Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәрәңге кулдан да, телдән дә төшми

    Вакыт агышын үзебез куалыйбызмы, әллә чыннан да ел фасыллары үзгәрә бара инде. Иртә язда ук бакча эшләренә керешәбез, билгеле, иртә утырткач, иртә җыеп та алырга кирәк. Инде август аена керүгә бәрәңге уңышы турында сөйләшә башлыйбыз. Хәл-әхвәл белешкән арада да бәрәңге үстерү, корткычлар белән көрәшү ысуллары, авырулары турында сорашырга җитешәбез. Быел...

    Вакыт агышын үзебез куалыйбызмы, әллә чыннан да ел фасыллары үзгәрә бара инде. Иртә язда ук бакча эшләренә керешәбез, билгеле, иртә утырткач, иртә җыеп та алырга кирәк. Инде август аена керүгә бәрәңге уңышы турында сөйләшә башлыйбыз. Хәл-әхвәл белешкән арада да бәрәңге үстерү, корткычлар белән көрәшү ысуллары, авырулары турында сорашырга җитешәбез. Быел да август ахырына бәрәңге казып, бакчасын җыештырып, кышка әзерләп куючылар бар иде.

    Ян бакчаларын тутырып бәрәңге үстерүчеләр соңгы елларда шактый кимеде. Бакчаларының күп өлешенә печән, күпьеллык үләннәр чәчәләр. "Бәрәңгене үзебезгә җитәрлек кенә утыртабыз. Эше күп, иртә яздан кара көзгә кадәр буразналар арасыннан керерлек түгел, бәрәңге үстерү шактый чыгымнар таләп итә, артыгын сатам дисәң дә, бәясе очсыз, үзен-үзе акламый", - диде бер танышым. Хәзер бит кибетләрдә дә, елның кайсы фасылы булуга карамастан, җиләк-җимеш, яшелчәнең барлык төрләрен сатып алырга була. Җирләренең күп өлешендә бәрәңге иккән фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да быел икенче икмәкне киметкән икән.

    -Районда күпләп бәрәңге үстерү белән утызлап фермер хуҗалыгы шөгыльләнә. Соңгы елларда, яңгырлар вакытында яумау сәбәпле, бәрәңгенең уңышы чагыштырмача түбән булды. Базарда сату бәясе дә 10-12 сум гына. Ә үстерү чыгымнары күпкә югары: супер элиталы бәрәңге орлыгының бер тоннасы 45-50 мең сум тора, техникага ягулык сатып алырга, хезмәт хакы түләп кешеләрне эшләтергә кирәк, чөнки бездә әле комбайннар юк. Бүгенге көндә иң күп кул хезмәте таләп итә торган эшләрнең берсе бу, - диде Кукмара районы фермерлар берлеге рәисе, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Баязитов. -Күпләп нәрсә дә булса үстерер өчен аны урнаштыру, сату урыны да алдан билгеле булырга тиеш. Фермерлар берлеге район авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә эшли. Киңәшләшеп, планлаштырып эшләгәндә генә нинди дә булса уңышларга ирешергә мөмкин.

    Соңгы елларда бәрәңгедә төрле авырулар барлыкка килү дә бакчачыларның күңелен төшерде. Нематода да икенче икмәккә саллы гына зыян салды. Бу чир белән ничек көрәшергә белмичә, халык аптырашта калды. Зөфәр Баязитов бәрәңгедән мул уңыш алыр өчен җирне тиешенчә эшкәртергә, бәрәңге орлыгын дүрт ел саен алыштырырга киңәш итә.

    -Һәр сорт бәрәңгенең өлгерү вакыты бар, шуннан соңга калмый җыеп алырга кирәк, чөнки аның авыруларга каршы тору көче торган саен кими. Без "Ред Скарлетт", ""Рокко", "Беллароза", "Жуковский", "Петербургский" сортларын үстерәбез, шулай ук яңа сортларны кайтарту, аларны безнең табигать шартларында сынап карау өстендә дә эшлибез. Көздән арыш, горчица чәчеп калдыру да туфракның уңдырышлылыгына йогынты ясый. Елына күрә быел бәрәңге начар түгел, гектардан уртача 180-200 центнер уңыш чыга, - диде район фермерлар берлеге рәисе.

    Реклама

    Зөфәр Баязитов белән сөйләшкән арада мәктәп еллары искә төште. Ул вакытларда хуҗалыкларда күпләп бәрәңге игелә иде. Аны җыеп алу өчен укудан туктатканнарын түземсезлек белән көтә идек. Бер яктан караганда, самимилегебез белән, дәресләрдән ял итәбез, дип уйласак, икенчедән, бигрәк күңелле иде шул бергә-бергә эшләүләре. Кырда пешереп ашаган бәрәңгенең дә тәмен берни белән алыштырырлык түгел.

    Нургали МӨХӘММӘТҖАНОВ, Битләнгер авылы, фермер:

    -Бәрәңге игү белән унбиш ел шөгыльләнәм. Аны быел унбиш гектарда үстердек, утыз гектарга җиткергән чаклар да бар иде. Әмма сату бәясенең түбән булуы, төрле чирләр барлыкка килү сәбәпле, күләмен киметергә туры килде. Күпләп саклау урыны да кирәк бит. Менә бүген бәрәңге алуга керештек. Көне дә бик матур: кояшлы, аяз. Поч.Кучук, Түбән Өскебаш, Чарлы авылыннан укучы балалар белән эшлибез. Дүрт-биш көн эчендә уңышны җыеп алырбыз, дип уйлыйм. Техникабыз җитәрлек. Ике бәрәңге казыгыч эшли. Балаларның укуына хилафлык китермичә, эшне тиз арада төгәлләргә кирәк. Шуңа күрә басуда бәрәңгене бергә чүпләтеп, соңыннан хатын-кызлар белән эрегә, вакка аерачакбыз. Елына күрә уңыш зарланырлык түгел. "Рокко" сортына өстенлек бирәбез, ә "Скарлетт" сары эчле булгач, халык бик ошатып җиткермәде.

    Васыйл САФИН, Сабанчино авылы, фермер:

    -Бәрәңге үстерү белән унике ел шөгыльләнәбез. Икенче икмәкне быел ун гектарга утырттык. Сугаруны, артык ашлама кертүне хупламыйм, андый бәрәңгене саклавы авыр. Аллага шөкер, быел уңыш әйбәт. "Гала", "Невский", "Удача", "Ароза" сортларына өстенлек бирәбез. Эре бәрәңгене басудан ук сатып җибәрү ягын карыйм. Әлегә аны күпләп сату бәясе 10 сум, әмма алдагы көндә ничек булачагын кистереп әйтеп булмый. Кырда Сабанчино, Ош.Юмья авылларыннан 15-20 кеше эшли. Аларга көненә 600 сум исәбеннән хезмәт хакы түлим. Бездә халык бик тырыш, эшчән, хезмәтләреннән мин бик канәгать.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: