Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәхетемне Кукмарада таптым

    Әхмәтшина Людмила Викторовна - үзенең киез итекләре белән бөтен дөньяга танылу алган киез итек-киез комбинатында иң озак эшләүчеләрнең берседер, мөгаен. Эш стажы дүрт дистә елга якын аның. Омск җиңел промышленность техникумында белем алганда Кукмара якларына практикага җибәрелә ул. Себердә туып-үскән 18 яшьлек кыз Кукмараның түгел, Татарстанның да кайда икәнен белмәгәндер...

    Реклама


    -Кукмараның данлыклы итек фабрикасында практика узармын, биредә насыйп ярымны очратырмын, соңыннан бар гомеремне әлеге өлкәдә эшләүгә багышлармын дип кем уйлаган?! Әмма беркайчан үкенмәдем, туган җиремнән меңнәрчә чакрым читтә таптым бит мин үз бәхетемне. Техникумны тәмамлаганнан соң хезмәт юлымны 1974 елда фабрикада мастер ярдәмчесе булып башлап җибәрдем. Кукмара егетенә тормышка чыккач, бераз Яр Чаллыда яшәп алдык та, кабат бирегә кайтып төпләндек. 37 ел киез итек-киез комбинатында эшләү дәверендә лаборатория, цех начальнигы вазыйфаларын башкардым. 13 ел баш инженер эшен алып бардым. Хәзер җитештерү мөдире булып эшлим. Хезмәтемне яратып, күңел биреп башкарганлыктан, ару-талчыгуны бөтенләй сизми идем. Хәзер дә шатланып эшкә киләм, тыныч күңел белән, сөенеп өемә кайтам,- ди ул.
    Баш инженер вазыйфасына алынганчы Людмила Викторовнага комбинатның иң зур һәм җаваплы участогы - түшәү цехын җитәкләргә туры килә. Ныклы оештыру сәләтенә ия булуы аңа һәркем белән уртак тел табарга, алга куелган бурычларны үзвакытында башкарып чыгарга, һәр эшне күз уңында тотарга мөмкинлек бирә. Биредә алынган эш тәҗрибәсенең алга таба югары баскычларга күтәрелүдә дә ярдәме тими калмый, билгеле.
    Людмила Викторовна белән берлектә предприятиедә җитештерүне модернизацияләү программасы эшләнә һәм тормышка ашырыла. Төп җитештерү цехын реконструкцияләү һәм җиһазларны яңартуга зур урын бирелә анда. Программа кысаларында предприятиенең җитештерү көче артып, елга 1,5 миллион пар киез итек эшләнә башлый, өстәмә 90 хезмәт урыны булдырыла. Шулай ук әзерләү, төпләү, басу цехларында зур күләмле модернизацияләү эшләре башкарыла. Чигү машиналары алынганнан соң киез итекләрнең генә түгел, киез эшләнмәләрнең дә дизайны яхшыра. Чигүле, мех каймалы, аппликацияле киез итекләргә сорау бүгенге көндә аеруча зур.
    -Баш инженер булып эшләү бер дә җиңелләрдән түгел ул. Җитештерү, технологик процесслар өчен җавап бирәсең. Хезмәт шартларын яхшырту, предприятиедә хезмәт куркынычсызлыгын саклау мәсьәләләре дә баш инженер өчен игътибар үзәгендә булырга тиеш, - ди Людмила ханым.
    Комбинатта эшләүгә бар көчен, гомерен багышлаганы, тырыш хезмәте өчен 37 ел эчендә күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә, "Казанның 1000 еллыгы" медале бирелә аңа.
    Людмила Викторовнаның бәхетле булуы йөзенә чыккан: күзләре нур булып балкый аның. Коллективта хөрмәткә лаек хезмәткәр булса, балалары һәм оныкларына яраткан әни һәм әби дә ул. Евгений белән Марат икесе дә Казан авиация институтын тәмамлыйлар, Елена исә Казан сәүдә-икътисад техникумында белем ала.
    -Өчесенең дә инде үз тормышлары, барысы да Казанда яшиләр. Алты оныгым бар, - ди Людмила ханым. -Балаларның үз шөгыльләре булу, тигез-матур итеп яшәүләре - чиксез зур куаныч. Ялларга сагынып көтеп алам үзләрен. Исән-сау була күрсеннәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: