Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәхетле әни

    Сәрдекбаш авылында яшәүче, үзенең бар гомерен күмәк хуҗалыкта эшләүгә багышлаган Гөлзия Касыйм кызы Мортазинага шушы көннәрдә 55 яшь тула.

    Реклама


    Урта мәктәпне тәмамлап, авыл хуҗалыгы белән бәйле уку йортында белем алганнарның да күбесе хәзер үз белгечлекләре буенча эшләми. Нигәдер авыл хуҗалыгы өлкәсеннән өркиләр. Югары белемле агроном, ветеринария табибларын сәүдә өлкәсендә, хокук саклау органнары һәм башка оешмаларда очратуга да күнегеп барабыз. Ә менә 8нче сыйныфтан соң фермада эшли башлаган 15 яшьлек кыз турында ни диярсез?! Әйе, Гөлзия ханым кечкенәдән "батыр" йөрәкле, курку белмәс булып үсә, малайларың бер якта торсын - тракторын да сүтеп-җыя, арба да тага...
    -Минем Янил һөнәри училищесында укыйсым, тракторчы һөнәрен үзләштерәсем килгән иде, әтием генә ризалык бирмәде. Ходайның рәхмәте, 9 ел фермада эшләгәннән соң, барыбер тимер-томыр арасына "килеп кердем", инде менә 30 ел склад мөдире вазыйфасын башкарам,- ди ул. - Гомерем буе ир-атлар арасында эшләсәм дә, хөрмәт иттеләр, беркайчан кыек сүз әйткәннәрен хәтерләмим. Һәр транспортка кирәкле тимер-томырны яттан белгәнгә, инженер дип йөртәләр алар мине. Киңәш-табыш сорап мөрәҗәгать иткән яшьләргә дә ярдәм итәм. Тормыш булгач, гаиләдә аңлашылмаучанлыклар, низаглар да чыкмый калмый бит ул. Андый вакытларда сабыр булып, төптән уйлап эш итәргә, һәр сүзеңне үлчәп сөйләргә, килеп туган проблемалардан чыгу юлларын бергәләп хәл итәргә өйрәнергә кирәк - яшьләргә шуны да аңлатам.
    Гөлзия апа 21 яшендә сыйныфташы, партадашы, төс-биткә чибәр, тырышлыгы, акыллы булуы белән тирә-юньдә дан тоткан авылдашы Нурислам абыйга тормышка чыга. Инде менә дистә еллар бер-берсен хөрмәт итеп, күз карашлары белән генә дә аңлашып, бик матур, үрнәк гаилә булып яшиләр, өч ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Балаларының да инде үз тормышлары: Нурсил белән Марсель гаилә корганнар, Рәдиф - Казанда, ә төпчекләре Илзинә Кукмарада эшлиләр.
    -Атна азагында балаларның барысы да бергә җыелалар. Аларның шат йөзләрен күрү безнең өчен әйтеп бетергесез зур сөенеч,- ди бәхетле әни. - Киленнәрем дә тәүфыйклы, "әти-әни" дип безнең өчен өзелеп торалар. Йортыбызны тутырып уен белән мәш килүче дүрт оныгыбызга куанып бетә алмыйбыз. "Баланың баласы балдан татлы була",- дип юкка әйтмиләр шул. Исән-сау булсыннар, хәсрәтләрен күрергә язмасын иде инде. Икенче улыбыз Марсель, армия хезмәте узганда Чечен республикасына җибәрелгәч, төн йокыбыз качкан, кайгы-хәсрәт утында янган идек. Сугыш утын үз башыннан кичереп, өйгә сау-таза кайтып кергәч кенә эчебезгә "җылы" керде. Аллага шөкер, йорт салып башка чыгарырга да өлгердек инде үзен.
    2005 елда Мортазиннар гаиләсенә сынауларның иң зурысы килә. Күршеләрендә чыккан янгын вакытында мизгел эчендә ялкын телләре йорт-кураны ялмап ала, капка баганасыннан кала бар мөлкәт кара күмергә әйләнә.
    -Мондый кайгыны дошманыма да теләмәс идем. Үз башына төшкән кешегә бик авыр ул. Яңа йорт тергезүдә балаларның өлеше чиксез зур булды. Шул чагында ярый әле өч улыбыз булган, дип сөенеп бетә алмадым,- ди Гөлзия апа.
    Үзләре тырыша, Ходай булыша. Бүгенге көндә бар уңайлыклары да булган, иркен, зур йортта яшиләр, абзар-кура тутырып мал-туар асрыйлар алар. Янәшәдә генә яшелчә, җиләк-җимеш бакчалары. Иртә яздан көзгә кадәр өйнең тирә-юнен гөлбакчага әйләндерүдә дә хуҗабикәнең өлеше чиксез. Тормыш юлдашы Нурислам абыйга, уллары, киленнәре, кызы, оныкларына да бик кирәк һәм кадерле ул. Әнә бит төпчеге Рәдиф тә:
    -Өч ул үстерү бер дә җиңел түгел. Кирәк вакытта усал да, йомшак та була белде ул, кечене-кече, олыны-олы итәргә өйрәтте. Кайчан кайтып керсәк тә, өебез җылы, тәмле ашлары пешкән аның. Әти белән тигезлектә гомер итсеннәр иде. Аларның киңәшләрен тотып яшәргә тырышу - безнең төп максатыбыз,- ди ул.
    Сәрдекбаш авылыннан әлеге гаилә өчен сөенеп, җылы тәэсирләр белән кайттык. Йортларыннан беркайчан да бәрәкәт китмәсен иде аларның.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: