Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Давай поженимся” тапшыруы әллә минем генә саруны кайнатамы

    Беренче каналдан инде 2008 елдан бирле күрсәтелеп килүче "Давай поженимся" тапшыруы әллә минем генә саруны кайнатамы дисәм, аннан бизүчеләр таныш-белешләр арасында да җитәрлек булып чыкты. Юк, һәр кичне баш астына ике кат мендәр салып, экранга керердәй булып тапшыру геройларына мөкиббән киткән хатынга сару кайнамый минем, эштән соң һәркем үзе теләгәнчә...

    Реклама

    Беренче каналдан инде 2008 елдан бирле күрсәтелеп килүче "Давай поженимся" тапшыруы әллә минем генә саруны кайнатамы дисәм, аннан бизүчеләр таныш-белешләр арасында да җитәрлек булып чыкты. Юк, һәр кичне баш астына ике кат мендәр салып, экранга керердәй булып тапшыру геройларына мөкиббән киткән хатынга сару кайнамый минем, эштән соң һәркем үзе теләгәнчә ял итәргә хокуклы.

    Әмма "Давай поженимся"ны алып баручы Лариса Гузееваның, Роза Сабитованың, Василиса Володинаның үз-үзләрен тотышлары, үзенә яр сайларга килүчеләргә карата мөнәсәбәтләре, аларга акыл өйрәтүләре, репликалары ошамый.

    Володинага әлеге тапшыруда катнаша башлау бик тә файдалы булып чыккан-чыгуын. Аның төп шөгыле - финанс астрологиясе, ул элек-электән эшмәкәрләргә, йолдызларның торышыннан чыгып, киңәшләр эшләп бирә торган булган. Тапшыруда катнаша башлагач, аның бәясе күтәрелгән, һәр консультациясе хәзер 120 мең сумнан ким тормый икән, ә инде кемгәдер ашыгыч киңәш кирәк булып, чираттан тыш кабул ителәсе килсә, кесәсендә 180 мең сум акча булуы мәслихәт икән. Мондый акчалар табучы хатынның иренә кайдадыр җәфаланып юк-бар акчага эшләп йөрүнең хаҗәте юк, билгеле, Володинаның ире хәзер хатынының эш графигын көйләү белән генә мәшгуль, имеш.
    "Давай поженимся" тапшыруы чынбарлыкны чагылдыра кебек тоелса да, аның алдан төзелгән сценарий буенча алып барылуы бәхәссез. Беренчедән, зәңгәр экран тапшыруы герое хокукын яулау җиңел түгел. Башта махсус анкета тутырырга кирәк. Аннан соң әңгәмә үтү өчен кастингка чакыруларын көтәсе. Әмма әңгәмә үтү дә җиңел түгел икән, аның барышында синең тормышыңны бөтен вак-төяген калдырмыйча җилгәреп чыгалар ди. Инде экранга чыгу хокукына лаек булсаң, махсус сценарий төзиләр. Анда кайчан, кая чыгасы, кемгә, кайчан һәм ничек җавап бирәсе - барысы да язылган. "Давай поженимся" тапшыруларын ах-ух килеп, экран геройларының акыллы, матур сөйләшүләренә, хәрәкәтләренә, булачак ярларына әзерләгән сюрпризларына сокланып карап утыручы хатын-кызлар, белегез - болар барысы да сценарийда каралганча.

    Ә инде залдагы тамашачыларга килгәндә, алар болай гына вакыт үткәреп утырмыйлар икән анда, тапшыруны төшерүдә катнашкан һәркемгә 550 сум чамасы акча түләнә.

    "Давай поженимся" тапшыруы телевизор караучылар өчен бер шоу гына инде ул. Финалда парлашып калучы егет-кызларның киләчәктәге үзара мөнәсәбәте тамашачы өчен ябык пәрдә артында кала төсле. Кайбер чыганаклардан белүемчә, тапшыру вакытында бер-берсенә туры килә дип табылган парларның бик сирәге генә гаилә корып җибәрә икән. Алары да әле бергә яшәп китәләрме-юкмы - билгесез.

    "Давай поженимся" тапшыруы тәмамлануга "Пусть говорят" башлана. Монысы да күп очракта кешеләрне үзара талаштыруга гына кайтып кала кебек. Дөрес, анда кайчак тормышыбыздагы җитди проблемалар да күтәрелә. Әмма гел-гел майлы ботка туйдырган кебек, халык бу тапшырудан да бизә башлады.

    Газета укучыларны ялыктырмас өчен, дистәләгән телеканаллардагы күпсанлы бүтән ток-шоуларга тукталып тормыйм. Аларның барысы да халык акчасын суыра. Акча гына түгел, телевидение тапшыруларын карау өчен байтак кына сәгатьләр дә сарыф ителә. Күпме кеше экраннан аерыла алмыйча төн йокыларын калдыра, иртән исә әлле-мәлле хәлдә эшкә китә, руль артына утыра. Производствода имгәнүләрнең, юл-транспорт һәлакәтләренең күбәюе дә тәүлек буе эшләүче дистәләрчә телевидение каналларына бәйле түгел микән? СССР чорында гына ул зәңгәр экраннар төнге 11 тулуга тынып калалар иде. Төннең Ходай тарафыннан кешегә ял итәр, иртәгәге көнгә көч җыяр өчен яратылганын ул чорда ныграк аңлаганнар, күрәсең.

    Телеканалларда бик зур суммадагы акчалар әйләнә, телевидение реклама исәбенә яши дисәләр дә, ул рекламаларны әйләндергән өчен түгелгән акча, товарларга өстәмә бәя буларак, гади кулланучы кесәсеннән каерып алына. Кирәкме соң безгә 50-100 каналлы телевидение? Юктыр. Ике дистәсе дә җитә аның. Югыйсә, телевизор караучы барыбер пульттагы төймәләргә чиратлап басудан бушамый. Шунлыктан бер генә тапшыруны да юньләп карый алмый ул, чөнки үзебезнең үк акчага төшерелгән шул каһәр суккан рекламаны биш минут саен китереп тыгып кына торалар. Монысына сару кайный тек кайный инде.

    Җәүдәт ХАРИСОВ
    Татарстан яшьләре
    № --- | 30.09.2015

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: