Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Өч фатирлы ханым ни өчен бомжга әйләнгән?

    Моннан берничә ел элек Мәскәүдәге фатирын сатып, Кукмарага кайткан, шул акчага биредә өч фатир алган Бану апа бүгенге көндә кайда туры килә - шунда яши. Кем гаепле аның бу юлга төшүенә? Туганда ук салынып куелган язмыш каһәреме бу, әллә үзенең ихтыяр көче булмавымы? Танышу Узган кыш дәвамында бик күренмәде ул....

    Моннан берничә ел элек Мәскәүдәге фатирын сатып, Кукмарага кайткан, шул акчага биредә өч фатир алган Бану апа бүгенге көндә кайда туры килә - шунда яши. Кем гаепле аның бу юлга төшүенә? Туганда ук салынып куелган язмыш каһәреме бу, әллә үзенең ихтыяр көче булмавымы?

    Танышу

    Узган кыш дәвамында бик күренмәде ул. Язга чыккач кына я пластмасс балалар чанасына, я кәгазь тартмага салынган тимер-томырны инде асфальт чыга башлаган юлдан көч-хәл белән өстерәп барганы күзгә чалына башлады. Беркөнне каршыма очрады: бау белән бәйләнгән компьютер процессорын сөйрәп бара, аз гына алгарак алып барып куелган чиләктә дә ниндидер тимер кисәкләре күренә. Берникадәр арага башта берсен алып барып куя, аннары икенчесен өстери. Түзмәдем, туктаттым да: "Узган җәйдә бу тимерләрне балалар коляскасы белән ташый идегез бит, аларны еш кына алыштырып та тордыгыз әле, кая куйдыгыз?"- дип кызыксындым. "Урладылар, балам, кибеткә кергән идем, аннан чыгуыма юк иде инде", - диде ул күм-күк булып шешкән иреннәре белән елмаерга тырышып. - Сезнең язмышыгыз, тормышыгыз турында беләсем килә, иртәгә сәгать унга редакциягә килегез әле, - дип чакырдым үзен. Билгеләнгән вакыттан аз гына соңга калса да, килде ул. Озак кына сөйләшеп утырдык. "Минем тормышым турыда газетага яз, балам, каршы килмим, башкаларга гыйбрәт булсын. Исемемне Бану дип куярсың", - диде ул, иң беренче сүзе итеп.

    Бәхетсез балачак

    Әйе, балачагы да картлыгы шикелле үк бәхетсез булган аның. Республиканың бик зур, 1000 хуҗалыклы бер авылында туып-үсә ул. Әнисе - телсез, әтисе - үги, гаиләдә исә өч бала.

    -Мин иң олысы идем, калган икесе малайлар. Бер энем исән, Мәскәү янында яши. Барсам, минем белән аралаша, ташламый үзе, икенче энем асылынып үлде, - дип сөйли башлады ул тормыш юлын. - Әни белән кул бармаклары ярдәмендә аралаша идек. Кибеткә барганда да мине үзе белән ала торган иде. Ипиен, тегесен-монысын сорарга кирәк бит. Авыр яшәдек без, балам. Ярый әле укыганда мәктәп ярдәм итә иде: өч елга бер тапкыр кышка итек, пәлтә, шәл бирделәр. Җәй көне дә онытмадылар.

    Бануның сукыр дәү әнисе дә була. Әбисен җитәкләп аны "аш"ларга алып бара. Әлбәттә, анда кечкенә кызчыкка да сәдака бирәләр, иш янына куш булырга анысы да ярап тора. Беренче сыйныфка укырга кергәндә Бануга үзеннән берничә размерга зуррак булган мәктәп формасы алалар. Әнисе күлмәкне сырлы-сырлы итеп кечерәйтеп тегеп бирә, кызы аз гына үсеп китүгә, бер сырын сүтеп җибәрә. Әлеге күлмәге белән ничәнче сыйныфка кадәр укыганын хәтерләми инде ул. Акчалы булмавын истә тотып, озын тәнәфестә ашханәдә чәй белән бер пирожки бирүләре, аларның тәме генә кызның хәтеренә гомерлеккә сеңеп калган.

    Бану мәктәптә "уртача" укый. Математикадан бераз калышса да, география, тарих фәннәрен ярата. Өенә кайткач дәрес хәзерләүне белми ул, әмма, хәтере әйбәт булганлыктан, икенче көнне укытучыга теманы үз сүзләре белән сөйләп бирә ала. География фәне укытучысының башкаларга икеле билгесе куйганда Бануны үрнәк итеп күрсәтеп: "Менә күрәсезме, ул дәресен хәзерләгәнме-юкмы, белмим, ә менә аңлап калган", - дип әйтүе яралы кызның күңеленә сары май булып ята. Укытучысының сүзләре үзен башкалар янында әзме-күпме кеше итеп тоярга ярдәм итә аңа.

    21 яшьтә - профком рәисе

    Реклама

    Әйе, авыр хәлдәге гаиләдә үскән Бануга Казан шәһәре зур мөмкинлекләр ача, үзенең хәер-фатыйхасын бирә. Сигезенче сыйныфтан соң Казанга килеп, "Спартак" аяк киемнәре тегү берләшмәсенең училищесын тәмамлаганда инде 6 разрядлы аяк киемнәре тегүче дигән диплом бирәләр аңа. Ул елларны Бану апа болай дип искә ала:

    -Укыганда бик актив булдым, стена газеталары эшләгәндә рәсемнәремне бик мактыйлар, сокланып карыйлар иде. Фабрикада да алдынгылар исәбендә йөрдем, конвейерда эшләдем. Берәрсе авыртып эшкә чыкмаса, минем янга йөгерәләр иде. Училищеда бик җентекләп, башыннан ахырына кадәр өйрәткәч, аяк киеме тегүнең бөтен операцияләрен дә белә идем. 21 яшемдә инде фабриканың профком рәисе итеп сайлап куйдылар.

    Булачак ире безнең район кешесе булып чыга аның. Яңа гына армия сафларыннан кайткан егет белән әйбәт кенә очрашып йөргәннән соң, Габдрахман (исеме үзгәртелде) Мәскәүгә эшкә китә, милициягә урнаша. "Хезмәтендә гел күтәрелә барды, минем янга да бер бүләксез кайтмый иде. Апельсин, лимон кебек җимешләрне беренче тапкыр ул авыз иттерде", - ди Бану апа.

    23 яшендә ул Габдрахманга кияүгә чыга. Менә бит нинди бәхет - авыр тормышта үскән, балачагында рәхәтләнеп авыз тутырып ипи дә ашый алмаган кызга Мәскәүнең үзенә китәргә туры килсен әле! Фатир алып торган гаилә иң элек прокатка телевизор, суыткыч алып куя. Ире кулында гына күтәреп йөртә аны. Уллары тугач, гаиләнең бәхет касәсе тагын да тулыша. "Кулы белән бер тапкыр да уйнамады, урыны оҗмахта булсын", - ди Бану апа, моннан биш ел элек үлгән ирен искә алып.

    Бану апа үзе Мәскәүдәге "Адидас" фирмасында эшли, анда да профком рәисе булып тора. Ире милициядә шактый зур урында хезмәт итә. Тора-бара аларга дүрт бүлмәле фатир ачкычын бирәләр.

    -Бай тормышта яшәдек, яхшы яшәдек, - ди әңгәмәдәшем. - 28 ел буе кадерле хатын булып тордым мин.

    Упкынга илтүче юл

    Габдрахманын агулап үтерделәр, дип уйлый Бану апа. "Кем икәнен чамалыйм, әмма әйтә алмыйм. Теле усал иде шул...

    Язманың дәвамын "Хезмәт даны" газетасының 24 октябрь саныннан укый аласыз.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: