Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәла-казалардан сак булыйк

    Үткән атнада район Мәдәният йортында бәхетсезлек очракларын кисәтү, эш урыннарында уңай хезмәт шартлары булдыруга контрольлек итүне арттыру максатыннан, оешма-предприятиеләрнең хезмәтне саклау буенча инженерлары, инспекторлары, профсоюз рәисләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында "Район предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәтне саклау" дигән темага семинар-киңәшмә үткәрелде.

    Реклама

    Бәхетсезлек очраклары безне һәркайда диярлек сагалап тора. Элек-электән килгән "Сакланганны Ходай саклый" дигән әйтем бүгенге ыгы-зыгылы тормышта аеруча актуаль яңгырый, чөнки кешенең хәвеф-хәтәргә юлыкмавы еш кына аның үз-үзен тотышыннан да тора. Тәүлекнең нинди вакыты һәм кайда булуыбызга карамастан, үзеңнең һәм башкаларның куркынычсызлыгы турында онытмау мөһим. Өйдә тигез урында да травма алырга - егылырга, ит яки яшелчә тураганда кулыңны кисәргә, кайнар кәстрүл капкачын ачканда пешәргә мөмкинсең. Ә инде имгәнү куркынычы зуррак булган производствода техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү аеруча зарур. Шуңа күрә оешма-предприятиеләрдә әлеге кагыйдәләрне кагылгысыз үтәү барлык хезмәткәрләр өчен дә мәҗбүри шарт булып тора.
    -Теләсә нинди техник процессны үтәгәндә һәм оештырганда кеше тормышын һәм сәламәтлеген саклауга бәйле мәсьәләләр иң актуаль һәм мөһим сорауларның берсе булып тора һәм торачак, - дип, семинарны башлап җибәрде "Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе" коммерцияле булмаган оешма рәисе Ф.Габдрахманов. - Соңгы вакытта Президент Р.Миңнеханов тарафыннан да бу мәсьәләгә нык игътибар бирелә. Ел саен Россиядә 4 меңгә якын кеше производствода алган травмалардан үлә, ә Татарстанда 100дән артык кеше вафат була. 75-80 мең россияле авыр җәрәхәтләр алса, Татарстанда ел саен меңгә якын кеше зарар күрә. Беренчел һөнәри авырулар саны да уйланырга мәҗбүр итә: Россиядә якынча 7 мең кеше исәпкә алынса, Татарстанда бу сан якынча 300 кешене тәшкил итә.
    Авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать районы булган Кукмарада хезмәтне саклау торышы белән семинарда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары С.Җамалиева таныштырды.
    Безнең районда олы һәм кече предприятиеләрдә барлыгы 10 меңнән артык, кече һәм урта эшмәкәрлектә 6 меңнән артык кеше хезмәт куя. 1381 шәхси эшмәкәр, 241 җаваплылыгы чикләнгән ширкәт, 127 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Районда хезмәтне саклау, бу өлкәдәге территориаль программаны тормышка ашыруда күзәтчелек итү өчен координацион совет төзелгән. Узган ел советның 4 утырышы үтеп, анда производствода үлем һәм авыр җәрәхәтләр алу очрагы, производство травмалары күп булган предприятие җитәкчеләренең чыгышлары тыңланган, хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклауны яхшырту буенча чаралар планлаштыру, хезмәтне саклау буенча предприятие-оешма җитәкчеләренең, белгечләрнең үзвакытында укуларын тәэмин итү, коллектив килешүләр төзү, һөнәри авырулар, язгы кыр һәм урып-җыю эшләре вакытында эшчеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча һ.б. мәсьәләләр каралган.
    -2011 елда районда 15 кеше производстводагы бәхетсезлек очрагыннан (2010 елда - 22 кеше) зарар күрде, алардан 3 кеше авыр җәрәхәт алды, 1 кеше үлде. Зарар күрүчеләрнең хезмәткә яраксызлыгы 1060 көнне, барлыгы 284187,41 сумны тәшкил итте, - дип чыгышын дәвам итте С.Җамалиева. - Хезмәтне саклау буенча чаралар өчен 2011 елда предприятиеләр 26 миллион 707 мең сум акча сарыф иттеләр, шул исәптән бер эшчегә 4882 сум (2010 елда бу сан 1319 сум иде) акча туры килә. Хезмәтне саклау буенча шартлар тудыруда барлык таләпләрне үтәүче Кукмара савыт-сабалар заводы башкалар өчен үрнәк булып тора.
    Һөнәри авыруларны, производстводагы травмаларны кисәтү һәм оешмаларда һөнәри хәвеф-хәтәрләрне киметүдә төп фактор булып хезмәт шартлары буенча эш урыннарын аттестацияләү тора. Узган ел 1862 эшләүче булган 808 эш урыны 458 мең сумга аттестацияләнгән. 97 җитәкче һәм белгеч хезмәтне саклау буенча укуда булып кайткан.
    ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары И.Мөхәммәтшинның үз чыгышында китергән саннары һәм мисаллары һәркемне сагайта, уйланырга мәҗбүр итә.
    - Идел буе федераль округының башка өлкәләре белән чагыштырганда узган ел Татарстанда производствода үлүчеләр саны күпкә артык, быел исә 21 хезмәткәр эш урынында һәлак булды, - диде ул. Россия буенча һәлак булган 5 балигъ булмаганнарның 3се Татарстанга туры килә. Соңгы 5 ел эчендә республикада дәүләт инспекторлары тарафыннан 288 производство травмасын яшереп калдыру очрагы ачыкланды (шуларның 49ы үлем белән тәмамланган). Анализдан күренгәнчә, һәрбер өченче травма - югарыдан егылып төшү, һәр бишенчесе - төзек булмаган җиһазларны эксплуатацияләү, һәрбер унынчысы - материаллар һәм җир җимерелү сәбәпле килеп чыга. Бәхетсезлек очракларының 20 процентын транспорт фаҗигаләре тәшкил итә. Узган ел дәүләт инспекторлары тарафыннан республикада 1737 тикшерү үткәрелеп, хезмәтне саклау турындагы законны бозу буенча якынча 17 мең очрак ачыкланды.
    "Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе" коммерцияле булмаган оешма каршында эшләп килүче Совет рәисе Н.Клевачев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле А.Волкова, ТР социаль иминиятләү фондының төбәк бүлеге рәисе Б.Ситдиковларның чыгышлары да семинарда катнашучылар өчен өстәмә мәгълүматлар бирде.
    Семинар ахырында Россиянең төрле төбәкләре белән хезмәттәшлек итүче "Техноавиа-Казан" ҖЧШ директоры урынбасары А.Алексеев һәм "AnseII" компаниясенең менеджеры А.Бродневлар "Шәхси саклану чараларын дөрес итеп сайлап алу производство травмаларының кимүенә нигез булып тора", - дип, үзләре җитештергән продукцияләр белән таныштырдылар һәм фойеда күргәзмә дә оештырдылар.
    Эш - эш белән, ә кеше сәламәтлеге, аның тормышы иң зур байлык икәнен онытмаска, моның өчен барлык чараларны да тиешенчә, үз вакытында үтәргә кирәк. Семинарда бу фикер кызыл җеп булып сузылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: