Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Даруханәләрдә нарат бөресе калмаган

    Беркөнне Кукмараның үзәк базарына нарат бөреләре эзләп бардым. Бер танышым: "Яз көне нарат бөресе эчәргә кирәк. Ул организмны ныгыта", - дип әйткән иде. Базарда ел әйләнә дару үләннәре, миллек, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә сатучы бер рәт бар. Анда булмыйча калмас әле, дип уйладым. Әмма сатучы абый-апалар: "Инде бөре җыярга вакыт", -...

    Беркөнне Кукмараның үзәк базарына нарат бөреләре эзләп бардым. Бер танышым: "Яз көне нарат бөресе эчәргә кирәк. Ул организмны ныгыта", - дип әйткән иде. Базарда ел әйләнә дару үләннәре, миллек, кипкән җиләк-җимеш, яшелчә сатучы бер рәт бар. Анда булмыйча калмас әле, дип уйладым.

    Әмма сатучы абый-апалар: "Инде бөре җыярга вакыт", - дисәләр дә, аны базарга чыгарып сатарга ашыкмыйлар икән. Урта Тойма авылыннан килеп сәүдә итүче Виктор Владимирович: "Бөре җыю вакытны күп сорый. Әле бит аны дөрес итеп киптерә дә белергә кирәк", - диде. Шуңамы Виктор Владимирович үзе яшелчә, тәмләткечләр, дару җимешләре һәм үләннәре сатуга алынган. Кара бөрлегән, кура җиләге, кара карлыган, алма кайнатмалары, бал да чыгарган.

    Бирегә кадәр килгәч бәяләр белән дә кызыксынмыйча китә алмадым. Артыш орлыгының бер стаканы 50 сум, миләшнеке 30 сумнан башлана. Каен гөмбәсенең (чага) килосы 200 сумнан йөри. Гөлҗимеш һәм 99 төрле чирдән дәва булган дүләнәне (боярышник) ярты литрлы банкаларда саталар, алары 150шәр сум. Сарымсакның бәясе 120 сумнан төшми. Сүз уңаеннан, күптән түгел бер төркем Россия галимнәре Америкага барып, шундый тикшерү уздырганнар. Бер савытка сарымсак белән яман шеш, ягъни рак авыруы күзәнәкләрен салып куйганнар. Берничә көннән ачып карасалар, теге күзәнәкләр үрчүләреннән туктаганнар, ди. Шуңа күрә сарымсакны яз-көз айларында гына түгел, ә ел әйләнә әз-әзләп ашарга кирәк. Искәрмә булып ашказаны-эчәк авырулары тора. Андый чирләре булган кешеләр сарымсакны чама белән яисә күләмен табиб белән киңәшләшеп кулланырга тиеш.

    ...Шулай да нарат бөресен эзләп Кукмараның бөтен даруханәләрен йөреп чыктым. Җаваплар бертөсле иде: "Әле генә соңгы төргәкне алып киттеләр". Шунда дарулар биреп торучы бер ханым:

    -Тау башына менегез, әнә, - дип әйтеп куйды.

    -Анда тагын бер даруханә бармы әллә? - минәйтәм.

    Реклама

    -Бар, аның исеме - урман. Акча әрәм итеп йөрмә, сеңлем, бар да үзең җый агач бөреләрен.

    Шуннан соң теге "бөре эчәргә кирәк" дигән танышыма шалтыратып, икенче көнне икәүләп урманга киттек. Дөрестән дә, бөре җыю бер мәшәкать булса, аны киптерү икенче мәсьәлә булып чыкты. Әйтик, нарат бөресен кайчы белән кисеп җыясы һәм чүпрәк өстенә генә җәеп киптерәсе. Ул салкын тиюдән шифалы. Наратның сагызын да чәйниләр, анысы ашказаны-эчәк авыруларын дәвалый. Районыбыз базарында бу сагызның бер "төймә"се 5 сум тора.

    Теш сызлау, ревматизм кебек авыруларга каршы тирәк бөресен кайнатып эчәләр. Аны җыюы катлаулырак, чөнки ул ябышкак һәм исе аңкып торучан. Тирәк бөресен җылы урынга куеп киптерәләр.

    Тиздән бөре җибәрәчәк канәфер (сирень) исә шикәр диабеты белән интегүчеләргә файдалы. Усак бөреләре авитаминозга каршы дәвалау һәм профилактика чарасы буларак кулланыла. Аңарда ылыслы агачларга караганда С витамины күбрәк була икән. Каен, имән, юкә, тал кебек агачларның да бөреләре биологик актив матдәләргә бай.

    Кыскасы, табигать аптекасында һәр чирдән дәва бар.

    Шулай да, алардан файдалана башлаганчы табиб белән киңәшергә онытмагыз

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: