Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бүген гади халык баласы үз тырышлыгы белән укырга керә аламы?

    Бүген гади халык баласы үз тырышлыгы белән укырга керә аламы? Кайберәүләр әйтүенчә, безнең заманда хәтта Ломоносовларга да җиңел булмас иде. Әллә алай ук түгелме? Кичә "Татмедиа" агентлыгында узган очрашуда әнә шундый фикерләр ишетелде. - Сәләте, белеме булган укучыга вузга укырга керү өчен бернинди киртәләр дә юк. Без укыган заманнар белән...

    Бүген гади халык баласы үз тырышлыгы белән укырга керә аламы? Кайберәүләр әйтүенчә, безнең заманда хәтта Ломоносовларга да җиңел булмас иде. Әллә алай ук түгелме? Кичә "Татмедиа" агентлыгында узган очрашуда әнә шундый фикерләр ишетелде.

    - Сәләте, белеме булган укучыга вузга укырга керү өчен бернинди киртәләр дә юк. Без укыган заманнар белән чагыштырганда, хәзер бюджет урыннары күбрәк тә бирелә әле. Ә мәктәп тәмамлаучылар азрак. Бүген мөмкинлекләр җитәрлек. Әнә бит студентлар исемлеген дә компьютер билгели. Димәк, хәрәмләшүгә дә урын калмый, - ди КИТТУ-КАИның ректоры Альберт Гыйльметдинов.

    Әйтүләренә караганда, вузга баручылар өчен быел мөм­кинлекләр тагын да арткан. БДИ нәтиҗәләреннән тыш, укучының укудагы казанышлары да исәпкә алына. Әйтик, һәр вуз моның өчен 10 баллга кадәр өсти ала. Казан дәүләт медицина университеты мәктәпне көмеш һәм алтын ме­дальгә тәмамлаучы­ларга 6 балл бирергә булган, ә спорттагы уңышларга - 1 балл. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге вузда максатчан программа буенча укырга керүчеләр (целевиклар) бюджет урыннарының 60 процентка якынын тәшкил итә. Саннар кайсы районда яки шәһәрдә нинди табибларга ихтыяҗ булудан чыгып бүленә. Ә башка вузларда андый урыннар 15 процент чамасы каралган. Аның каравы биредә рус әдәбиятыннан язылган инша нәтиҗәләренә карап тормыйлар. Федераль вузда алтын медаль өчен - 3, спорт буенча уңыш­ларга - 2, олимпиада җиңүче­ләре, призерларына 1-2 балл бирелә. Кыс­касы, белем­лерәк, тырышрак бул­саң, яхшы­рак. Ә иң яхшысы - олимпиада җиңүчесе булу. Әйтик, Казан дәүләт медицина университетында 17 олимпиада җиңү­чесен бәйгесез генә кабул ит­кәннәр. Билгеле, болар - халы­к­ара, дөньякүләм әһәмияткә ия олимпиадалар.

    Моңа кадәр Мәскәүдәге мәгариф түрәләре бюджет урын­нарын биргәндә юмарт булды. Киләсе елда исә гуманитар белгечлекләрне шактый гына кыскарту көтеләчәк. КФУ проректоры Рияз Минзарипов белдергәнчә, бүгенгә аларда әллә ни кыскартулар юк. Ләкин 2016 елга икътисадчы, юристлар саны күпкә кимергә мөмкин. Бүген инде әти-әниләр дә, абитуриентлар да инженер, техник белгечлекләренә укуның файдасын аңлый башладылар кебек. Быел КАИда инженер белгеч­лекләр өчен бушлай урыннар саны шактый арткан. Вузларда алга таба магистратура юнәлеше өчен дә урыннар күбрәк бире­ләчәк. Сүз уңаеннан, КАИ быел башкалада инженерлар әзер­ләүче лицей ачарга җыена. Анда 7-10 нчы сыйныф укучыларын кабул итәчәкләр. Аны тәмамлап, төп вузга баручылар күпмедер дәрәҗәдә өс­тенлеккә ия булачак. Гомумән, бүген лицей тәмамлап, шушы юнәлештә укырга керүчеләрне дә вузларда ике куллап алалар. Мәсәлән, КФУның Лобачевский исемен­дәге лицеен тәмамлау­чыларның 85 проценты федераль вузга укырга җиңел генә кереп бара.

    КФУ дигәннән, күптән түгел бу уку йортында татар һәм рус теле укытучыларын әзерләүгә 50 генә урын (элек 100 иде) бирелүен, ә милли мәктәпләр өчен математика укытучылары әзерләүне бөтенләй туктатырга җыенуы турында хәбәр иттеләр. Янәсе, Мәскәү бюджет урыннары бирмәгән икән. Ә математика укытучыларын татар телендә биш ел әзерләү өчен 5 миллион сум акча кирәк. Минзариповтан яңалыклар турында кичәге очрашуда да сорадылар. Ул өмет­ләнерлек сүз әйтмәде.

    Бүген югары уку йортларында документлар кабул итү төгәл­ләнәчәк. Ә инде 4 августта беренче исемлекләр игълан ителәчәк. Башкала вузларында абитуриентлар туплау буенча проблема юк. Аларның саны җитәрлек. КФУда бакалавриат, белгечлек юнә­лешләре буенча 3 меңнән артык бюджет урыны булса, абитуриент­ларның 4,5 меңнән артыгы инде документларының төп нөсхәсен тапшырган. Монда бер урынга 11 кеше дәгъва кыла. Шулай да ректорлар абиту­риентларның белеменә нинди бәя бирә соң?

    - Югары уку йортларына керүчеләрнең белеме елдан-ел арта бара. Узган елга караганда быелгыларның имтихан нә­тиҗәләре яхшырак, - ди Альберт Гыйльметдинов. КФУга килүче­ләрнең уртача баллы былтыр 76 балл булса, быел да моннан ким булмаска охшаган. Ә чын белем исә студент булгач беленәчәк.

    Реклама

    Сәрия САДРИСЛАМОВА
    Ватаным Татарстан
    № 106 | 24.07.2015

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: