Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәяләр үсә: кемгә – сөенеч, кемгә - көенеч

    Чит илләрнең Россиягә каршы игълан ителгән икътисадый санкцияләре, башка тармаклар белән беррәттән, авыл хуҗалыгына да сизелерлек зыян китерде. Әмма файдалы ягы да юк түгел: кулланучылар базарында үз җитештерүчеләребезгә урын киңәйде, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә бәяләре артты. Шуннан файдаланып, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләрен күбрәк җитештерергә кирәк - акча саный белгән авыл...

    Чит илләрнең Россиягә каршы игълан ителгән икътисадый санкцияләре, башка тармаклар белән беррәттән, авыл хуҗалыгына да сизелерлек зыян китерде. Әмма файдалы ягы да юк түгел: кулланучылар базарында үз җитештерүчеләребезгә урын киңәйде, ит, сөт, бәрәңге, яшелчә бәяләре артты. Шуннан файдаланып, игенчелек һәм терлекчелек продукцияләрен күбрәк җитештерергә кирәк - акча саный белгән авыл хуҗалыгы предприятиеләре шуңа омтыла да.

    Районыбыз көнгә 155 тонна сөт сатып, республикада сөт җитештерү буенча Балтачтан кала икенче урында бара. "Рассвет", "Урал", Вахитов исемендәге, "Восток" хуҗалыклары һәр сыердан тәүлегенә 20 килограммнан күбрәк сөт сауса, 8-10 килограмм савым белән канәгатьләнгән агрофирмалар да бар. Мал асрау өчен зур чыгымнар тотып, түбән продукция алынгач, бу агрофирмаларның акчага интегеп яшәүләренә гаҗәпләнерлек түгел. Шуңа хезмәт хаклары түбән, булганы да вакытында түләнми.

    "Дружба" агрофирмасында да терлекчелекне нәтиҗәле эшли дип әйтеп булмый. Генераль директор Айрат Сафин әйтүенчә, элекке еллар белән чагыштырганда бераз үсешкә ирешкәннәр үзе.

    -Узган елның 1 апреленнән "Сөт иле" җәмгыяте филиалы буларак эшли башладык. Шушы вакыт эчендә чыгымнарны 44 процентка киметә алдык. Акча керемен 28 процентка арттырдык - барлыгы 71 миллион сум булды. Шуның 40 миллион сумы терлекчелектән керде, - диде ул.

    Сөт җитештерүне 16, итне 42 процентка арттырганнар. Шуның белән өч процент рентабельлелеккә ирешкәннәр. Әмма хәзерге вакытта һәр сыердан көнлек савым 10 килограммнан артмый. Азыклары да күп, ләкин ул баланслап ашатылмый.

    -Мондый ачы сенаж ашатып, сөт савып булмый, - дип нәтиҗә ясадылар семинарда маллар алдындагы азыкның сыйфатын тикшергәч. Ә мал тораклары начар хәлдә түгел. "ВАМИН" составында булган вакытта Поч.Кучук комплексында зур реконструкция эшләре башкарылган иде. Быел үзләре дә буш торган бер абзарны таналарны бәйсез асрау өчен көйләгәннәр.

    -Биредә мул продукция алу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Хезмәтне яңача оештырырга, терлекчеләргә кызыксындыру чаралары булдырырга, хезмәт хакларын арттырырга кирәк. Сатарлык ит, сөт булса, икътисадый хәлегез дә уңайланыр. Хәзер терлекчелек продукциясенә,бәрәңгегә сорау артты. Бәяләр дә күтәрелде, итнең мондый хакка сатылганы юк иде әле, - дип билгеләп үтте район җитәкчесе Сергей Димитриев.

    Сүзнең дөресе кирәк: агрофирма җитәкчелеге шәхси хуҗалыклар белән, тулы күләмдә үк булмаса да, пай җирләре өчен исәп-хисап ясаган. Әлеге проблема элек үзен гел сиздергәнгәдер, бу хакта халык белән очрашуда да берничә тапкыр кабатладылар. Басулардан күбрәк уңыш җыелса, шәхси хуҗалык малларына да мулрак өлеш чыгар, билгеле.

    -Узган ел барлык кыр эшләрен үз көчебез белән башкарып чыга алдык, - диде генераль директор.

    Ә эш күләме аз түгел биредә, чәчүлекләр 8600 гектар җир били. Аны эшкәртү, чәчү, уңышын җыю өчен 570 тонна ягулык сарыф иткәннәр, тагын запас частьлар һәм башка чыгымнарга күпме акча тотылган. Куәтле чәчү комплекслары запчастьларының да бәясе нык артты, дип зарландылар. Әмма моны сәбәп итеп, кул кушырып утырып булмый. Әнә, күктә кояш яз ягына борылды: кыр эшләренә хәзерлекне тулы куәтенә алып барырга кирәк. Агрофирмада авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү тәмамланып килә, чират тракторларга җиткән. Ә район буенча барлык машиналарны, тракторларны 1 апрельгә хәзерлек сызыгына кую бурычы тора.

    фото: http://specagro.ru/news/indeksy_potrebitelsk1389760876/?fo=70&r10_page=66

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: