Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Булат КАМАЛОВ: "Мал санын киметүгә юл куймаска..."

    23 мартта Алабуга шәһәрендә агымдагы елда терлекләрне саклау, мал санын арттыру һәм көтү яңарту бурычларына багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды.

    Реклама

    Биредә ТР Министрлар Кабинеты, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Алабуга, Мамадыш, Кукмара, Лаеш, Әгерҗе, Менделеевск, Балык Бистәсе районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең консультантлары, әлеге районнарга караган хуҗалыкларның зоотехниклары, веттабиблары, ферма мөдирләре, көтү яңарту технологлары катнашты.
    Башта Мәдәният сараенда пленар утырыш үткәрелде. Аннан семинарда катнашучылар "Яшь Көч" җәмгыятенең эш тәҗрибәсе белән таныштылар.
    -Узган ел республика буенча 100 баш сыерга 80 бозау алынган. Актаныш (115), Әтнә (109), Кайбыч (102), Балтач (101), Саба, Чирмешән (99) районнары бозау алу буенча лидерлар сафында. Кукмара, Спас, Питрәч, Бөгелмә районнарына бу юнәлештә эшне яхшыртырга кирәк. Сөт җитештерү буенча Кукмара районының "Лельвиж" җәмгыятеннән сыер савучы Р.Капитонова республикада беренчеләр рәтендә. Ул һәр сыерга исәпләгәндә уртача көнлек савымны 26,5 килограммга җиткерде. Биредә 100 баш сыерга шуның кадәр үк бозау алына. Шулай ук әлеге хуҗалыктан Р.Ермолаева карамагындагы малларның тәүлек үсеше 843 грамм тәшкил итә. Кызганычка каршы, Алексеевск районының "Лесная поляна" җәмгыятендә Ю.Прыткова һәр сыердан 6 килограмм сөт сава. Мөгезле эре терлекләрдә төрле авырулар саны арта тора. Шуңа күрә бозау да юк, сөт тә ким, - диде ТР Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов, малларның баш саннары кимүенә, сөтнең азаюына, мөгезле эре терлекләрдә авыруларның артуына борчылу белдереп.
    Пленар өлештә Алабуга районы Башлыгы урынбасары Айрат Шәмсетдинов, "Яшь Көч" җәмгыяте җитәкчесе Рузилә Хадиуллина, "Вятские Зори" агрофирмасы веттабибы Анатолий Аксаков, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек җитәкчеләре һәм белгечләре чыгыш ясадылар.
    Семинар делегатлары Алабуга районының "Яшь Көч" җәмгыятенең Дөм-Дөм авылындагы сөт җитештерү фермасы белән танышты. Әлеге авыл районнан 50 километр ераклыкта урнашкан. Хуҗалык белән Рузилә Мирсәет кызы 12 ел җитәкчелек итә. 1100 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 330ы - савым сыерлар. 2700 гектар мәйданда сөрү җирләре бар. Узган ел әлеге көлсу туфракта югары уңыш үстергәннәр. Һәр гектардан уртача 36 центнер бөртеклеләр җыеп алынган.
    -Ашлыкның 50-60 проценты фуражга китә. Чөнки мал саны күп. Узган ел сөт сатудан 20 миллион сум, ә ит сатудан 6 миллион сум акчалата керем алынды. Терлекчеләребез хезмәт хакын вакытында ала. Ул уртача 11800 сум тәшкил итә. Хуҗалыкта төп хезмәтне 63 кеше башкара, шуның 20се башка авыллардан килеп эшли. Техникалар белән мактанып булмый. Шулай да ел саен бер заманча комбайн, трактор алабыз. Авыл яши. Аның халкы өчен эш җитәрлек. Авылны саклау төп максат булып тора, - ди "Яшь Көч" җәмгыяте җитәкчесе Рузилә Хадиуллина.
    Биредә торакларның чисталыгына, эшнең барышына, терлекләрнең туклануына, авыруларга каршы профилактик чараларга, бозаулатуга һәм терлекчеләрнең эш шартларына басым ясалды. Киңәшмәдә катнашучылар тәҗрибә уртаклашу барышында сыерларның аякларындагы авыруларны, маститны ачыклау һәм аны дәвалау юллары белән якыннан таныштылар.
    Соңыннан республиканың баш мал табибы Булат Камалов:
    -Терлек азыгы сыйфатлы, микро-макроэлементларга, витаминнарга бай булганда гына маллар көр булачак, сөт тә, ит тә артачак. Мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап калу өчен барысын да эшләргә кирәк. Малларны киметүгә юл куелмаячак... - диде киңәшмә-тәҗрибә уртаклашуга йомгак ясап.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: