Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бушлай даруларны бер мәшәкатьсез алырга була

    Олы, таза гәүдәле бу ирнең күңеле төшенке чагын күрмәссең. Тормыштан тәм табып, күңел ачу чараларында актив катнашып, аларны хәтта үзе оештырып яши. Бик күп белә: авыллар тарихы, кешеләре турында нинди генә сорау бирсәң дә, җавабы әзер. Әй, артыгын сөйләмим әле, югыйсә, сүзнең кем хакында барганын аңларсыз. Исемен язмаска кушты ул....

    Олы, таза гәүдәле бу ирнең күңеле төшенке чагын күрмәссең. Тормыштан тәм табып, күңел ачу чараларында актив катнашып, аларны хәтта үзе оештырып яши. Бик күп белә: авыллар тарихы, кешеләре турында нинди генә сорау бирсәң дә, җавабы әзер. Әй, артыгын сөйләмим әле, югыйсә, сүзнең кем хакында барганын аңларсыз. Исемен язмаска кушты ул.

    Менә шул ирнең берничә ел элек йөрәгенә операция ясатканын әле генә белдем. Карап торышка сау-сәламәт бит, элеккечә тулы канлы тормыш белән яши, зарланганын да ишеткән юк. Әйе, була бит шундый көчле ихтыярлы кешеләр. Мин төпченә башлагач:

    -Әйе, икенче төркем инвалид мин. Йөрәккә ике шунтлау булды, бер клапанын алыштырдылар. Унөч сәгать ярым наркоз астында ятарга туры килде. Аякларыма да операция ясап, кан йөрешен үзгәрттеләр,- диде.

    Операция вакытында бернинди төшләр дә күрмәгән, кайберәүләр кебек "теге" дөньяда да булып кайтмаган. Наркоз бирелүгә төпсез караңгылыкка чумган, шуннан соң берни белми...

    -Айнып киткәч, яшисе килү теләгем көчәйде. Гомернең бәясе артты, кадерлерәк була башлады. Кешеләр белән күбрәк аралашырга, төрле чараларга барырга, тормышның һәр сәгатен файда белән үткәрергә омтылам, - дип елмая.

    Ә үзен яхшы хис итүендә, әлбәттә, тормышны яратуы гына түгел, даруларның ярдәме зур. Аена 3-4 мең сумлык препаратлар ала икән.

    -Ярый әле, дәүләт ярдәм итә. Сигез йөз сум тирәсе акча күп түгел, шуңа кызыгып, социаль пакеттан баш тарткан булсам, дарулар өчен кесәмнән елына 40-50 мең сум акча чыгарырга туры килер иде,- ди ул.- Ә болай бушлай алам. Районда социаль пакет хисабыннан аена 50, хәтта 100әр мең сумлык дарулар алучылар бар икән, ләбаса. Үзеңә түләргә калса, каян тапмак кирәк шулкадәр акчаны? Бүген сәламәтлегең ярыйсы булса, икенче көнне чир якаңнан эләктереп алуы, кыйммәтле дарулар кирәк булуы бар бит. Ә бит шундый кыен хәлдә калучыларны беләм. Алдан заказлар белән пенсия акчаларына әллә ничә меңлек дару алырга туры килә аларга. Саулыгыбыз кыл өстендә булмаса, инвалидлык бирмәсләр иде безнең ишеләргә. Редакциягә шул хакта әйтергә килдем, шулай дип яз, бер сүземне дә төшереп калдырма, яме. Инвалидлар уйлап эш йөртсеннәр, социаль пакеттан баш тарткан булсалар, аны яңарту өчен шушы көннәрдә гариза язарга ашыксыннар иде.

    -Бушлай дарулар алу мәшәкатеннән зарланучылар булгалады бит, - дип бүлдерәм аны.

    -Үткән елда бушлай дарулар белән тәэмин итүдә бераз кимчелекләр булса да, быел даруханәдә кирәкле препаратлар бар. Мин үзем вакытында алып барам. Үзем белән аралашкан инвалидлардан да шундый сүзләр ишетәм. Бигрәк тә шикәр авыруы белән интегүчеләргә инсулин бирү җайга салынды. Моңа баш табибның, табибларның тырышлыгы, даруларны билгеләү һәм бирелү-бирелмәүләрен контрольдә тоту, шулай ук даруханәнең дәваханә белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән, дип уйлыйм.

    Буш сүзләр сөйли торган түгел бу кеше. Инвалидлар аның киңәшенә колак салмый калмаслар, мөгаен.

    Райондашыбызның гозерен үтәп, сөйләгәннәрен язып алды Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    фото: http://itsnow.ru/prt/news:219821/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: