Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Данлы мәктәп яңара

    Оштырма-Юмья урта мәктәбе заманында иң төпле белем бирүче уку йорты булып, Зур Сәрдек, Кукмара, Мәчкәрә мәктәпләре белән беррәттән телгә алына иде. 600 урынга дип төзелеп, хәзер 140 балага белем бирүче уку йортында тирә-юнь авыллардан гына түгел, Саба Лесхозыннан килеп тә белем алганнар. Бу мәктәпне тәмамлаган гыйлем ияләре, спортчылар, орден-медальле хезмәтчәннәр...

    Реклама

    Быел ремонтка 15 миллион 615 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу эшкә "Промкомбинат" ширкәте алынган. Биредәге прораб Григорий Захаров - гомерен төзелештә үткәргән, тәҗрибәле белгеч.
    -План-сметага кергән объектларны август аенда тәмамлавыбызга шик юк, - ди ул. - Төзелеш материалларына, эшче көчләргә кытлык юк, транспорт бар, эшчеләргә кайнар аш оештырылган - эшлисе дә эшлисе!
    Ә ремонт күләме планлаштырганнан да күбрәккә охшап тора. Шифердан салынган түбәнең файдалану вакыты ике тапкырга артып киткән, аны алыштырмый булмый. Инде калай түбә ябылып бетеп килә. Керү юлларындагы һәм эчке ишекләр, тәрәзәләрне заманчага алыштыралар. Бина эчендәге санузел, канализация күптән биктә торган - аны да ялт итеп ремонтларга уйлыйлар. Тик менә диварларны шомарту-агарту эшләре сметага "сыймаган". 1964 елдан бирле калай түбә астында торган булса да, соңгы вакытта чаңгы базасы буларак файдаланылган (август аенда Италиядә узачак олимпиадага әзерлек группасында тәрбияләнүче, каршылыклар аша йөгерүдә бик өметле Андрей Чернов шушында укып йөридер дип ышанасы да килми) балаларга авыл хуҗалыгы техникасын өйрәтү мастерское, хезмәт кабинеты, башлангычларның бер сыйныфы укыган бинаның язмышы да хәл ителми тора: ишелә башлаган, терәүләргә таянган түшәм-түбәне сүтәргәме - юкмы? Идәне турында әйтәсе дә юк, актлар залындагысы урыны-урыны белән калай ябылып кына таралмый тора, шул ук хәл мәктәпнең коридор - сыйныф бүлмәләрендә дә. Спортзалның түбәсе, ниһаять, калайдан ябылачак. Әмма эчке ягы... Аптырагач, аны агачтан тышлаганнар. Янгын сүндерүчеләр кат-кат кисәткәннәр, югыйсә - ярамый! Янгынга каршы матдә белән эшкәртер идең дә, ул эшләрне моңарчы башкарган өчен 79800 сум акча әле дә түләнмәгән икән шул.
    1986 елда мәктәп бинасының бер өлеше балалар бакчасы итеп үзгәртелгән. Анда да түбәне, ишек-тәрәзәләрне алыштыру күздә тотыла.
    Җитмәүчелек кемнең генә чабуыннан тотмый? Тик берәү дә чарасызлыктан хафаланмый. 15-16 төзүче кырмыскалар кебек дәррәү эшләп йөриләр. Биредәге фельдшер-акушерлык пункты да мәктәпкә күчәргә ниятләнә икән, аңа каралган 500 мең сум иш янына куш булыр, диләр.
    Мәктәпнең җир биләмәләре 15 гектарга җәелгән. Ясалма яңгыр астында яшелчә, җиләк-җимеш пешеп килә. Барысы да балалар өчен. Быел укытучыларның көзге конференциясен шушы мәктәп базасында үткәрергә ниятлиләр.
    -Өлгерерсезме соң? - диюебезгә каршы төзүчеләр:
    -Башкача булуы мөмкин дә түгел, кул кушырып утырырга җыенмыйбыз, - диләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: