Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Булмас димә, дөнья бу!

    Күрмәгәнгә - әкият, күргән кешегә - чын, дигән әйтем бар. Бер танышым сөйләгән хәлгә мин дә башта ышанмый тордым. Булмас ла, мин әйтәм. Чак үпкәләтмәдем үзен. -Малай чагым. Икенче сыйныфны гына тәмамлаган идем әле, - дип тавышына серлелек биреп башлады ул хикәятен. -Әй, ул җәйге каникулларның тәме! Кичен болынлыктан гармун...

    Күрмәгәнгә - әкият, күргән кешегә - чын, дигән әйтем бар. Бер танышым сөйләгән хәлгә мин дә башта ышанмый тордым. Булмас ла, мин әйтәм. Чак үпкәләтмәдем үзен.

    -Малай чагым. Икенче сыйныфны гына тәмамлаган идем әле, - дип тавышына серлелек биреп башлады ул хикәятен. -Әй, ул җәйге каникулларның тәме! Кичен болынлыктан гармун тавышы ишетелә. Әтием гармунчы булгангамы, сабый чактан гашыйк инде мин җыр-моңга. Йокларга яткан булам да, әти-әни сизмәгәндә уенлыкка "таям". Гармун моңы чакыра кебек шунда.

    Менә шулай беркөн уенлыктан мыштым гына кайтып килүем иде. Төн уртасы булгандыр. Гадәттәгечә, капка астыннан керәм дә, имеш, әкрен генә юрган астына шуам. Башымны капка астына гына тыккан идем, күгәне ычкынып, агач капка муенымны кысмасынмы! Авыртудан бигрәк, буыла, тын ала алмый башладым. Кычкыра да алмыйм. Беттем, дип уйладым.

    Нәкъ шул мизгелдә... сарайдан кара киемле кеше килеп чыкты. Кай арада яныма килеп (капка белән сарай арасы шактый), бер кулы белән капканы күтәрде, икенче кулы белән өйнең ян тәрәзәсен дөбердәтергә тотынды. Бу тавышка әни, аның артыннан әти йөгереп чыкты.

    -Һай, балам, ни булды? - дип хафаланып мине коткарган арада кара киемле кешенең ничек юкка чыкканын берсе дә күрмәгән. Караңгыда танып та калмаганнар үзен.

    Кем булган соң ул? Ничек итеп нәкъ кирәкле мизгелдә килеп чыккан? Кара киемнән булгач, фәрештә дип әйтеп булмый. Яхшы ниятле җенме? Абзар иясеме?

    -Әзрәк салгалап йөри торган Рудник урысы бар бит, шул булгандыр әле, безнең сарайга кунарга кергәндер, - диде әти.

    -Ничек белгән соң ул улыбызның кысылганын? Исерек булса, ничек аңышып-килеп өлгергән? Бер минутка гына соңарса, улыбыз харап буласы иде бит, - дип каршы килде әни.

    Мине коткарып калучының нинди зат булуы, шулай итеп, сер булып калды. Шуннан соң мин могҗизаларга ышана башладым.

    Танышымның сүзләре мине дә аптырашта калдырды. Дөнья бу, ни булмас, мин әйтәм.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    фото: http://milinda.com.ua/viewtopic.php?f=55&t=79

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: