Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Дарумы, акчамы?

    Бушлай даруларга хокукы булган авырулар еш кына шушы сорау алдында икеләнеп калалар. -Мин акчасын алам, диючеләр дә бар танышларым арасында. Дарулар өчен бирелә торган акчага (хәзер ул 716,40 сум) кызыгып ялгыша алар, минемчә,- ди Зур Кукмара авылында яшәүче Вилсур Гарифуллин.- Иртәгә ни буласын белеп булмый бит: чир алдан белгертеп килми,...

    Бушлай даруларга хокукы булган авырулар еш кына шушы сорау алдында икеләнеп калалар.

    -Мин акчасын алам, диючеләр дә бар танышларым арасында. Дарулар өчен бирелә торган акчага (хәзер ул 716,40 сум) кызыгып ялгыша алар, минемчә,- ди Зур Кукмара авылында яшәүче Вилсур Гарифуллин.- Иртәгә ни буласын белеп булмый бит: чир алдан белгертеп килми, кинәт китереп "суга". Менә шул чакта кыйммәтле дарулар кирәк була башлый. Гыйбрәт өчен бер очрак турында сөйлим әле сезгә. Таксида эшләүче яшь егет белән сөйләшергә туры килде. Карап торышка сау-сәламәт күренә үзе. Баксаң, авырып киткән, инде Казанда дәваланып кайткан икән. Менә шушы уколларны кимендә бер атна буе ясат та, безгә кабат килерсең, дип табиблар моның кулына рецепт тоттырганнар. Аптекага барса, егет югалып калган: препаратның бер-берсе 17 мең сум тора, ди. Исәпләп карагыз: бер атнага 119 мең сум дигән сүз! Егетнең ярдәм итәрдәй кешесе дә юк икән. Яшьләр авырганны, без - өлкәннәр турында әйтеп тә торасы юк. Минем үземдә дә, тормыш иптәшемдә дә йөрәк чире. Икебез дә бушлай бирелә торган дарулардан файдаланабыз. Артыннан йөрүнең мәшәкате бар, әлбәттә. Аның каравы, иртәге көнебез ышанычлы. Әле алган препаратларның да гомуми бәясе акчалата ярдәм күләменнән күпкә артып китә. Дарулар кыйммәтләнеп тора бит хәзер. Мәсәлән, мин "Аевит" дигән витаминны элек 2 сумга ала идем, бераздан ул 20 сум булды, бүген инде 127 сум тора.

    Вилсур Гарифуллинның сүзләрен Олыяз авылында яшәүче 75 яшьлек Мәүлизә апа Халикова да җөпләде. Хәсрәтле чагы икән аның: бергә гомер кичергән ире Зиннур абый дөнья куйган.

    Реклама

    -Ун ел буе авырды, 4 тапкыр инсульт, ягъни баш миенә кан савуны кичерде. Шулай итеп, ун ел буе дәваханә юлын таптадык. Һәрдаим биш-алты төрле дару кирәк булды. Дәүләт ярдәмен акчалата түгел, дарулар белән алуның кулайрак икәне шунда күренде инде. "Престариум" даруы гына да хәзер 600 сумга җиткән икән, - ди ул.

    Үзләрен әле ярыйсы гына хис иткән инвалидлар өчен социаль хезмәтләр җыелмасын акчалата алу отышлыдыр, бәлки. Әлегә, ягъни чир бөтереп алганчыга кадәр.Үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары Раиф Мортазин әйтүенчә, районда аена 15, 30-40, хәтта 60шар мең сумлык дарулар кулланучылар бар икән. Мәсьәләнең икенче ягы да игътибарга лаек: барча инвалидлар социаль пакетны акчалата гына алырга теләсәләр, әнә шул кыйммәтле дарулар белән генә исәнлекләрен саклаучыларга ни кала? Аларга ярдәм район буенча җыела торган уртак "янчык"тан күрсәтелә бит. Башкаларның хәленә керә белеп, ярдәмләшеп яшәргә кирәклекне онытмыйк. Әлбәттә, акча яки дару сайлауда һәркем ирекле. Уйлап, дөрес сайларга гына кирәк.

    Пенсия фонды идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда федераль ташламаларга хокукы булган 7546 кеше бар. Аларның 6451е тулаем социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып(шул исәптән 5772се - дарулардан), акчалата алуны хуп күргән.

    фото: https://www.google.com/url?sa=i&rct=j&q=&esrc=s&source=images&cd=&cad=rja&uact=8&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: