Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Дога кабул булсын дисәң

    "Дога" сүзе гарәп теленнән "ялвару", "сорау" дип тәрҗемә ителә, шәригатьтә исә дога ул - Аллаһка мөрәҗәгать итеп, Аннан нәрсәдер өмет итү. "Бәкара" сүрәсенең 186нчы аятендә Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: "Бәндәләрем Минем турында сораштырсалар, әйт: Мин чыннан да һәр кешегә бик якын һәм Миңа ялварып дога кылучыларга җавап бирәм,...

    "Дога" сүзе гарәп теленнән "ялвару", "сорау" дип тәрҗемә ителә, шәригатьтә исә дога ул - Аллаһка мөрәҗәгать итеп, Аннан нәрсәдер өмет итү. "Бәкара" сүрәсенең 186нчы аятендә Аллаһы Тәгалә бу хакта болай ди: "Бәндәләрем Минем турында сораштырсалар, әйт: Мин чыннан да һәр кешегә бик якын һәм Миңа ялварып дога кылучыларга җавап бирәм, бәлки алар туры юлны табарлар".

    Шулай да кайбер кешеләр: "Дога кылабыз, ләкин теләгән нәрсәләргә ирешә алмыйбыз", - дип зарлана. Дөрестән дә, ни өчен кайбер догалар кабул була, ә кайберләре юк? Моның турында ислам галимнәре нинди фикерләр белдерә? Иң элек шуны әйтергә кирәктер: догаларыбыз кабул булмаса, моңа карап кына Аллаһы Тәгалә юмарт түгел дигән нәтиҗә ясарга ярамый, чөнки без сораган нәрсә хәерлегәме-юкмы икәнен Аллаһ яхшырак белә (соңрак кеше моны үзе дә аңлый һәм: "Ярый әле мин теләгәнчә барып чыкмады", - дип уйлап куя).

    Шунысын да онытмаска кирәк: һәр кешенең Аллаһ каршында билгеләнгән бурычлары бар. Шушы бурычлар үтәлмәсә, нишләп догам кабул булмады икән, дип аптырыйсы юк... Алай гына да түгел - Аллаһы Тәгалә безгә йөкләгән фарыз-вәҗебләр (мәҗбүри эшләнергә тиешле гамәлләр) башкарылып барган очракта да дога кабул булуның кайбер мөһим шартлары бар. Шуларның берничәсен искә алып китик.

    - Дога ул - гыйбадәт, ә һәр гыйбадәт итагатьлек-тәкъвалыкка нигезләнеп, игътибарны туплап, ихлас күңел белән кылынырга тиеш.

    - Дога кылганда рөхсәт ителгән, хәләл булган нәрсәләрне генә сорарга кирәк (Аллаһ тыйган, ягъни хәрам булган нәрсәне өмет итеп дога кылу катгый тыела). Әйтик, хәзер күпләр ниндидер максатка ирешәм дип процентлы бурыч ала яки киресенчә -процент билгеләп әҗәткә акча бирә, ягъни рибага керешә. Ә ислам дине буенча риба - катгый тыелган хәрам гамәл. Галимнәр аңлатканча, һәр кешенең ризыгы, милке, ул ия булачак әйберләре тәкъдирләнгән һәм үзенә насыйп булганга барыбер ирешәчәк, ә риба белән Аллаһ тәкъдиренә иман китермәгән кешеләр генә шөгыльләнә... Шулай итеп, догаларыбызда "шушы аз процентлы кредитны алырга ярдәм итсәң иде" кебек үтенечләр белән Аллаһка мөрәҗәгать итү ярамый. Коръәндә китерелгән "Раббәнә" догасында Аллаһы Тәгалә Үзенә болай мөрәҗәгать итәргә өйрәтә: "Йә Раббыбыз, безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык кына бир һәм безне ут газабыннан сакла" (2 : 201).

    - Кеше авырлык кичергән вакытта Аллаһы Тәгалә аның догасын кабул итсен өчен, ул шатлыклы, тыныч көннәрдә дә Аллаһны онытмаска, гел шөкер кылып яшәргә тиеш.

    - Дога кабул булсын өчен хәрам ризык ашамаска, хәрам эчемлекләр эчмәскә, хәрам кәсеп белән шөгыльләнмәскә кирәк. Киң таралган күренешне - туйларда, юбилейларда һәм шуның ише башка чараларда хәмер тутырылган рюмкаларны күтәреп теләк теләү гадәтен мисалга китерергә мөмкин. Туганына яки дустына "озын гомер", "сәламәтлек", гаилә корган яшь парга "сау-сәламәт, тәртипле (!) балалар" теләп тост әйтүче кеше үзенчә "дога кыла", чөнки кешенең саулыгы да, гомер озынлыгы да, балалар булу-булмавы да - фәкать Аллаһ кодрәтендә булган нәрсәләр. Әмма аракы эчүне тыйган Аллаһтан шул хәрамны эчкән мәлдә ничек итеп нәрсәдер сорарга мөмкин? Гади мантыйк белән фикерләгәндә дә бу сәер, аңлашылмый торган күренеш... (Бер уңайдан шуны да әйтеп китәргә кирәктер: туачак баланың холкы, сәләтләре, башка шәхес хасиятләре белән бәйле булган үзенчәлекләре әтисенең орлыгында чагылыш тапкан нәсел геннары нигезендә формалашса, тәне әнисе карынында үсеп, җыелып, формалашып бетсен өчен "материал" буларак шул әнисе ашаган ризык файдаланыла. Әгәр туачак баланың әтисе аракы эчсә, яхшы геннар да бозылып үзгәрә, әнисе хәрам ризык ашаса, баласының тәне шул хәрамнан туплана. Хәрамнан җыелган гәүдә исә киләчәктә хәрам нәрсәләрне эзләп, хәрам гамәлләр кылудан тәм табачак, ә әти-әнисе: "Нигә бу бала мондый булды икән, без бит аны начарлыкка өйрәтмәдек...", - дип аптырап кайгырачак, үзләренчә бала хакына дип дога да кылачак, әмма бу дога кабул ителерме һәм баланы шайтан ятьмәсеннән коткарып булырмы? Иншә Аллаһ, ләкин моның өчен бик тә, бик тә ихласлы, елый-елый дога кылырга кирәк; әмма ...

    - ... нинди дә булса хаталарың, гөнаһ-кимчелекләрең булуны беләсең икән, дога кылганчы тәүбә итәргә, Аллаһтан гафу үтенергә кирәк (кемнедер рәнҗеткән-үпкәләткән булсаң - шул кешедән кичерүне сорарга).

    Реклама

    - Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сорар алдыннан нинди дә булса яхшы, саваплы гамәл эшләргә киңәш ителә (сәдака бирергә, мохтаҗ кешегә ярдәм итәргә һәм башкалар).

    - Галимнәр, дога кылыр алдыннан тәһарәт алып, 2 рикәгать хаҗәт намазы укырга киңәш итә.

    - Дога кылыр алдыннан шәхсән үзең өчен нәрсәдер сораганчы Аллаһны мактарга, пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһиссәләмгә салават-шәриф әйтергә кирәк. Аннан соң барлык пәйгамбәрләр, сәхабәләр, галим-остазларыбыз, вафат булган туганнарыбыз өчен дә хәер-дога кылып, ахырда гына үз хаҗәтләреңне Аллаһка белдерү хәерле була.

    - Сораган нәрсәне бер генә тапкыр түгел - кат-кат сорарга: башка гыйбадәтләр кебек, доганың да дәвамлы булуы мөһим.

    - Аллаһка мөрәҗәгать итеп нәрсәдер сораганда тулы инану белән, ихлас тәвәккәлләп, догабызга һичшиксез җавап бирелер дигән ныклы ышаныч белән дога кылырга кирәк.

    - Дога кылуның күркәм әдәбләрен - дога кылганда ике кулны учлары белән өскә таба юнәлтеп күтәрү, дога кылып бетергәч ике уч белән битне сыпыру һәм ахырда тагын бер кат Аллаһны мактап шөкер сүзләре әйтүне истә тоту да әһәмияткә ия.

    Аллаһ Раббыбыз Белүче, Күрүче, Ишетүче. Ул Юмарт, Мәрхәмәтле, Гафу итүче. Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә кылган гөнаһларыбызны ярлыкасын, безне туры юлга күндерсен, гыйбадәтләребезне кабул итсен. Дога олы гыйбадәтләрнең берсе булуын онытмасак иде. Ә кылган догаларыбыз тормышка ашмаса, монда ниндидер хикмәт барлыгын аңлап, өметебезне өзмик, көтик, сабыр итик, Раббыбызны танып Аңа мөрәҗәгать итә алуыбызга сөеник, ихлас күңелле мөэмин-мөселманнар булып яшик.

    Ришат Курамшин.

    фото: http://yandex.ru/clck/jsredir

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: