Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәрәңгене кәнфит алыштыра алмый

    Узган ел бакчабызда бәрәңге уңмады. Югыйсә, сортын да алыштырып караган идек. "Түккән хезмәтебез әрәм, икенче елга утыртып та тормабыз. Әнә, килограммын 8-10 сумнан саталар, өч-дүрт капчык сатып алырга хәлебездән килер әле", - дип сөйләштек көзен, начар уңышка кәефебез китеп. Әмма син уйларсың, Ходай үзенчә хәл итәр, диләр бит: кибетләрдә бәрәңгенең...

    Узган ел бакчабызда бәрәңге уңмады. Югыйсә, сортын да алыштырып караган идек. "Түккән хезмәтебез әрәм, икенче елга утыртып та тормабыз. Әнә, килограммын 8-10 сумнан саталар, өч-дүрт капчык сатып алырга хәлебездән килер әле", - дип сөйләштек көзен, начар уңышка кәефебез китеп. Әмма син уйларсың, Ходай үзенчә хәл итәр, диләр бит: кибетләрдә бәрәңгенең бәясе 25-35 сумга кадәр күтәрелде. Моны күргәч, "Быел да бәрәңге утыртмый булмас", - дип, уебызны кабат үзгәрттек. Өй янында 10 сутый бакчаң җәелеп ятканда, бу хакка бәрәңге сатып аласы килми бит.

    Безнең кебек, бәрәңге үстерергәме- үстермәскәме дип икеләнеп йөрүчеләр аз түгелдер. Чөнки соңгы елларда йорт яны бакчалары мул уңыш белән сөендерми. Сәбәбе билгеле - корылык зыян китерә, моннан тыш, күпләр орлык яңартуга игътибар бирми, нәтиҗәдә, "картайган" сортның төрле авыруларга бирешүчәнлеге арта. Бәрәңгегә фитофтора чире, без күнеккән колорадо коңгызы гына түгел, нематода дигән корткыч та зыян сала башлады бит әле. Шуны күздә тотып, быел Татарстан кулланучылар берлеге рәисе Мәхмүт Фәттахов шәхси хуҗалыкларны авыруга бирешмәүчән сортлар белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәргән иде. Районыбызда мондый орлыкка кытлык юк: "Урал", Вахитов исемендәге хуҗалыклардан сатып алырга мөмкин. Әгәр халыкның яхшы бәрәңге орлыгына ихтыяҗы бар икән, аны һәр җирлектә үзәкләштерелгән төстә алып кайтып бирүне оештырырга мөмкин. Хәзерге вакытта район башкарма комитетында моңа заявкалар кабул ителә.

    Ә бәрәңгегә сорау зур.Узган ел районыбызда бер шәхси эшмәкәр бәрәңгене юып, 2,5 килограммлы төргәкләрдә сатуга чыгару белән шөгыльләнә башлаган иде.

    -Бәрәңгене "Урал" хуҗалыгыннан да сатып алабыз, башка төбәкләрдән дә эзлибез. Быел да аңа сорау зур булачак, - ди Марс Бариев. Районыбызда җитәрлек булса, чит җирләрдән бәрәңге эзләп йөрерләр идеме?

    Чыннан да, "икенче икмәк"нең мәйданы сизелерлек кимеде. Элек аны күмәк хуҗалыклар гына түгел, авылдагы һәр гаилә 25 сутыйлы бакчасында үстерә иде. Әле читтә җир кишәрлекләре алып та бәрәңге утырттылар, уңышның үзләреннән артып калганын сатып, гаилә бюджетына өстәмә керем алдылар. "Хезмәт даны" газетасының 2004 елгы төпләмәсеннән эзләп таптым: ул елны күмәк хуҗалыкларда 1775 гектарда "икенче икмәк" игелгән. Фермерлар аны 160 гектарда, шәхси хуҗалыклар 2800 гектарда үстергән. Чагыштырып карыйк: узган ел йорт яны бакчаларында бәрәңге утыртылган мәйданның гомуми күләме 2020 гектарга җыела. Ун ел эчендә ул 780 гектарга кимегән. Һәр гектардан кимендә 150 центнер уңыш җыеп алына дип исәпләсәк тә, 117 мең центнер бәрәңгедән колак какканбыз. Күмәк хуҗалыкларда да әлеге культурага игътибар кими бара. Узган ел аны нибары дүрт хуҗалык барлыгы 440 гектарда, фермерлар 112 гектарда, Кукмара аграр көллияте 14, мәктәпләр 6,5 гектарда үстерде. Агрофирмалар инвестор карамагына күчкәч, бу тармактан бөтенләй баш тарттылар, чөнки бөтен игътибар сөт җитештерүгә юнәлтелде. Бәрәңге игү бик мәшәкатьле эш бит ул, ел саен үзен акламый да. Ләкин бөтенләй зыянга эшли торган булса, аны вахитлеләр, ураллылар, востоклылар үстермәсләр иде. Вахитов исемендәге хуҗалыкта, мәсәлән, узган ел 200 гектарда 8 сорт бәрәңге игелде. Уңышы бик югары булды.

    -Бер килограмм бәрәңгенең үзкыйммәте 5 сум 50 тиенгә төште, ә бүген сату бәясе - 18 сум. Узган ел 30 миллион сумлык бәрәңге саттык, - ди хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов.

    Быел аның мәйданын 250 гектарга җиткерергә ниятлиләр. Фермер хуҗалыкларында да "икенче икмәк", яшелчә игүгә игътибар артыр кебек.

    -Узган ел 112 гектарда игелсә, быел гомуми мәйданын 150 гектарга җиткерергә планлаштырабыз. Әле моңа ирешү дә авыр, чөнки элита репродукцияле бәрәңге орлыгының килограммы 40-90 сум тора. Үстерсәң дә, бәлки, икенче елга аның бәясе төшәр. Элеккеге кебек, бәрәңге игү буенча дәүләт заказы булса, хөкүмәт тотрыклы сату бәясенә гарантия бирсә, күпләр бу эшкә курыкмыйча алыныр иде, - дип исәпли район фермер хуҗалыклары берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Баязитов.

    Авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча дәүләт тарафыннан көйләнгән система булмау шушы тармакта эшләүчеләр өчен төп баш авыртуы булып тора да. Кайчандыр меристема ысулы белән орлыклык материал әзерләүне җайга салып, аны үрчетеп, күп гектарларда яхшы сортлы бәрәңге игү белән шөгыльләнгән "Агрохимсервис" предприятиесенең эше дә берничә ел элек булган продукцияне сата алмаудан тукталды дип беләм. Ләкин тормыш бер урында таптанмый: кичә бер төрле булса, бүген - башкача. Россиягә каршы санкцияләр дә вәзгыятьне тамырдан үзгәртте. Бүген бәрәңгегә сорау зур, бәяләре дә җитештерүчеләр өчен канәгатьләнерлек. Хәзерләүләр системасын торгызып, анда да бәрәңге җыюны җайга салырга ниятлиләр. Шуңа, әйдәгез, көрәкләрне кайрый торыйк: май аенда бердәм булып, бакчаларда кабат эшкә керешербез. Бәрәңгесез булмый бит, җәмәгать, юкка гына аны "икенче икмәк" дип атап йөртмиләр.

    фото: http://buketkrasoty.cc/index.php?topic=36562.0

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: