Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Буранлы төн маҗаралары (хикәя)

    Быел кышның бураннарга бай булуы күңелемдәге бер хатирәне яңартты. Күптәнге танышым шундый буранлы көндә үзенең аздан гына үлемнән калганын сөйләгән иде. ... Яшь вакытта булды инде бу хәлләр. Кышкы каникуллар вакытында башка шәһәрдә яшәүче апага кунакка бардым. Кайтыр юлга чыкканда көн бик матур иде, көчле буран чыгып, юлда каласыларым башыма...

    Быел кышның бураннарга бай булуы күңелемдәге бер хатирәне яңартты. Күптәнге танышым шундый буранлы көндә үзенең аздан гына үлемнән калганын сөйләгән иде.

    ... Яшь вакытта булды инде бу хәлләр. Кышкы каникуллар вакытында башка шәһәрдә яшәүче апага кунакка бардым. Кайтыр юлга чыкканда көн бик матур иде, көчле буран чыгып, юлда каласыларым башыма да килмәде.

    Өч сәгать буе автобуста кайтканнан соң, район үзәгендә төшеп калдым. Әле тагын авылга кадәр 30 чакрым кайтасы бар. Кышкы көн бик кыска, инде караңгы төшеп килә, көн бозыласын хәбәр итепме, көчле җил чыкты. Район үзәгендә яшәгән туганнарга кереп кунарга дигән уй килсә дә, яшь чак - юләр чак дигәндәй, без куркып кала торганнардан түгел, берәр машина очрар әле дип, тукталышка чыгып бастым. Торам шулай басып, машиналар выжлап кына узып китәләр, кая ул туктау. Ул арада күз ачмаслык буран чыкты. Тагын бер ун минут көтәм дә, китәм, дип торганда, бер мәрхәмәтлесе килеп туктамасынмы! Дөньяда яхшы кешеләр бар бит ул, дип уйлый-уйлый, сөенеп, (алдагы утыргычка - шофер янына бит әле) кереп утырдым. Бу ир заты бик җор телле, күңелле кеше булып чыкты. Машинага утыру белән, туныңны салып куй, кары эрер дә юешләнерсен, дип тәкъдим итте. Музыка куеп җибәрде, җылылыкны арттырды. Әллә инде ул вакытта шулчаклы беркатлы булганмын, әллә чит кешенең шулай кайгыртуы күңелгә хуш килгәнме - белмим, әмма өске киемемне салырга дип, төймәләремне чиштем, тик күңел нәрсәдер сизенеп, туктап калдым. Тагын ярты юлны ничек кайтырмын инде дип уйланып утырган җиремнән сискәнеп киттем: әлеге адәм куллары белән минем аяклардан сыпыра башлады. "Туктатыгыз машинагызны, югыйсә, сикереп төшеп калам ", - дип чыелдадым яшемә буылып. Ишекне ачып өлгердем, сикереп кенә төшәсе иде ... Машина чабып барган җиреннән кинәт кенә туктап калды. Үземне сүгә-сүгә, бәладән исән-сау котылуыма сөенеп, тагын юл чатында басып торам. Буран котыра, ишелеп-ишелеп кар ява. Аллага шөкер, исән калдым, ничек тә кайтырмын әле, дип үземне юатырга керештем. Бу әле газапларның башы гына булган икән.

    Юл чатында бер хатын-кыз басып тора иде. Аны күргәч, эчкә җылы йөгерде. Озак тордыкмы, хәтерләмим, бер җиңел машина килеп туктады. Авылга кадәр кайта торган булмаса да, утырдык инде, билгеле. Андый буранда йөргән кеше аңлыйдыр - юл бөтенләй күренми. Шофер авыз эченнән нәрсәдер мыгырдана, машина менә туктыйм, менә туктыйм дип, кар эченнән "йөзә". Кинәт караңгылыкка чумдык: машина юл кырыена төшеп, карга батты. Дүртәүләшеп этүгә карамастан, урыныннан да кузгалмады, киресенчә, кар диңгезе аны тагын да йота барды. Инде нишләргә? Ичмасам, "катып" үлмәбез дип, җылыга кереп, кар күмеп киткәнен көтеп утыра башладык. Ә кар безнең белән шаярырга да, туктарга да җыенмый - ява да, ява.

    Күзләр - юлда. Барыбыз да өметләнеп нәрсәдер көтәбез. Ниһаять, бер УАЗик килеп туктады. Әкияттәге баһадирлардай дүрт ир ярдәме белән машинаны кар эченнән казып чыгардык. Бу машина безнең авыл ягына кайтканга, мин дә аңа утырып киттем. Юл чатына кадәр кайттым, хәзер аңа бер якка, миңа - икенче. Исән-сау кайтып җитәсемә өмет итеп, тагын юл чатында калдым. Ләкин бу юлы көтүләрем юкка булган икән. Күпме басып торганмындыр, инде тәнем суыктан берни тоймас дәрәҗәгә җиткән иде, башыма "мин монда үләм икән" дигән уй килде. Якты дөнья белән хушлашырга тотындым. Иң беренче булып әти-әнием, туганнарым исемә төште, аларның бу хакта ишеткәч, нинди хәлдә калуларын күз алдыма китердем. Үземнең яшь килеш "теге" дөньяга юл тотуым белән дә бер дә килешәсе килмәде: күздән яшьләр коелды гына. Елыйсын елап бетергәч, ниндидер рәхәтлек биләп алды: котырып дулаган буранга да ис китми башлады, үземне кызгану хисләре дә юкка чыкты - изрәп йоклыйсы, бары тик йоклыйсы гына килде. Инде вакыт чамасы да юкка чыккан иде.

    ...Күземә төшкән яктылыктан уянып киттем. Бер-ике метр чамасы гына ераклыкта трактор туктаган. Әллә атлап, әллә үрмәләп (ул мизгелне бөтенләй хәтерләмим) тракторга барып утыргач кына айнып киткәндәй булдым. Коткаручым безнең авылныкы булып чыкты. "Хатыным кич белән кайтасы иде, әллә автобус батып, юлда калдылар микән, дип эзләп чыккан идем, - диде ул. - Син кем кызы соң әле, юньле хуҗа этен дә урамга чыгармаслык көндә берүзең каян кайтып киләсең? - дип тә өстәде. Танышып, баштан кичкәннәрне сөйләп бетергәнче, авыл башына җиттек. Урам буйлап билдән кар ерып кайттым. Бикләгән капканы шакып, ачтырып кергәндә сәгать төнге унбер иде. Төн уртасында карга баткан кызын күреп, әни бөтенләй өнсез калды. Аны кочакладым да, кычкырып елап җибәрдем. Булган хәлләрне искә алып, төнге сәгать өчкә кадәр сөйләшеп, елашып утырдык.

    Күп еллар үтсә дә, барысы да бүгенгедәй хәтеремдә. Гомерлеккә сабак булды миңа бу төн. Җәен көчле яңгыр яуса, кышын буран чыкса, тынычлыгым югала. Юлда калган кешеләрне уйлап, догаларымны укыйм, исән-имин йөрүләрен сорап, Ходайга ялварам.

    фото: http://www.katavivan.ru/news/ekstrennoe-preduprezhdenie-13

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: