килгән. Җир аз булган. Урман арасы булганлыктан ашлык начар булган. Атсыз хуҗалыклар күп булган. Атсызлар Яугар авылында заводта юк бәягә байга тире эшләп, кол булып, аена өч сумга тикле хезмәт хакы алганнар. Күбесе җәй көне иген эше эшләп, уңыш җыйналгач, һөнәре булганнар тире эшенә, тегү эшенә чит өязләргә чыгып эшләп, яз көне кайтканнар тамак үткәреп. Шунлыктан Чурада элек тормыш бик авыр булган.
    Чураның центрында (үзәгендә) агып чыга торган чишмәсе бар. Әүвәле Микәйләр бакча башында кечкенә генә су тегермәне булган. Ул каты яңгырда 1863 елларда нигезе белән агып киткән. 1928 елда Степан Алексеев шул тегермән ташларын табып, Булиле тегермәнчесе Ногманга сата.
    Чура авылының әүвәлге килеп утыруы Булиле эчендә елга буенда булган. Шул төшләрнең хәзергә тикле "иске йорт рәтләре" дигән исеме калган. Ул вакытта зират хәзерге чиркәү урынында булган. Чура авылына беренче чиркәү 1723 елда зират өстендә салына, 1729 елда аруландырыла. Ул кечкенә генә такта түбәле агач чиркәү була. Аның жертвенник урынында чиркәү ишек алдындагы часовня. Аның эчендә бер тәрегә: "Бу 1729 елда Анна Иоановна патша заманында салынган чиркәүнең жертвенник урыны" дип язылган иде. Бу чиркәү тузгач, 1868 елда икенче чиркәү салына. Иске чиркәү вакытында приход (мәхәллә) бик аз булган.
    1830 елгы иске метрикаларда (гражданлык актларын теркәү кенәгәләре) катнашкан авыллар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: Янил, Бөяр, Аты, Каенсар, Балды Кенә, Иштуган, Нырья, Иске Кузмис, Югары Шәмәрдән, Күшкетбаш, Малая Чура һәм Лельвиж.
    Чура белән 15 авыл Нырья белән Янилгә чиркәү салынган приходта калалар. Күшкетбаш, Түбән Чура, Поршур, Лельвиж һәм Чура белән 5 авыл. Шул 5 авыл бар үлгән мәетләрен Чура зиратына китереп күмгәннәр.
    1918 елда Совет власте законы чыккач кына һәркайсы үз авылларына зират кистереп, үз авылларына күмә башладылар. Ул авыллардан (ул авылларда бер зират урыны да юк) Чура иң элегрәк килеп утырган авылга охшый. Картлардан һичбер кеше нинди вакытта килеп утыручыны ишетүче һәм белүче юк. Иске чиркәү дә зират өстенә салынган һәм яңа чиркәү салган вакытта фундамент казыганда бик күп кеше сөяге чыккан. Аны күрүче һәм белүче картлар бар иде. Чиркәүнең оградасы (коймасы) 1905 елда корылды һәм шул чакта да фундаментка канау казыганда үлгән кеше сөякләре чыкты. Әптенәләр (Антипов) капка төбендә, Мыртын Матвейлар ягында зират өсте булган.
    Чура авылында аң-белем бирү бик күптән килгән, чөнки Григорьев Архип 1850 елда туган карт. Ул полный грамотный иде. Аңар тикле дә аннан 20шәр яшькә олы картлар грамотный булганнар. Измайлов Василий, Артемьев Федор, Степанов Иван һ.б. волостной правлениедә (волость идарәсе) старшина булып хезмәт иткәннәр. Село Чурада чиркәү әйләнәсендәге поп йортына Ядегәр авылыннан волостной управление күчеп килеп, 1865 елдан 1925 елга кадәр яшәп килгән. Аңар 16 авыл кешесе баш салып торган. Ул контор урыны, агачлар турында, хәзерге вакытта аның урыны бар, Янилгә күчкән.
    1912 елда Чура авылы турысына дамба салынды государство счетына (дәүләт хисабына). 1890 елда Чурада көндез пожар (янгын) булган зур гына. Тапайлар каршысыннан Игнатий Якушлардан чыгып Бүлин эченә чыкты. Бер өй янып беткән. Пожар көлтә керткән вакытта тәмәке тартудан килеп чыккан.
    1909 елда тагын шул ук Игнатий Якушиннан беренче ноябрьгә каршы төндә сәгать бердә пожар чыгып, 6 хуҗалык яндылар. Пожар кич утырган яшьләр, кызлардан ут чыгып яндылар. Ике пожар да базар көн булган.
    Чурада "революция"
    1912 елда Троица бәйрәме җитте. Көннең бик ямьле вакыты, башка авыллардан яшьләр, кызлар кунак булып килделәр. Көндезге чиркәүгә яңгыратып чаң кага. Чиркәүгә халык агылды. Башка авыллардан сатучылар килделәр һәм палатка китереп төрле төштә кәнфит, прәннек, төрле чикләвек, көнбагыш сатыла башлады. Халык почти өй саен кунагын сыйлап, бөтен авыл гөж итеп тора. Үрәтник, стражник (полиция чины) белән урам буе белән саклап әрле-бирле йөри башладылар. Су буенда карта уйнаучыларны, акча сөючеләрне куып җибәрәләр. Йөри торгач, контордан чыгып киләләр. Аларга каршы поплар турысына якынлашып яшьләр гармонь (гармун) уйнап баралар. Үрәтник чиркәү турысыннан гармонь белән җырлап баруны ишетмәде һәм туктарга кушып яшьләргә "стой" дип кычкырды. Ә яшьләр аның сүзенә карамады, алга таба баруын дәвам итте. Болар икесе дә кылычларын чыгарып яшьләргә каршы һөҗүм итә башладылар. Яшьләрнең кайберләре артка калып таралдылар. Шулар арасыннан Иванов Григорийны тотып алып, конторага алып кереп, каталажкага ябып куйдылар һәм үзләре конторага кереп киттеләр. Ивановның иптәшләре күп уйлап тормадылар, җыелышып барып, контор капкасының өстеннән кереп, ачып, каталажкасының ишек борысын (яңакларын) борып ватып, Ивановны коткардылар һәм капка төбенә чыктылар. Алар чыгуга үрәтник стражнигы белән бу төркемгә килеп тотындылар яшьләрне куарга. Яшьләр Ивановның командасы буенча үрәтник белән стражникны чолгап алып, аларның погоннарын өзеп ыргыттылар, кылычларын берсенекен сындырдылар, үрәтникне бик каты гына кыйнадылар. Шуннан ничек кирәк, шулай кулдан ычкынып, икесе дә конторага кереп качтылар. Яшьләр җиңү дәрте белән җырлашып төшеп киттеләр. Үрәтник авылдагы десятникларны башка авыллардан чакырып, үзләренә ярдәмгә егермедән артык десятник белән кичкә яшьләргә кич йөрмәскә, гармонь белән йөрмәскә, дип аңлаттылар. Кич кызлар уенын да булдырмаска, дип кисәтү ясадылар. Сәгать тугыздан урамда бер кеше дә йөрмәскә - осадное положение объявить (хәрби хәл игълан) иттеләр. Яшьләр аларның приказына (боерыгына) буйсынмадылар, алар үз белдекләре белән йөрүләрен, кызлар уйнавын булдыруны дәвам иттеләр.


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: