Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чыршы бизәр чак җитте (+фото)

    Көннән-көн Яңа 2015 елга якынлаша барабыз. Кемдер бу вакытны өзелеп көтә: менә-менә сәгать уникене сугар да, барлык мәшәкатьләр юкка чыгар, тормыш яңа борылыш алыр кебек тоела. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, чыршы мәҗүсилек заманнарыннан ук яшәеш символы булып санала. Бу йоланың бер дингә дә катнашы юк. Борынгы Мисырда декабрь аеның иң...

    Көннән-көн Яңа 2015 елга якынлаша барабыз. Кемдер бу вакытны өзелеп көтә: менә-менә сәгать уникене сугар да, барлык мәшәкатьләр юкка чыгар, тормыш яңа борылыш алыр кебек тоела.

    Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, чыршы мәҗүсилек заманнарыннан ук яшәеш символы булып санала. Бу йоланың бер дингә дә катнашы юк. Борынгы Мисырда декабрь аеның иң кыска көнендә өйләренә яшел пальма ботаклары алып кайтканнар. Бу тормышның үлемне җиңүен аңлаткан. Борынгылар шулай ук агачларда үсемлек дөньясының, уңдырышлылыкның рухы яши дип уйлаганнар. Аңа хөрмәт йөзеннән агач ботакларына төрле бүләкләр: алма, груша, чикләвек, йомырка, кәгазьдән ясаган уенчыклар һәм башка әйберләр элгәннәр. Төрле җыр-биюләр оештырганнар, йолалар үтәп, киләчәкне белергә, яхшыртырга тырышканнар. Бу көнне мул итеп табын әзерләнгән. Чыршы бәйрәме шулай танылу алып, бүгенге көндә дә үзенең актуальлеген югалтмый. Якыннарың белән төнге сәгать уникедә Яңа елны каршы алу матур гаилә бәйрәменә әверелгән.

    Яңа елны бигрәк тә бала-чага ярата. Чын күңелдән Кыш бабайга хат язып, самимилек белән бу көнне ниндидер могҗиза булачагына өмет итәләр. Кызым да беркөнне: "Тәртипле булсак, тәрбияче апабызны тыңласак, чын Кыш бабай килә, тыңламасак, күрше төркемнең тәрбиячесе генә киенеп керә", - диде борчылып. Бала-чага гына түгел, өлкәннәр дә әлеге бәйрәмне зарыгып көтеп алалар, өйләрен чыршы яки ылыс ботаклары белән бизиләр. Кечкенә чагымда әтиемнең дә ел саен чын чыршы алып кайтуы, аны гаилә белән бизәгәнебез истә. Әмма ни өчендер күршеләребез куйган ясалма чыршы һәрвакыт матуррак кебек тоела иде. Җылы өйдә берничә көн торганнан соң агачның ылыслары коелып ямьсезләнә, аякка кадала, ә ясалманы куйсаң, ахыргача матурлыгын югалтмый. Чыгарып та ташлыйсы юк, бәйрәмнән соң алып куясың, киләсе елга да акчаң янга кала. Әмма урман гүзәленең өйгә таралган исен берни белән дә алыштырып булмый... Моңа еллар үткәч кенә төшенәсең.
    -Беркөнне чыршы бизәп, Кыш бабайга хатлар яздык инде, - диде хезмәттәшем Гөлия Нуриева. -Мин үзем чын агачка өстенлек бирәм, матур да, өйгә саф урман исе тарала, аннары сәламәтлек өчен дә файдалы. Әмма ясалма чыршы куярга туры килде, чөнки чыны сатуга соң чыга, ә балаларның бит түземлеге декабрь азагына кадәр җитми. Ничә еллар дәвамында үсеп утырган агачның бер көнлек бәйрәм өчен кисеп алынуы да кызгандыра, әлбәттә. Кирәге беткәч, әлеге агачлар чүплекләрдә урын алачак бит.
    Ясалма чыршылар декабрь башында ук сатуга чыгарылды инде. Ә чын урман сылуын сатып алырга теләүчеләргә бераз көтәргә туры килә.
    -Яңа елны чыршыдан башка күзаллап булмый. Быел да урман хуҗалыгы тарафыннан чыршылар сату күздә тотыла. Ярминкәләр декабрьнең 20ләрендә башланыр, дип уйлыйбыз. Агачны алдан кисеп булмый, аны иртә сатып алып, бәйрәмгә кадәр саклый да алмаячаклар. Чыршы ылысларын бер-ике көндә коймасын дисәгез, температурада кискен үзгәреш булырга тиеш түгел. Әйтик, 20-30 градус салкыннан өйгә, җылыга алып кергәнче, өй алды бүлмәсенә куеп тору яхшы һәм, әлбәттә, чыршыны суга утыртырга кирәк. Шул очракта чыршы матурлыгын югалтмас, - дип киңәшләрен бирде Саба урманчылыгының Кукмара участогы урманчысы ярдәмчесе Фәнис Якупов.
    Чыршыны махсус билгеләнгән урыннардан гына - урманчылык участокларыннан һәм Яңа ел алды ярминкәләреннән сатып алырга мөмкин. Һәрбер агачның документы булырга тиеш. Юк икән - ул законсыз киселгән дип санала.
    -Кызганычка каршы, мондый закон бозулар ел саен әйләнә-тирә мохиткә һәм урман хуҗалыгына шактый зыян китерә, - ди Кукмара участогы урманчысы Илсаф Хәев. -Бу хәлне булдырмый калу максатында урманчылыкта ЮХИДИ, эчке эшләр хезмәткәрләре белән берлектә дежур тору графигы төзелде, ылыслы агачлар үскән урыннарда патрульлек итү маршрутлары билгеләнде, мобиль төркемнәр оештырылды.

    Ылыслы агачларны Яңа ел бәйрәме өчен законсыз кискән гражданнар һәм оешмалар урман хуҗалыгына китергән зыянны капларга тиеш. Урманның категориясенә карап, зыянның күләме 1137 сумнан 5586 сумга кадәр. Моннан тыш алар административ җаваплылыкка (штраф 3000 сумнан алып), зыяны зур булган очракта җинаять җаваплылыгына да тартылачаклар.

    Урман чыршысына бәяләр:
    Бер метрга кадәрге биеклектәге чыршы - 237 сум, 1,1-1,5 метрлы - 335 сум, 1,51-2,0 метрлы - 397 сум, 2,1-3,0 метрлы - 670 сум, 3,1-4,0 метрлы - 980 сум, 4,1-5,0 метрлы - 1750 сум, 10 метрлы һәм аннан да биегрәк - 5175 сум.

    Базарда ясалма чыршыга бәяләр:
    90 сантиметрлы - 350 сум,
    1,20 метрлы - 700 сум,
    1,50 метрлы - 1400 сум,
    1,80 метрлы - 1800 сум,
    2,10 метрлы - 2500 сум,
    2,40 метрлы - 3500 сум.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: