Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Даннары еракка таралган

    Авыл хуҗалыгындагы "коммунизм утравын" хәтерләткән "Урал" соңгы елларда нинди генә мәртәбәле кунакларны кабул итмәде. ТР Президентыннан башлап, төрле дәрәҗәдәге республика җитәкчеләре, күрше-тирә районнардан делегацияләр килеп, әлеге авыл җирлегендәге тормышка, хуҗалыкның бүгенге хәленә олы бәя биреп киттеләр. Биредә өйрәнерлек, өлге итеп алырлык уңай мисаллар күп, күрсәткечләр дә ураллыларның аякта нык басып...

    Реклама

    Хәер, читтән килгән кешегә соңгы нәтиҗәләр генә күренә. Ә аңа ирешү өчен куелган тырышлык, көндәлек авырлыклар шул хезмәт эчендә кайнаганнарга гына билгеле. Хисап җыелышында телгә алынган саннарга да хуҗалык җитәкчелегенең, белгечләрнең, терлекчеләрнең, механизаторларның ел әйләнәсе түгелгән көче, хезмәте салынган.
    Ураллылар узган ел 163 миллион сумнан күбрәк акчалата керем алганнар, бу бер кешегә 485 мең сум туры килә. Саф табыш күләме 48 миллион сум, рентабельлелек дәрәҗәсе 37 процент тәшкил итә. Шушы хуҗалык ярдәме белән аякка баскан "Рассвет"та да күрсәткечләр югары. Югыйсә, 2010 елгы корылык, авыл хуҗалыгы продукцияләренә булган бәяләрнең еш "уйнавы", электр энергиясе, ягулык-майлау материаллары, минераль ашламалар, агулы химикатлар, техника бәяләренең елдан-ел күтәрелеп торуы бу хуҗалыкларга да үз зыянын салмый калмый. Шушы шартларда да табыш алырлык итеп эшләү өчен чыгымнарны киметү юлларын эзлиләр. Хуҗалыкта акча кеременең 40 процентын сөтчелек тармагы бирә. Аның һәр килограммы 9 сумга җитештерелсә, дәүләткә 13 сумнан саталар. Продукциянең үзкыйммәтен тагын да киметүне үзләренә бурыч итеп куялар. Нәселле терлекләр сатудан да хуҗалык зур гына табыш ала. Моңа ирешү өчен фермаларда эш фәнни нигездә оештырыла, хезмәт шартларын яхшырту, мал торакларын уңайлы итеп үзгәртү, заманча җиһазлар урнаштыру өчен ел саен зур күләмдә эш башкарыла. Узган ел да 24 миллион сумлык төзелеш - ремонт эшләре башкарылган. Соңгы елларда машина-трактор паркы да нык яңартылды. 2011 елда да 37 миллион сумлык техника сатып алганнар.
    -Елны уңышлы төгәлләдек. Җитәрлек күләмдә чәчүлек материал, терлек азыклары хәзерләнде, шәхси хуҗалыкларны да печән, салам, фураж белән тәэмин иттек. 2012 ел уңышына ныклы нигез салынды. Әмма алда торган бурычлар тагын да зуррак. Җитештерелгән продукциянең сыйфатын яхшыртырга кирәк. Әле бәрәңге игүдән көтелгән табыш алынмый, - дип, хуҗалык рәисе Газинур Хәбибрахманов үз чыгышында һәр тармакта булган резервларга тукталды.
    Хуҗалык нык икән, шушы җирлектәге социаль мәсьәләләр дә уңышлы хәл ителә дигән сүз. Хуҗалык идарәсе тарафыннан мәктәпләргә, балалар бакчаларына, мәчетләргә, өлкәннәргә, мохтаҗ гаиләләргә һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Узган ел 15 баланың хуҗалык исәбенә Анапада, 40 кешенең төрле шифаханәләрдә ял итеп кайтулары - шуның бер мисалы. Моның өчен хуҗалык 1 миллион сум акча сарыф иткән.
    -Мин шушы саннарны ишетеп, "Урал" өчен шатланып, аның ирешкәннәре белән горурланып утырдым, - диде хуҗалыкның хисап җыелышында катнашкан ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова. - Бу уңышларның нигезендә хуҗалык җитәкчесе Газинур Хатыйм улының, барлык белгечләрнең, гади хезмәт кешеләренең тырышлыгы ята. Сез үз хезмәтегез белән авыл хуҗалыгы өчен җиңел булмаган шартларда да нәтиҗәле эшләп булуын исбатлыйсыз. Авылларыгыз төзек, халыкның тормышы нык.
    Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин да ураллыларның хезмәтенә олы бәя бирде:
    - Хуҗалыкның Россия күләмендә иң яхшылар исәбендә саналуы - районыбыз өчен дә зур мәртәбә. Киләчәктә күрсәткечләрегез тагын да югарырак булыр дип ышанабыз, моның өчен сездә кадрлар да, тырышлык та, яхшыга омтылу сыйфаты да җитәрлек, - диде ул һәм хезмәт алдынгыларына районның Мактау грамоталарын тапшырды. Башка төр бүләкләр дә мул булды. Хуҗалык идарәсе лаеклы ялга чыгучыларга телевизорлар, шифаханәгә юлламалар бүләк итте. Яңа гаилә коручылар, 50 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләр, игенчелектә һәм терлекчелектә иң югары күрсәткечләргә ирешүчеләргә дә зур хөрмәт күрсәтелде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: