Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чувашиянең Шыгырданы, Кукмараның Туембашы бар

    Үз көнен үзе күреп яши торган авыл нинди була? Авылның киләчәге булсын өчен ниләр эшләргә кирәк? Моны ачыклау өчен районыбызның авыл җирлекләре башлыклары Туембашка бер көнгә кунакка барып кайтты. Туембаш авылында итекчеләр яши, биредә бакыр шахтасы булган, авыл исеме янәшә агучы Тойма елгасыннан алынган... Туембаш турында шактый мәгълүматлы булсалар да,...

    Үз көнен үзе күреп яши торган авыл нинди була? Авылның киләчәге булсын өчен ниләр эшләргә кирәк? Моны ачыклау өчен районыбызның авыл җирлекләре башлыклары Туембашка бер көнгә кунакка барып кайтты.

    Туембаш авылында итекчеләр яши, биредә бакыр шахтасы булган, авыл исеме янәшә агучы Тойма елгасыннан алынган... Туембаш турында шактый мәгълүматлы булсалар да, кайбер кунаклар бирегә килү юлын белмичә, адашып ук йөргәннәр. Алар арасында Түбән Үрәс җирлеге башлыгы Гөлсинә Гарифуллина да булган:

    -Бу якка бер тапкыр да килгән юк иде, бөтенләй әллә кая урнашкансыз икән, - диде ул көлемсерәп.

    Бер яктан карасаң, Гөлсинә ханымның сүзләрендә аптырарлык берни юк кебек. Ә икенче яктан... Туембашның тирә-юнен Киров өлкәсе авыллары камап алган: җимерек йорт-җир, эшсезлектән интегүче халык, кыскасы, үрнәк алырдай "тормыш" күренми. Җирлек башлыгы Илфат Гарипов әйтүенчә, Туембаш - әлеге салаларның капма-каршысы булып тора.

    -Безнең җирлеккә ике авыл карый: Туембаш һәм Чуллы. Икесендә дә һөнәрле халык яши. Әйтик, Туембашта һәр йортта диярлек итек басалар. Гомумән, биредә халык эшсез, шөгыльсез яши белми, - диде ул.

    Чыннан да, туембашлылар йон тетү өчен элек Киров өлкәсе, Удмуртия шәһәрләренә йөрсәләр, хәзер 8 хуҗалык үзе йон тетә. Ике гаилә Казахстан, Башкортостаннан сарык йоны кайтарып сату белән шөгыльләнә. Ерак Көнчыгыш, Һиндстан, Кытайдан итек буявы кайтарып сатучылар да бар. Күпләп мал асрауны да ташламаганнар: 90 кеше сыер тота, бер фермер гаиләсе исәпләнә. Ике кеше кран-манипулятор алып җибәргән. Берәү үзгә һөнәргә тотынган: калайдан коймалар, почта әрҗәләре, тәрәзә йөзлекләре ясый. Калып, итек басу, итек түшәү станоклары да ясап сатучылар бар. Иң кызыгы - биредә нибары 165 хуҗалык бар, 505 кеше яши. Россиянең иң зур авыллары - Пензаның Урта Әләзәне, Чувашиянең Шыгырданы, Мордовиянең Азюркасы, Самараның Галие белән чагыштырганда, Туембаш - тулы көчкә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче кечкенә генә бер авыл ул.

    -Аллаһка шөкер, төрле федераль программалардан уңышлы файдаланабыз, - диде Илфат Гарипов авыл буйлап экскурсия барышында.

    Реклама

    Әлеге программалар нигезендә Туембашка су кертелгән, 17 янгын гидранты куелган, 2 буа, мәктәпкә капиталь төзекләндерү үткән. Әле экология юнәлеше буенча да зур гына эш башкарырга торалар.

    Туембашның җитеш яшәвендә тагын өч нәрсәнең роле зур дияр идем. Алар: дин, юмарт иганәчеләр һәм акыллы җитәкчелек. Әйтик, гыйлем алу өчен инде узган ел биредә халык үз көче белән мәдрәсә торгызган. Рамазан аенда үзара акча җыелышып, 30 көн буе ифтар ашлары үткәргәннәр, беренче тапкыр Коръәнне хәтем кылганнар.

    -Инде җиденче елын дини дәресләр укытабыз. Бүген бездә сабый яшьтән алып, 75 яшькә кадәр булган сиксәнләп шәкерт исәпләнә. Укулар атнаның җиде көнендә дә уза. Биредә "Мөхәммәдия", "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" исемендәге мәдрәсәләрне тәмамлаган мөгаллимнәр укыта, - диде авылның баш абыстае Миләүшә Сәетова. Гомумән, Сәетовлар бүген авылдашларына гыйлем бирү юлында гаиләләре белән хезмәт куя.

    Биредә диннең көче халыкның тәрбиясендә дә чагыла. Җомга намазын калдырмыйча йөрүче йөзләп ир-ат Габделхәй хәзрәт Гомәров вәгазьләреннән хәмерсез, дус-тату, әхлакта, хезмәттә яшәүнең серләренә төшенәләр.

    Авылның иганәчеләре исә - авыл халкы үзе һәм биредән чыккан күренекле шәхесләр. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Туембаш өчен әнә шундый җанын-тәнен биреп яшәүчеләрнең берсе. Бу җәйдә ул үз хисабына Туембаш һәм Чуллы авылларыннан Бөек Ватан сугышында ятып калган 413 сугышчы истәлегенә обелиск төзетте. "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе кысаларында мәктәпнең 310 метр коймасын әйләндереп алуны да үз өстенә алды.

    Шулай ук, әлеге авылның алыштыргысыз ярдәмчесе булып "Тойма" ширкәте тора. Быел аның матди ярдәме белән республика күләмендә "Иң үрнәк хуҗалык" дигән бәйге уздырганнар. 5 округка бүленгән авылны 11 төрле таләп буенча бәяләгәннәр: йорт-җирнең төзеклеге, халыкның спортта, авыл тормышындагы активлыгы, гаиләдәге әхлак, күршеләр белән ярдәмләшеп яшәве... Җиңүче округның һәр гаиләсенә "Тойма" ширкәте бүләк итеп 1 центнер ашлык, 10 сутый печән өләшкән.

    Хәер, әлеге очрашуда, тәҗрибә уртаклашуда кызыклы фикерләр, тәкъдимнәр күп яңгырады. Аларның кайберләренә кайтып, кабат язарбыз әле.

    Гөлназ ГАЛИМҖАНОВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: