Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Данлы тарих янәшәбездә!

    Безнең буын өчен Бөек Ватан сугышы җөйләнеп баручы җан ярасыннан саркучы тирән хатирәләр, гомер буе ирләрен көтеп ала алмыйча бакыйлыкка күчкән тол солдаткаларның фани дөньяга соңгы рәнҗүле карашлары, сугыш чоры балаларының алабута ипие белән черек бәрәңгегә дә туймыйча саргайган ач йөзләре аша күз алдына килә. Инде тарихка уелып калган 22...

    Реклама

    Еш кына бөек шәхесләр, данлы тарихи вакыйгалар үрелеп буй җитмәслек биектә, барып җитә алмаслык еракта кебек тоела. Әмма без еш кына бөек шәхесләр уеп калдырган тирән эзләрнең янәшәбездә генә икәнлеген белеп бетермибез. Бер нәрсә бәхәссез - әлеге шәхесләр бер вакытта да үзләрен бөек итеп тоймаганнар, гап-гади тормыш белән яшәгәннәр. Аларны аерып торучы төп сыйфатлар: дәүләт масштабында фикер йөртү, мөмкин булганча күбрәк кешеләргә ярдәм итеп, аларның тормышларын җиңеләйтү. Шундый шәхесләрнең берсенең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышу теләге безне, Мәмәшир урта мәктәбендә "Мәктәптән тыш эшләр үзәге" тарафыннан оештырылган патриотик түгәрәктә шөгыльләнүче укучыларны, Вятка Аланы шәһәрендәге Георгий Семенович Шпагинның мемориаль музей-йортына алып килде. Георгий Семенович Ватаныбыз тарихына данлыклы ППШ-41 (пистолет-пулемет Шпагина) коралын ясап Бөек Җиңүне якынайткан кеше буларак кереп калган. Безне музей-йортның капка төбеннән үк аның директоры Россомахина Антонина Александровна бик җылы каршылады. Аның сөйләве буенча Россиядә бердәнбер булган бу музей-йорт 1982 елда ачыла һәм андагы фоторәсемнәр, шәхси әйберләр, могҗиза белән генә килеп ирешкән өй җиһазлары - данлыклы конструкторның кызларының бүләге. Шунысы да игътибарга лаек: бу музей-йортның агымдагы чыгымнарын шәһәр бюджеты күтәрсә дә, капиталь эшләр башкарганда Георгий Семеновичның кызлары һәм башка күренекле кешеләр ярдәм иткән. Алар арасында данлыклы АК автоматы конструкторы Михаил Тимофеевич Калашников та бар. Өстәп шуны да әйтергә кирәк, Вятка Аланындагы үзәк скверда 1982 елда Георгий Семенович Шпагинга һәйкәл ачыла, һәйкәл һәрвакыт караулы, чиста һәм чәчәкләр үсә. Шәһәрнең тарих музеенда да аның турында истәлекләр кадерләп сакланыла. 2012 елның 29 апрелендә талантлы конструкторның тууына 115 ел тулу датасын зурлап билгеләп үтү өчен зур эш алып барылды.
    Г.С.Шпагинның төп чыгышы Владимир өлкәсеннән булып, ул 1941 елда Вятка Аланы шәһәренә Мәскәү өлкәсеннән эвакуацияләнгән заводка баш конструктор булып килә. Төзелә генә башлаган корпусларда баш конструкторның һәм гади эшчеләрнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә ППШ-41 ясау заводы сафка баса. Конструкциянең гадилеге, чыдам булуы, үзкыйммәтенең арзанга төшүе бу коралны күпләп җитештерергә мөмкинлек бирә. Эшләү дәверендә Г.С.Шпагин үзен искиткеч талантлы корал ясау остасы гына түгел, ә бәлки җәмәгать эшләре активисты буларак та таныта - ятим калган балаларга, фронтовик гаиләләренә, өлкәннәр белән рәттән станок артында эшләүче яшүсмерләргә зур ярдәм күрсәтә. Сугыш барышында җитештерелгән 5,4 миллион ППШ автоматының 2 миллионнан артыгы һәм армия ихтыяҗлары өчен сигнал ракеталары конструкторның турыдан-туры җитәкчелегендә, Вятка Аланының "Молот" заводында ясала. Сугышчылар арасында үз итеп "папаша" дип исемләнгән ППШ-41 пистолет-пулеметы Т-34 танкы, БМ-13 "Катюша" ракета установкасы, Пе-2 бомбардировщигы белән бергә Бөек Җиңүнең символына әверелә, йөз меңнәрчә сугышчыларның гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә. Конструкторның нык ачуын китергән бер факт та теркәлгән: фашист командованиесе үзенең иң сугышчан СС батальоннарын кулларына төшкән ППШ белән коралландыра. Соңгы чорларда булып узган Әфганстан, Ирак сугышларында да бу корал актив кулланышта була әле. Үткән сугышта һәлак булганнар истәлегенә авыл һәм шәһәрләрдә куелган солдат һәйкәлләрендә иң алгы планда - түгәрәк дисклы Шпагинның пистолет-пулеметы.
    Георгий Семенович Шпагинның фидакарь хезмәтенә ил җитәкчелеге дә югары бәя бирә. Аңа 1941 елда Сталин премиясе, 1945 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Өч Ленин ордены, Советлар Союзында нибары 2863 данә генә тапшырылган 2нче дәрәҗәле Суворов ордены, Кызыл Йолдыз ордены, күп санлы медальләр Ватаныбыз тарафыннан даһи конструкторның олы хезмәтен тану булып тора. Кызганычка каршы, еллар дәвамында көнне-төнгә ялгап алып барылган һөнәри һәм иҗтимагый хезмәт Георгий Семенович Шпагинның сәламәтлеген нык какшата. Ул 1952 елда, 56 яшендә Мәскәү шәһәрендә каты авырудан вафат була. Аның җәсәде иң югары дәрәҗәдәге кешеләр күмелә торган Новодевичий зиратында урын алган.
    Илебез тарихындагы Бөек Җиңүне зур стратегик хәрби операцияләрдәге уңышлар, Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булган миллионлаган солдатлар, күренекле полководецларның эшчәнлеге аша күз алдына китерәбез. Ләкин шушы Җиңү өчен соңгы тәгам ризыгын биреп ач үлемгә дучар булган, гомернең иң гүзәл мизгеле булган сабыйлыктан мәхрүм ителеп, кеше акылына сыеша алмый торган титаник хезмәт түккән һәм инде арабызда бик сирәк калган тыл батырларына безнең буын һәрдаим рәхмәтле булырга тиеш. Г.С.Шпагин һәм аның кебекләрнең яшәү рәвеше, хезмәт эшчәнлеге, шәхси сыйфатларының үрнәкләре хәзерге тәрбия бирү процессында иң актив формада кулланылырга лаеклы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: