Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чүп - чүп кенә түгел!

    Цивилизациянең иң зур проблемаларының берсе - чүп дигән нәрсә. Кешелек дөньясы алга киткән саен ул күбәя генә бара. Шундый бер парадокс: кешелекнең иң асыл, акыллы затлары бер-берсен юк итү өчен искитмәле күп - җир шарындагы җан ияләрен бер генә түгел, берничә мәртәбә юк итәрлек утлы корал, агулы химикатлар уйлап табып...

    Реклама

    Монысы - глобаль куркыныч. Коралсызлану турында инде йөз еллар элек үк сөйләшү башланса да, җитәкче даирәләр бер фикергә килә алмыйлар. Чөнки әлегә өстенлекне бары көч, корал кулланып кына исбатлап була...
    Ә менә көнкүреш калдыкларыннан җыелып килә торган чүп, бер карашка алай куркыныч булмаса да, теңкәгә тия торган проблема. Элегрәк азык калдыклары чүп савытына төшми, һәр хуҗалыкта диярлек кош-корт алдына салына иде. Хәзер исә терлек асрау шәһәр-поселок җирендә генә түгел, авылда да кими бара. Чүплектәге икмәк, итле ризык калдыклары белән хәзер карга-чәүкә, эт-мәче көн-төн сыйлана. Ни зарлансак та, тормыш шартлары яхшыра бара. Пычкы чүбеннән ясалган йорт җиһазлары биш-ун елдан таушалып, модадан чыгып кирәксезгә әйләнә. Ватып ягар идең - газга күчеп беткән мичле йортларда аны кайда яндырасың?! Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр турында әйтәсе дә юк. Кибетләрдән азык-төлек, тормыш кирәк-яракларын затлы пакетларга, купшы тартмаларга салып ташып торабыз - ул тартмалар кулланырга алган әйбернең үзеннән зур!
    Заманында Кукмараның көмеш сулы Нурминкә елгасы ярлары, Туеш ягының коры ерганаклары чүп белән тулган иде. Контейнерларның автомашина әрҗәсе кебекләрен кую да ярдәм итмәде - чүп өемнәре зур тизлек белән үсә килде. Әле ярый бер акыллысы көндәлек чүпне капчыкларга җыйнап капка төбенә чыгарып, коммунальный автомашинасы белән алып китүне оештыргач, Кукмарабызда хәл үзгәрде. Инде авылларда да чүп җыю оештырылып, күз каршында ыржаеп торган чүплекләр юкка чыга башлады.
    2006 елда оешкан "Экосервис" ширкәтендә бүгенге көндә өч дистәгә якын хезмәткәр Кукмарабызны чүптән арындырып тора. Үзбушаткыч КамАЗ, ЗИЛ автомашиналары, контейнерлар белән чүп ташучы автомашиналар билгеләнгән көнне капка төбендәге чүпне алмый китсә, кара тавыш чыгарабыз хәзер! Көн саен бер тимер юл вагоны сыешлыгында чүп җыела поселогыбызда. Капчыклар белән шыплап тулган автомашина өстендә барган чүп җыючыларга карап, шөбһәләнеп тә куясың - ай-һай хәтәр! Ярый әле, миллион сумга төшереп, чүпләрне контейнерга үзе сала торган махсус автомашина алганнар. "Экосервис"та йөкчеләр эше бермә-бер җиңеләйгән. Андый техниканы күбрәк тә алырлар иде дә, финанс ягы комачаулый.
    Оешманың директоры Ирек Харис улы Шәйхетдинов зарлануны белмәсә дә, бухгалтер кызлар миңа саннар китерде: нормативлар буенча елга бер кешегә 0,7 кубометр чүп җыела дип фаразлана икән. Тозсызны сукыр да тоя, дигәндәй, аз бу! Ай буена җыелган чүбеңне капка төбеннән (йорт янындагы контейнердан) алып киткән өчен кеше башына 18 сум 14 тиен түләү каралган. Күп түгел. Ә менә күрше Балтач, Саба районнарында ул түләү 26,5-24,8 сум тәшкил итә.
    -Әлегә 385 предприятие, оешма, шәхси эшмәкәрләр даими түләп килгәндә түзеп була. Без бәяләрне күтәрү ягында түгел, аның бәясе Казаннан куела, - ди Ирек Харис улы. - Моңарчы төзелгән 86 контейнер мәйданчыкларына өстәп, яңа төзелгән күпкатлы йортлар яннарында янә 13 мәйданчык төзелә, эш күләме тагын да артачак.
    "Экосервис" ширкәте, миңа калса, үз бурычын яхшы гына үтәп килә, поселогыбызның чүпкә батмавында аларның тырышлыгы әйтеп бетергесез. Оешма хәзер яңа урында, металл савыт-сабалар заводы янәшәсендә чокыр-чакырлы урында яңа база төзеп килә. Биредә көнкүреш калдыклары полигонына төшәсе чүпне сортларга аерып, калдыкларны эшкәртүне җайга салырга уйлыйлар. 200 тонналап макулатура, 5-6 тонна пластмасса, полиэтилен да җыйнап куйганнар. Тик аларны каядыр төяп алып барып сату - үзеңә зыян гына.
    АКШның чүбен үзенә алып кайтып эшкәртеп, Кытай елына 4 миллиард доллар табыш ала, имеш. Безнең дәүләт табышны ягулык сатып кына эшли шул хәзергә. Ә киләчәк, барыбер, көнкүреш калдыкларын эшкәртүне көн кадагындагы мәсьәлә итеп куячак. Берничә район берләшеп булырмы ул, билгесез. Әмма дәүләт булышлыгы кирәклеге бәхәссез.


    Менә алар, "Экосервис" ширкәте төзелгәннән бирле поселогыбызның чисталыгы өчен бар тырышлыкларын куеп эшләүчеләр: мастер Васыйл Нигъмәтуллин, йөк ташучылар Дәүләтгәрәй Юмагулов һәм Гомәр Суханов.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: