Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бәхет формуласы: яраткан хезмәт һәм тату гаилә

    Яшең үргә менгән саен үткәннәргә ешрак әйләнеп кайтасың. Адәм баласы шулай корылган инде: җиңел яшәлмәсә дә, еракта калган еллар сагындыра. Истәлекләрнең яктысы да, сагышлысы да бердәй тынгылык бирми. Күңелне биләгән хисләр кайчак төн йокыларын качыра. Кукмарада яшәүче Тәфкил Нуриевның Луиза ханым белән тормыш коруларына 50 ел булган. Лаеклы, үрнәк тормыш...

    Яшең үргә менгән саен үткәннәргә ешрак әйләнеп кайтасың. Адәм баласы шулай корылган инде: җиңел яшәлмәсә дә, еракта калган еллар сагындыра. Истәлекләрнең яктысы да, сагышлысы да бердәй тынгылык бирми. Күңелне биләгән хисләр кайчак төн йокыларын качыра.

    Кукмарада яшәүче Тәфкил Нуриевның Луиза ханым белән тормыш коруларына 50 ел булган. Лаеклы, үрнәк тормыш юлы узган алар. Луиза ханым гомерен балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлаган. Әйтергә генә ансат: 43 ел буе Кукмара 2нче урта мәктәбендә физика-математика фәнен укыткан. Лаеклы ялга чыкканына чирек гасыр үтсә дә, күпсанлы укучылары аны әле дә онытмыйлар, хөрмәт итәләр. Тәфкил абый исә халык хуҗалыгының нинди генә өлкәләрендә сынап карамаган үзен! Тырыш нәселдән булуы үзенә ышанып тапшырылган һәр эшне җиренә җиткереп үтәргә ярдәм иткән. Сүзне ерактан, ата-бабалары турындагы хатирәләрдән башлады ул:

    -Әтием Фазлыйәхмәт Зур Кукмара авылында нык хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Бабам Нурый Рәхимовның зур йорты булып, хуҗалыгында ике ат, сыерлар асраганлыктан, үткән гасырның 30нчы елларында аларны, кулаклыкта гаепләп, барлык мал-туарын колхозга алалар. Җирне "коры" кул белән эшкәртә алмыйлар бит инде: әтием, тәвәккәлләп, төнлә колхоз абзарыннан үз атын алып чыгып сукалый. Социалистик милеккә кул сузганы өчен "Себер китү" куркынычы янагач, авылдан чыгып югалырга мәҗбүр була. Соңрак йорт-җирләре сүтеп алына, тар-мар ителгән хуҗалыкның капкасы гына утырып кала. Гаепсездән гаепле бабама исә озак вакытлар тикшерү астында булып, төрмә шулпасын байтак эчәргә туры килә. Шуннан соң гына авылга әйләнеп кайтып, гаиләсе өчен начар гына булса да өй җиткерә, үзе кирпеч заводына эшкә урнаша. Дөньялар бер кат тынычлангач, әтием дә кайтып, Кукмара элеваторында эшли башлый. Шуннан армиягә алынып, солдат хезмәтен үти.

    Әйе, ата-бабалар күргән михнәт-газаплар бәгырьләрне әле дә өтәли. Ә алар тормышындагы кызыклы вакыйгалар буыннан-буынга күчеп сөйләнә. Тәфкил абыйның да хәтер сандыгында саклана шундый истәлек. Әтисе Фазлыйәхмәтнең Туембаш авылы кызы, 17 яшьлек Сәлимәгә күзе төшә. Әмма аны шул авыл егете, оста көрәшче Хаҗип та ярата икән. Егетләр сабантуй бәйрәме алдыннан сүз куешалар: көрәштә кем җиңә, шул Сәлимәгә өйләнә. Мәйдан уртасында ахырдан батырга лаек икесе генә кала алар. Шактый гына бил алышканнан соң Фазлыйәхмәт көндәшен күтәреп җиргә сала. Шул ук җәйдә ул Сәлимә белән тормыш корып җибәрә. 1937 елда беренче балалары Тәфкил дөньяга аваз сала.

    Реклама

    Кечкенәдән үк техникага тартыла ул. Биектау училищесында тракторчы-машинист белгечлеген үзләштереп, хезмәт юлын Кукмара "Сельхозтехника"сында тракторчы булып эшләүдән башлый. Армиягә китеп, Сахалин утравында чик буе гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайтуына, аны туган колхозындагы электр станциясенә моторист итеп алалар. Генератор куелган трактор двигателе Зур Кукмара авылына һәм фермага иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә ут бирә. 60нчы еллар башы була бу. Шул ук елны Тәфкил абый кабат "Сельхозтехника"га шофер булып урнаша. Кичке мәктәптә укып, белемен күтәрә. Эретеп ябыштыручы, Әгерҗедә укып, тепловоз машинисты ярдәмчесе һөнәрләрен үзләштерә. Тимер юлларны дүрт ел буе гизгәннән соң, Кукмарага әйләнеп кайта. Типография мөдире, райкомның оештыру бүлегендә инструктор, XXI партсъезд исемендәге колхозның профсоз комитеты рәисе, Зур Кукмара авылында авыл советы җитәкчесе, район гражданнар оборонасы штаб начальнигы - менә шундый җаваплы вазыйфаларны башкарып, 1998 елда лаеклы ялга чыга ул. Кимсетү-рәнҗетүләрне күп күргән бабасы оныгының мондый уңышлары өчен сөенеп туя алмас иде.

    Ирле-хатынлы Нуриевларның үз балалары да тәүфыйклы, эш сөючән булып үскәннәр. Олы кызлары Энҗе әнисе кебек үк укытучы һөнәрен сайлаган, Казанда яши. Уллары Алмаз - торак-коммуналь хуҗалыкта газ операторы, Нияз - шәхси эшмәкәр. Һәркайсының үз гаиләсе. Балдай татлы алты онык белән сөендергәннәр алар әти-әниләрен. Менә шулай бергә-бергә гөр килеп, үз көчләрендә булуларына шатланып, кадерле истәлекләргә бирелеп яшәп ятулары Луиза һәм Тәфкил Нуриевларның.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

    фото: http://www.do.tgl.ru/index.php?cstart=15&

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: