Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чеп-чеп, чебиләрем...

    Тавык-чебеш асрамаучылар районда сирәктер ул. Бигрәк тә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр җәйгә кош-кортсыз калмый - ите тәмле, файдалы, өстәвенә тиз дә үсә.

    Реклама

    Тавык-чебеш каян алыйм икән дип тә борчыласы юк хәзер - минуты-секунды белән кош-кортны өеңә үк китереп бирәләр. Берәүләр тәүлеклек чебешләргә өстенлек бирә, кечкенәдән үзеңчә тәрбияләсәң, төрле авыруларга бирешмиләр, нык булалар, үлмиләр, янәсе. Ә кемнәрдер ике-өч айлыкны аласың да, бераз ашатуга йомырка сала башлый, мәшәкате дә аз, ди. Районда тавык-чебеш сатучылар шактый булса да, бу юлы инде ике дистә ел халыкны кош-корт белән тәэмин итүче, поселокның Пионер урамында яшәүче шәхси эшмәкәр Мансур Нурулла улы Рәхимуллинның биләмәләренә сәяхәт кылып кайтырга булдык. Тавык-чебеш, каз-үрдәк сату өлкәсендә шактый зур тәҗрибәсе булган эшмәкәр әле яңарак кына Ханты-Мансийск өлкәсеннән кайткан иде. Кайсы гына торакка керсәң дә, тавык-чебеш чыркылдаша, бар җирдә чисталык хөкем сөрә...
    -Мансур абый, әлеге кәсепкә алынуыгыз нидән башланды?
    -Газетада бирелгән игълан буенча үзебезгә, дус-туганнарга, күршеләргә дип Глазов шәһәренә казга барган идем. Һәркем ун-егерме тавык, каз бәбкәсе өчен дә ерак юлга чыга алмый бит. Шул көннән соң үземә дә, халык өчен дә файда бит бу, дип әкренләп әлеге кәсепкә кереп киттем. Инде 20 ел бөтен гаилә белән кош-корт арасында мәш киләбез. Кызларым да кечкенәдән кул астына кереп, өйрәнеп үстеләр. Хәзер аларның да тавык-чебеш асрау, тәрбияләү буенча тәҗрибәләре зур.
    -Бүгенге көндә фермагызда кызыл тавыклар һәм тәүлеклек бройлер чебиләр бар. Сез аларны кайдан алып кайтасыз, юлда салкын тиюләрдән ничек саклыйсыз?
    -Кош-кортларның барысын да нәсел эше белән шөгыльләнүче Марий Эл һәм Чувашия республикаларыннан алып кайтам. Хәзерге вакытта сатуда булган тәүлеклек чебешләр Чувашия республикасыныкы. Анда күрше-тирә өлкәләрне дә чеби, йомырка, ит белән тәэмин итеп торучы нәселле бройлер фабрикасы бар. Әлеге фабрика белән инде 15 ел хезмәттәшлек итәбез. Алдан заявка биреп акчаларны түләп куйгач, тавык-чебешләрне барып аласы гына кала. Җылытылган, махсус мич, җилләткеч куелган Газель автомобилендә өйгә кайтып җиткәнче бертөрле температура саклана. Шуның өчен кош-кортларның берсенә дә салкын тию куркынычы янамый.
    -Кош-кортларга нинди азык ашатырга кирәк?
    -Мин иң элек юлдагы арыганлыкны, киеренкелекне бетерү өчен аскорбин кислотасы һәм глюкоза салынган су эчертәм. Тавык-чебешләрнең барысына да аксым, минерал өстәмәләр кушылган азык ашатам, сөяк оны бирәм. ПК-5 "Старт" азыгы туклыклы матдәләргә бик бай. Әлеге катнаш азыкны беренче көннән үк бирергә ярый. Кайберәүләр тәүлеклек чебиләрне өч көн ашатмаска кирәк, ди. Бу дөрес фикер түгел, чебешләрнең тумыштан килгән чүпләү рефлекслары югалмасын өчен алып кайту белән ашатырга, су бирергә кирәк.
    Кайбер вакыт сатылмый калган кош-корт, күркә, каз-үрдәкләр дә була. Аларга исә комплекслы антибиотиклар, мультивитаминнар эчертәм. 5 көнлек курс узганнан соң тернәкләнеп, матураеп китәләр алар. Кош-корт үстерергә теләүчеләргә торакның даими җилләтелүен һәм коры җирлек булуын киңәш итәр идем. Без үзебез 3-4 айлык кош-корт сату сезонына кыш буе әзерләнәбез. Пычкы чүбен дә күп итеп әзерләп куйдык, ремонт эшләре дә алып бардык. Хәзер алып кайтам да, тиешле шартлар булдырылган торакларга җибәрәм.
    -Кош-кортларга сорау зурмы, бәяләре ничегрәк?
    -Әле шушы көннәрдә генә дүрт мең баш бройлер чеби алып кайткан идем, алып бетерделәр инде. Без авылларга йөрмибез, заявкалар буенча гына кирәк кешегә илтеп бирәбез, үзебезнең даими клиентларыбыз да бар. Телефон аша заявка биреп, соңыннан баш тартучылар да очрый - монысы күңелсез хәл, әлбәттә. Кызыл тавыкларны 210 сумнан сатабыз. Алар атна-ун көннән йомырка сала башлаячаклар. 35 сумнан тәүлеклек бройлерлар бар. Бәясе бераз кыйммәт булса да, нәселле булганлыктан, 4-6 килограммга хәтле үсәләр. Шулай ук безгә килеп 23 көнлек әтәчләрдән аерылган чебиләр дә алырга була.
    -Мансур әфәнде, ике дистә ел эчендә бик күп эш башкаргансыз. Янсыбы авылында да фермагыз бар. Федераль бюджеттан финанслана торган дәүләт программаларында катнашканыгыз, дәүләттән акча алганыгыз булдымы? Киләчәккә планнарыгыз нидән гыйбарәт?
    -Корылмаларның барысын да үз акчама эшләдем. Ике Газель машинасын алуда исә авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән кредитның ярдәме зур булды. "Гаилә фермеры" программасында катнашу өчен дә заявка биргән идем. Грант алуга ирешсәм, Янсыбы авылындагы ферманы ремонтлап, анда тәүлеклек чебешләр үстерергә планлаштырам. Әлеге фермада кияү белән кыз үзебез эшләрбез, диләр. Биредә бер торакның идәннәрен җылытып, анда күркәләр алып кайтып җибәрергә исәпләп торам. Ак, киң күкрәкле, авырлыгы буенча 15-16 килограммга кадәр җитә торган күркәләрне май аенда Ставропольдән алып кайтырга уйлыйм. Сатудан калганнары исә Янсыбыдагы фермада чирәм ашап үсәрләр...
    Кошчылык белән шөгыльләнергә теләүчеләрне дә бик теләп өйрәтә, белешмәләр бирә алам. Адресыбыз: Кукмара поселогы, Пионер урамы, 29 йорт. Хәбәрләшү өчен телефон: 2-68-06, 89274109256.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: