Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Чебеш табыш китерәме?

    Туембашлылар - булдыклы, һөнәрле халык. Итекчеләр башкаласы дип атасалар да бу авылны, үзләрен башка юнәлештә сынап караучылар да бар. Рәмзия һәм Данил Мотыйгуллиннар, мәсәлән, сату өчен тавык-чебешләр үстерү белән шөгыльләнәләр. Бу эшнең барлык нечкәлекләрен үзләштерергә өлгергән алар.

    Реклама

    -Моннан ике ел элек сентябрь аенда Питрәчтән тәүлеклек йөз чеби алып кайттык. Аптырадылар инде көзен алганга. Шөкер, барысы да исән-сау үсте. Авыл кешеләренең "Сатып бирмәссезме?" дигән үтенеч белән килүе безгә эшебезне киңәйтү өчен этәргеч бирде, - дип сүз башладылар ир белән хатын.
    Ә инде язга таба, тәвәккәлләп, бер мең чеби алып кайтырга ниятли алар. Алдан ук каралты-кура эченә читлекләр ясап урнаштыралар, җилләткеч куялар. Җылылыкны көйләү өчен утын ягыла торган мичтән файдаланалар. Тиешенчә ашаткач, чебиләр күзгә күренеп көрәя. Халыкка исә бик уңайлы: кечкенәдән үстереп маташасы юк, чебиләре дә тәмле һәм тыгыз итле.
    Ихтыяҗны күздә тотып, үткән елда Мотыйгуллиннар инде биш мең чебигә исәпләнгән кош абзары төзү хәстәренә керешкәннәр. Район мәшгульлек үзәге аша алынган 58800 сум күләмендәге дәүләт ярдәменә, авыл җирлеге башлыгы И.Гариповның булышлыгына таянып, бу төзелешне быел башкарып чыга алганнар. Бина эче җиһазландырылып, чебешләр өчен тиешле шартлар булдырылган: җилләткеч, төрле төстәге җылыткыч лампалар, бойлер, ярымавтоматлаштырылган азык улаклары, Купер-универсал миче урнаштырылган. Әлеге мичкә моңарчы утын якканнар, ул шулай ук газ, электр энергиясе белән эшләүгә көйләнгән, җылылыкны экономияләү сәләтенә ия. Кечкенә кошчылык фермасын хәтерләткән бина инде тулы куәтенә эшли. "Иза-флекс, кобб-500 токымлы чебиләрне Чуваш, Марий Эл республикаларыннан үз машинабыз белән алып кайттык", - дип аңлатма бирде Рәмзия ханым, аерым бүлекләргә урнаштырылган төрле зурлыктагы чебиләрне күрсәтеп. Аларны тәрбияләүдә хуҗабикәнең фельдшер белгечлегенә ия булуы да ярап куядыр, мөгаен. Гомумән, гаиләгә кош-кортны үстерү өчен көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Ярый әле, мәктәптә укучы уллары Ниязның ярдәме тия, Казан дәүләт медицина университетында белем алучы кызлары Диләрә дә ялларга кайткан арада тавык-чебеш арасында кайнаша икән. Хезмәтләре хакында яратып, тәфсилләп сөйлиләр:
    -Ашатуга килгәндә, тәүлеклек чебиләргә Свердловск өлкәсенең Богдановичи шәһәреннән алып кайткан ПК-5 катнаш азыгын бирәбез. Аның составында табигый катнашмалар гына булуы ошый. Ике атналык чебиләрнең рационына Глазовода җитештерелгән ПК-2 катнаш азыгы, вакланган бодай, борчак кертәбез. Ваклагычны әтинең үз куллары белән ясаганын да әйтеп китәргә кирәк. Үстерелгән чебиләрне халыкка сатар алдыннан ике атна элек кычыткан, бәрәңге, бодай кушып пешерелгән гадәти азыкка ияләндерә башлыйбыз. Бу аларга, яңа хуҗа кулына күчкәч, авырлыкларын югалтмаска мөмкинлек бирә. Гадәттә, яхшы токымлы чебиләрнең артымы көненә 35әр граммга җитә.
    Кыска гына вакыт эчендә Мотыйгуллиннар гаиләсе тырыш хезмәт нәтиҗәсе белән халыкның ышанычын яулый алган. Үстерелгән чеби һәм тавыкларга заказларның бик күп булуы әнә шуны раслый. Күрше Саба, Балтач районнарыннан, Сосновка, Вятка Аланы шәһәрләреннән дә киләләр икән. Әмма бу гаилә иң элек үзебезнең район кешеләрен тәэмин итәргә тырыша.
    -Киләчәктә тотрыклы эшләргә исәп бар. Район җитәкчелеге, шул исәптән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Чулпан Хәнәфина белән Рөстәм Шәмсетдиновлар ярдәм итәргә әзер торганда сынатмабыз, дип уйлыйм. Без кырчылык белән шөгыльләнүче фермерлардан ашлык сатып алып, уңышларын урнаштыру проблемаларын да хәл итәргә булышабыз бит. Шул рәвешле бергәләп, экологик чиста ризык җитештерүгә үз өлешебезне кертәбез, - диде гаилә башлыгы, безнең белән саубуллашып. Хәерле эшләр булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: