Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чиләк кайда түгелер?

    Редакциябезгә төрле сораулар, үтенечләр белән язмача да, телдән дә мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Ә менә Кукмараның Ст. Разин урамы 38нче йортта яшәүчеләр аеруча актив - хатлар да язалар, телефоннан да шалтыраталар, моң-зарларын яныбызга да килеп сөйләп китәләр.

    Реклама

    Бу мөрәҗәгатьләрнең һәрберсендә бер үк мәсьәлә күтәрелә: 38нче йорт ишегалдында уңайлы яшәү шартлары, төзекләндерү булмау, чүп контейнерлары янында тәртипсезлек. Моннан берничә ел элек әлеге йортта яшәүчеләрдән килгән хат буенча рейд үткәреп, газетага язма әзерләгән идек инде. Алар ул вакытта ук ишегалдындагы эскәмияләрдә такталар юклыгы, күршедәге Чехов урамының 1, 2нче йортларда яшәүчеләрнең көнкүреш калдыкларын, хәтта бәдрәф чиләкләренә кадәр (бу йортта уңайлыклар юк) биредәге контейнерга китереп салулары турында ачынып сөйләгәннәр иде. "Нәтиҗәдә кыш көне контейнерлар боз булып ката, машиналар бушата алмый, шунлыктан кыш буе контейнер мәйданчыклары янына чүп җыелып килә һәм яз көне тирә-юньгә тарала", - дип аңлаттылар алар. Чехов урамында яшәүчеләр исә без чүпне анда түгел, ә Ленин урамындагы йортның контейнерларына салабыз дип ышандырдылар.
    Ст. Разин урамындагы 38нче йортта яшәүчеләрдән чираттагы дәгъваны алгач, поселок башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцев белән йорт янәшәсендә булып кайттык. Берничә ел үтсә дә, дүрт данә яңа чүп контейнерлары куелудан тыш, үзгәреш юк икән әле - мәйданчык чүп-чар белән тулган.
    Шуны да әйтеп үтик - без шушы йортта яшәүчеләр исеменнән үткән елның ноябрь аенда да хат алган идек. Кыскача гына әйткәндә, анда болай дип язылган: "Эссен" кибете төзелгәнче йорт яныбызда балалар мәйданчыгы, машиналар кую, велосипедта йөрү, керләрне киптерү урыны, түбәле почта тартмалары, ял итү өчен эскәмияләр бар иде. Ә хәзер төзелештән соң эскәмияләр, кер элү урыны юкка чыкты. Машиналар янына сазлык ерып барырга кирәк. Бөтен җирдә пычрак булу сәбәпле, без чүп-чар сала торган контейнерлар янына да бара алмыйбыз. Аның пычрагы да әллә нинди - аякка ябыша торган. Дөрес, балалар мәйданчыгы эшләп куйдылар, анысы өчен рәхмәт. Әмма без - әниләрне мәйданчыктан өч метр ераклыкта җәмәгать бәдрәфе, ике метр арада бернәрсә белән дә әйләндереп алынмаган трансформатор будкасы урнашуы борчый. Ни өчен "Эссен" кибетенең алгы ягы чиста да, аның артында шундый хәл?".
    Ноябрь ае булып, карлар да яуганлыктан, без: "Инде хәзер барып тикшерүнең мәгънәсе булмас", - дип, хатны бер читкә куеп тордык, ә бер нөсхәсен Кукмарадагы "Эссен" кибете җитәкчелегенә юлладык. Гамәлдәге законнар нигезендә массакүләм-мәгълүмат чараларыннан килгән хатларга 1 ай эчендә җавап бирелергә тиеш булса да, әлеге сәүдә йорты җитәкчеләре бу турыда белми, ахрысы. Кибет идарәчесе үзе туры килмәгәнлектән: "Җитәкчегездән җавап көтәбез, хәбәр бирсен", - дип берничә мәртәбә кибет хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү дә җавапсыз калды. Бары тик товар ташучы Гөлфия Габделхәевадан телдән генә: "Кибет арты безнең территориягә керми, территориябез койма белән әйләндереп алынган, без анда бер чүп тә ташламыйбыз", - дигән аңлатманы алдык.
    Кыш көне дә, язга чыккач та биредә яшәүчеләр әледән-әле үзләре хакында "белгертеп" тордылар. Һәм без Евгений Александрович белән анда булгач, чыннан да, зарларның урынлы, хатта язылган сүзләрнең хак икәненә ышандык.
    -Кибет төзелгәнче аның җитәкчеләре ишегалдыгызны да тәртипкә китерәчәкбез, асфальт та җәячәкбез, дип ышандырдылар. Күрәсезме, яңгыр явып үтсә, йөрерлек түгел. Кер эләргә, подвалга су кергәнлектән дым тарткан мендәр-юрганнарны, паласларны алып чыгып киптерергә урын юк. Зинһар, Чехов урамында яшәүчеләр өчен аерым чүп контейнерлары куйсыннар иде. Моның кадәр пычраклыкта яшәмәс идек, - диләр биредә яшәүчеләр.
    Без төзекләндерү, чүп контейнерлары өчен җавап бирүче орган түгел. Безнең вазыйфага халыктан килгән сорауларны ачыклап, өйрәнеп, аларга тиешле җитәкчеләрдән җавап алып, аларны халыкка җиткерү керә. Шуңа күрә поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов белән очрашып, һәр сорауга биредә яшәүчеләрнең күңелләрен тынычландыра торган (бер сораудан кала - авт.) җаваплар алдык.
    -Кибет артындагы ишегалды "Эссен" территориясенә керми, шуңа күрә аны төзекләндерү өчен алар җавап бирергә тиеш тә түгел. 120 мең сумлык балалар мәйданчыгы эшләп куйдылар бит инде. Дөрес, трансформатор будкасы кибетнеке һәм май бәйрәмнәреннән соң аны киртәләп алырга ышандырдылар. Эскәмияләрне дә озакка сузмыйча "Ремстройсервис" оешмасы эшләп куяр. Җәмәгать бәдрәфен бик теләсәк тә, сүтеп булмый. Чөнки Чехов урамыннан бирегә йөрүче берничә кеше бар. Кер элү урынын кайда урнаштыру турында халык белән сөйләшеп бетерербез, ишегалдында баулар эленеп торса, ул эстетик яктан матур булмаячак. Йортның керү өлешенә дә вак таш җәячәкбез. Ә инде чүп түгү контейнерлары мәйданчыгына килсәк, быел поселоктагы контейнерлар тирәсен төзекләндерү өчен 800 мең сум акча юнәттек. Әлбәттә, биредәге мәйданчык, аңа керү юллары тәртипкә китереләчәк. Ә менә бу йортта яшәүчеләрнең теләге буенча Чехов урамына берничек тә аерым чүп түгү контейнерлары өчен мәйданчык ясый алмыйбыз. Чөнки машина белән кереп, бушатып, борылып чыгып китәр урын юк, - диде Фаил Шамил улы.
    Язманы укыгач, 38нче йортта яшәүчеләр берникадәр тынычланып, киләчәктә барысы да яхшы булыр дип җиңел сулап куярлар, бәлки. Ләкин менә бәдрәф чиләге генә кайда түгелер икән?!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: