Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бушап калган тәлинкәдә пешекченең уңганлыгы күренә

    Еллар арты еллар үтә, беркем дә, бернәрсә дә вакыт агышына каршы тора алмый. Әмма күңел генә бу дулкынга бирешергә теләми. Гомер уртасына җитеп, нәтиҗә ясый аласың икән, бу зур бәхеттер, дип уйлыйм мин. Кукмара бистәсендә гомер итүче Рәсимә Хантимирова да: "Үткәннәргә борылып карыйм да шаккатам: күпме сулар аккан, никадәр эшләр...

    Еллар арты еллар үтә, беркем дә, бернәрсә дә вакыт агышына каршы тора алмый. Әмма күңел генә бу дулкынга бирешергә теләми. Гомер уртасына җитеп, нәтиҗә ясый аласың икән, бу зур бәхеттер, дип уйлыйм мин. Кукмара бистәсендә гомер итүче Рәсимә Хантимирова да: "Үткәннәргә борылып карыйм да шаккатам: күпме сулар аккан, никадәр эшләр башкарылган. Шуларның барысын уйлыйм да, шөкер итәм", - диде.

    Рәсимә апа - Кукмарада туып, шунда үскән кыз. Мәктәп бетергәннән соң да бәхетен читтән эзләмәгән, бистәбездә урнашкан һөнәр училищесында пешекче белгечлеге алып чыгып, бар гомерен шул хезмәткә багышлаган ул. Үзе бу турыда: заманында иң дәрәҗәле, абруйлы эш санала иде, дип искә ала. Шуңа күрә һөнәр сайлаганда артык уйланырга да кирәк булмый. Бәлки, әнисенең дә пешекче булуы йогынты ясагандыр. Бала чакта гел укытучы булып уйный идем, дип искә алса да, бу мавыгулар шуннан ары узмый. Егерме биш ел гомерен җәмәгать туклану оешмасында хезмәт куйса, инде менә унике ел металл савыт-сабалар заводында ашханә мөдире булып эшли ул.

    - Һәрбер эшнең үз авырлыгы булган кебек монда да үзенчәлекләре бар. Иртән-иртүк барып, башкалар килгәнче, ризыкларны өлгертергә, көне буе аяк өсте булырга туры килә. Әмма эшеңне, кешеләрне яраткач, хезмәтеңнең нәтиҗәсе - рәхмәт сүзләре ишеткәч, барлык ару-талулар, авырлыклар юып алгандай була. Иң мөһиме - сәламәтлек булганда кеше арасында эшләү зур бәхет ул. Җитәкчелек тә эшебез белән һәрдаим кызыксынып тора. Аллага шөкер, коллективыбыз да бик әйбәт, дүрт пешекче, бер кухня эшчесе дус-тату, киңәшләшеп эшлибез, - диде әңгәмәдәшем.

    Рәсимә апаның хезмәттәшләре дә вакыт белән сыналган, эштә генә түгел, тормышта да терәк булырлык кешеләр. Мөршидә Шәрифуллина белән хезмәт юллары җәмәгать туклану оешмасыннан бирле бергә дәвам итә икән.

    -Без инде егерме өч ел бергә эшлибез. Фикерләребезне турыдан әйтәбез, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез. Бер-беребезгә авырлык китереп, үпкәләшеп йөргәнне хәтерләмим. Ничә еллар эшләү дәверендә күз карашыннан аңлашырга өйрәндек. Гаиләләр белән дә дус булып, аралашып яшибез. Яшьләргә дә, хөрмәт ул вакыт белән яулана, аның өчен бик күп тырышырга кирәк, дип гел әйтәм, - ди Мөршидә апа.- Ашаганда кешенең йөзенә, өстәл яныннан кузгалып киткәч, тәлинкәсенә карыйсың. Бушап калган тәлинкә пешекче хезмәтенә иң югары бәядер.

    Металл савыт-сабалар заводында күпме кеше хезмәт куюын исәпкә алсак, эшнең күләмен дә чамаларга буладыр.

    -Ашханәдә көнгә 500гә якын кеше туклана. Өч төрле аш, салатлар, күптөрле камыр ризыклары пешерәбез. Кичкә бу ашамлыкларның берсе дә калмый. Хезмәткәрләрнең теләк-тәкъдимнәренә игътибар итеп, менюны алдан түгел, ә көннекен көнгә төзибез. Рецептларны гел яңартып торабыз, эзләнәбез яки үзебез уйлап чыгарабыз. Заводка чит илләрдән нинди генә дәрәҗәле кунаклар килмәсен, татар халык ашлары әзерләп, сый-хөрмәт күрсәтәбез, - дип сөйләде Рәсимә ханым.

    Сер итеп кенә нинди савыт-сабалар кулланулары турында да сораштым. "Билгеле, үзебездә җитештерелгәнне", - диде ул. Яңа формалар чыкканда да беренче сынауны, куллану өчен уңайлымы-юкмы икәнен үзләрендә ачыклыйлар икән.

    Рәсимә Хантимированың шәхси тормышы да көйле. Илдус абый белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөяләр. "Кич җитсә, һәркөн диярлек шулар янына ашыгабыз. Алардан да татлырак җимеш юктыр", - диделәр алар бергәләшеп.

    Илдус абыйдан шаяртып: "Рәсимә апаның ризыклары тозлы булганы юкмы соң?" - дип сорадым.

    -Булгалый, - диде ул, елмаеп. -Миңа мәхәббәте артканда.

    Рәсимә Хантимировадан пирог камыры рецепты

    250 грамм маргарин, 1 стакан җылы сөт, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм, чүпрә (свежий), тәменчә тоз, он кушып камыр басасы. Ун минут тирәсе кабартасы. Эчлекне төрлене (кара җимеш, өрек җимеше һәм башкалар) ясарга була.

    Хантимировлар гаиләсе яратып ашый торган кыстыбый камыры әзерләү: 500 граммлы шәһәр каймагы, тәменчә тоз, он кушып камыр ясыйсы.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: