Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Дусай көе

    Әкрен генә таң атып килә. Җәйнең матур таңы. Көне буе эшләп арыган авыл халкы тыныч йокыга талган. Болынлыкта уза торган кичке уен да инде тынган. Егет халкы да сөйгән ярларын кичке уеннан озатып, капка төбендә серләшеп утырганнан соң, өйләренә таралышкан.

    Реклама

    Бары тик болындагы әрәмәлектән генә кошлар моңы агыла. Сандугачлар берсен-берсе уздырып үзләренең моңнарын бөтен җиһанга тараталар. Аларның үзәкләрне өзеп сайраулары, су буендагы челтерәп аккан чишмә тавышлары белән бергә үрелеп, сихри манзара тудыра, күңелләрне иркәли, үзенә күрә бер хозурлык, рәхәтлек бирә иде.
    Шул чак авылның югары очыннан бик тә матур бер моң агылды. Бу моң шулкадәр гаҗәеп, сихри иде, хәтта сандугачлар да сайравыннан туктап: "Оста барында телеңне тый", - дигән сыман бер мәлгә тынып калдылар.
    Ә моң, язын ярларыннан ташып чыккан Мишә елгасы кебек, бернигә дә карамый ургылып агылды да агылды. Югары очтан, тыкрыклар аша түбән очка, Мишә болыннары буйлап "Тухмәт" елгасына, "Мәүлит тау" башларына менеп уралды. "Күз чишмәсе"нә сеңеп калган, борынгы Болгар чорларыннан килгән моңнарны да үзенә алып "Кәрпи урманнары", "Нәрескелек", "Чәбе" болыннарын урап янә авылга кайтты. Бу моң авылны йокыдан уятты. Аны тыныч күңел белән тыңлап булмый иде инде. Бу моңга бөтенесе дә: кайгы-хәсрәтләре дә, ачы күз яшьләре дә, шатлык хисләре дә - һәммәсе дә сыйган иде. Карт-карчыклар, өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә төшерде. Чөнки бу моң яшьлекне сагыну, аны өзелеп юксыну иде. Бу моң бик зарлы, күз яшьле иде. Әтиләрне, абыйларны, карчыкларның йөрәк парәседәй саклап үстергән соңгы улларын сугышка шушы көй, шушы моң озатты бит. Авылның иң асыл ир-егетләре соңгы тапкыр урам әйләнгәндә бары тик шушы көйне генә суздылар. Авыр сугыш елларында шушы көй, шушы моң карт-карчыкларга, хатыннарга, сабый балаларга яшәргә көч бирде. Сугыш бетеп, күпме еллар үткәч тә, кечкенә балалар әтиләре чыгып киткән якка, урман ягына карап: "Бүген кайтмаса, бәлки иртәгә кайтыр әле", - дип, көн саен авыл башына чыгып, әтиләрен зарыгып көткәндә дә, урман ягыннан шушы көй ишетелгән кебек була иде.
    Солдат озату, туй мәҗлесләре, кичке уеннар һәм башка бик күп бәйрәмнәр бу көйсез, бу моңсыз узмады. Авылда гармун уйнаучы, әгәр бу көйне уйный белмәсә, гармунчыга саналмый иде. Әгәр җырчы бу көйгә җырлый белмәсә, ул шулай ук җырчыга исәпләнми иде.
    Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар һәр елны Сабантуйларга, махсус шушы көйне тыңлар өчен генә әллә ничә мең чакрым җирләрне урап авылга кайталар иде. Чөнки бу көй аларның йөрәгенә мәңгегә сеңеп калган. Бу көй алар өчен бөек Бетховен, Моцарт, Бах, Шостакович музыкаларына караганда да моңлырак, матуррак яңгырый иде.
    Ә моң агылды да агылды. Бу моң һәрберсенең йөрәгенә үтеп керде, күңелләрен айкады. Һәрбер кеше бу көй өчен үзенчә куанды, шатланды. Чөнки бу көй, бу моң аларныкы, бары тик алар авылыныкы гына. Якын-тирә авылларның бит хәтта үз көйләре дә юк. Бу көй һәрбер кешедә үз авылы өчен горурлану хисе дә уята иде.
    Ә моң агылды да агылды, ул чишмә тавышларына кушылды. Агач яфраклары да көй уңаена әкрен генә шаулашты. Табигать үзенә күрә бер сихри матурлыкка күмелде.
    Һәрбер кешенең бәгыренә үтеп керүче бу моң, бу көй - атаклы "Дусай" көе, ә аны сандугач моңыннан да моңлырак итеп тальянда уйнаучы - тирә-юньдә танылган иң оста гармунчы Әбүзәр Шиһабиев иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: