Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Безнең Булатов

    Булатов Атлас Минхәер улы 1928 елның 10 гыйнварында Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы Урдалы авылында туа. Авыл хуҗалыгы техникумын, Мәскәүдә Югары партия мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын авыл Советы секретаре булып башлап, район, МТС зоотехнигы, колхоз рәисе, район авыл хуҗалыгы инспекциясе җитәкчесе була, Мамадыш, Саба, Кукмара районнарында партия, Совет органнарында җаваплы эшләрдә...

    Реклама

    1965-1980 елларда Кукмара районының җитәкчесе булган Атлас Минхәер улы Булатов - халык күңелендә якты истәлекләр калдырган, районның республика күләмендә танылып, халык хуҗалыгының һәр тармагы буенча күркәм уңышларга ирешкән чорында КПССның Кукмара райкомы беренче секретаре вазыйфаларын башкарган олы шәхес.
    Районнан киткәненә егерме еллап вакыт үткәч, узган гасырның 90нчы еллар ахырында Кукмара мех фабрикасының юбилеена хөрмәтләп, олы кунак итеп дәштеләр Атлас Минхәеровичны. Коммунистлар партиясен тәнкыйтьләп, яңа тормыш башланган чорлар. Тик А.Булатовны тантана башланганчы ук каршына килеп сәламләүчеләр, рәхмәт әйтүчеләр күп булды, яныннан кеше китмәде. Ә инде үзенә сүз бирелеп, сәхнә түренә чыгып баскач, тамаша залындагы бар халык, аягүрә басып, алкышларга күмде аны. Атлас Минхәер улы хәтта сүз башлый алмый торды.
    -Мин коммунист буларак районны җитәкләгән чорымдагы эшләр белән горурланам. Ирешелгән уңышлар сезнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе булды. Без коммунистлар партиясенең идеологиясен төзү түгел, завод-фабрикаларда, иген кырларында, терлекчелек сфераларында мул продукция җитештерүне оештыру белән шөгыльләндек, - дип сөйләде ул.
    Кабинет җитәкчесе булмады ул. Кояш чыкканчы районның иң ерак почмагында орлык чәчү, урак уру, җир сөрү, төнге көтүгә чыгуны оештыру кебек эшләр белән танышып кайтып, иртәнге 6 сәгатьләр тирәсендә инде колхоз рәисләре белән телефон аша шулар турында әңгәмә кора, эш барса - мактап ала, җитешсезлекләрне төзәтү юлларын барлый. Аңа ияреп, колхоз рәисләре дә иртә торырга, хуҗалыкларына күз-колак булырга мәҗбүр булалар.
    -МСОда иртәнге нәрәт биргән вакытта телефоннан Булатов чылтыратты. Ул еллардагы гадәти хәл: дефицит төзелеш материалы сорый бу. Без төзи торган объектка түгел, әлбәттә, кемгәдер булышасы киләдер инде. Каршы килеп булмаганын аңлыйм, ярар, кайтыр, булыр, бирербез дигән сымаграк җаваплыйм. Шунда А.Булатов: "Пилорама белән склад арасындагы бер штабельгә чыгып кара әле, шунда бар ул синең!" - дип шаккатырды мине. Иртәнге сәгать дүртләрдә килеп, территориядә йөреп киткән булган икән, - дип искә ала Мияссәр ага Мансуров.
    А.Булатов җитәкчелек иткән чорда районыбыз зур төзелеш мәйданына әверелде. Дәүләт биргән кредитларны бик оста файдаланып, район хуҗалыкларында күп фермалар, ремонт мастерскойлары, сугару сусаклагычлары, клублар, мәктәпләр, кибетләр, медпунктлар, колхозчылар, эшчеләр өчен фатирлар салынды. Кукмараның үзенә Казаннан килеп, куәтле ПМК-90 төзелеш оешмасы урнашты, биш катлы, сиксәнешәр фатирлы йортлар төзү гадәти хәлгә әйләнде. Киез итек фабрикасы өчен сучистарткыч корылмалар төзеп, газ үткәрелә башлап, Кукмара танымаслык булып үзгәрде. Ул һәр эшкә район җәмәгатьчелеге белән киңәшеп, алдан күрүчәнлек белән, киләчәкне тоеп алынды. Кадрларны табу, аларга таяна, ышаныч күрсәтә белүе аркасында никадәр җитәкчеләр үсеп чыкты. Игенчелек булмасын, терлекчелек яки сәнәгать үсешеме - район республика районнары арасында һәрчак алдынгы булды. Райбашкарма комитеты рәисе А.Гарипов, аның урынбасары Н.Белянин, райком секретарьләре З.Сәйфетдинов (соңыннан райбашкарма комитеты рәисе) һәм А.Баһаветдиновлар бик тату, бергә җигелеп тартучы эш атлары булдылар, бер-берсенә сылтап калдыру, пычрак ату аларга хас түгел иде. Кукмара райпосы (рәисе Ш.Әхмәтҗанов) СССР күләмендәге Күчмә Кызыл байракларга лаек булды. Киез итек фабрикасы, тегү һәм 9нчы мех фабрикалары районда гына түгел, республика горурлыгы булдылар (директорлары К.Бариев, З.Камалиев, К.Хәбибуллин). Җимерелергә җиткән фәкыйрь агач биналар урынында, район оешмаларыннан өлешләп акча туплап, үзәк дәваханә шәһәрчеге сафка басты. Н.Белянин әйтмешли, үзәк дәваханә яртылаш төзелеп беткәч кенә хөкүмәт планына кертелеп, салынып бетә. Обком секретаре М.Вәлиевны депутат итеп сайлаганда дәваханә төзелешенә алып килеп, төзелешне дәүләт тарафыннан финанслауны наказ итеп бирәләр.
    Районны А.Булатов җитәкләгән чорда авыл хуҗалыгы текә күтәрелештә булды. Типовой биналарда нәселле терлекләр үрчетү җайга салынды, ныклы азык базасы булдырылды. Социалистик Хезмәт Герое Камил Шакиров, орденлы колхоз рәисләре Гафият Гарифуллин, Нафыйк Шакиров, Галимулла Гарифуллин, Шәмсерахман Касыймов, Минзифа Гыймадиева, Шаһимәрдән Хәсьянов, Габделхәй Шәмсетдинов, Салих Баһавиев, Рафыйк Рәүфов, Гали Хәкимҗанов, Газиз Йосыпов, Мөбарәк Гыйлаев, Рафаил Ярмиев, Әнәс Нәкыйпов, Миннәхмәт Фәләхов, Рафил Камалиев, Ясәви Фәйзиев, Ясәви Заһидуллин, Мияссәр Мансуров, "Сельхозтехника" җитәкчеләре Шәрип Гатауллин, Мәлих Миргалиев, МСО җитәкчесе Гали Бариев, ПМК-90 җитәкчесе Шәрхенур Муллануров, кирпеч заводы директоры Наил Хәсәнов, юл төзү идарәсе җитәкчесе Равил Хәсәнов кебек алдынгы карашлы, кыю фикер йөртүче кадрлар үсеп чыкты. Җитәкчеләрне сайлап алып постка кую гына түгел, эшендә ныклап булыша һәм эш барышын ныклы контрольдә тота иде.
    -Нырты совхозының Дусай бүлекчәсендә борчак чәчәбез. Нинди тирәнлектә, нинди орлык чәчәбез, корткычларга каршы нинди химикатлар кулланабыз - карап, тикшереп, канәгать булып китте. Бәрәңге утыртканда тагын күренде. "Икенче мәртәбә сыныйм, булдырасыз!" - дип саубуллашты. Аннан соң "Алга" колхозына рәис итеп билгеләде. Шунда эшләгәндә ящур чыгып, карантин игълан ителгәч, Камышлы юлына шлагбаум куйдык. Пычкы чүбенә креолин сибеп салырга өлгергәнче бирегә А.Булатов килеп чыкмасынмы! "Эшлекле, яшь рәис Мансуров, әмма колхозны бетерергә килгән икән!" - дип, район киңәшмәсендә оятка калдырды, - дип хатирәләр белән уртаклашты замандашы.
    Районның яңа хәрби комиссары Шибановны МТСка райком вәкиле итеп билгелиләр. Авыллардан техника ремонтына килгәннәрме, ашаулары көйлеме, йокы, юыну урыннары бармы, ремонтка тоткарлык юкмы - күз уңында тотарга кирәк. Яңа комиссар: "Мин районга тракторчылар артын сөртергә түгел, призывниклар белән эшләргә килдем", - дип, эзен дә күрсәтми. Ял көнне биредәге механизаторлар белән очрашкан А.Булатов дүшәмбе көн киңәшмәдә сорый: "МТСта кем булырга тиеш иде?" Шибанов райкомга чакыргач та теге сүзен кабатлый. Беренче секретарь тавыш күтәрми генә Шибановка китәргә куша.
    Берникадәр вакыт үткәч, партия конференциясе үтә. Номенклатурадагы кадр - хәрби комиссар райком составында юк! Исемлек обкомга барып җиткәч, тавыш куба: бу ни хәл бу?! Хәрби комиссар райком составына кертелмәсен әле! Сүз Татарстан өлкә комитеты (республика булса да, Татарстан Мәскәү коммунистлары тарафыннан өлкәгә тиңләштерелә) Ф.Табеевка кадәр барып җитә. А.Булатов район тормышына битараф булган Шибановның райком составында була алмавын аңлатып бирә һәм Шибанов башка районга инде хәрби комиссар урынбасары итеп җибәрелә...
    Һәр эшкә тирән анализ ясый белә иде.
    -Төзелеш оешмасы җыелышында краннар җитешмәвенең эшне тоткарлавына зарланучыдан ничә кран барлыгын, аларның күпме йөк күтәрергә кирәклеген сорады да, күз алдында исәпләп, краннарны файдалануда рациональ эшләмәгәнне раслап бирде. Җитәкче кадрның бар таланты эшне оештыра белүдә икәнлеген исбатлады, - дип искә алды бер мастер.
    Хуҗалык эшләре, идеология эшләре дип бүлеп карамый иде ул. Бервакыт җитәкче кадрлар өчен оештырылган укуда катнашып, тыңлаучыларга берничә сорау бирде дә, ачык җаваплар алынмагач, дәресләрне оештыручыларны кабинетына чакырып, мәсьәләне гадәтенчә кискен куйды:
    -Укуны оештырсагыз, нәтиҗәле булсын. Мин сезгә бушка хезмәт хакы алып ятарга юл куймам!
    Колхоз рәисләре К.Шакиров белән Ш.Касыймовны белем күтәрү курсларына җибәргәндә әйтеп куя ул:
    -Яңалыклар турында күп сөйләрләр, кайткач, миңа да, башкаларга да сөйлисегез булыр. Конспектларыгызны миңа бирерсез, югалтмагыз!
    Эчкерсез, гадел кеше иде.
    Мәскәүдән өлкә комитеты секретаре булып килгән Ф.И.Панин белән иген басуларын карап, тикшереп чыккач, мул уңыш вәгъдә иткән чәчүлекләрдән канәгать калып, кыр үләне-чәчәкләре үскән урынга туктап хозурланалар. Шунда Ф.Панин берничә үлән, чәчәкләр йолкып алып, А.Булатовка күрсәтә: "Менә бу үләннең исеме ничек? Ә бу чәчәкнеке?"
    Берсенең исемен әйтә алмавына каршы кунакның: "Эх син, беренче секретарь..." - дип әйтүе А.Булатовка бик оят була. Мәскәү кабинетында утырган кеше белсен дә, көннәр буе басуда йөреп, син белмә, имеш. Ф.Панин киткәннән соң райком аппаратын җыйнап, бу турыда үзе сөйли А.Булатов, һәркемгә биология дәреслеген булдырырга, өйрәнергә куша.
    Әлбәттә, бер мәкалә кысаларында гына бу олпат шәхеснең тулы портретын чагылдыру мөмкин түгел. Әмма аның районда эшләп киткәненә инде 30 елдан артык булса да, үзен һаман онытмыйлар, "Безнең Булатов", - дип, сагынып, юксынып искә алалар. Шагыйрь әйтмешли, эш күрсәткән ирне ил онытмас!
    Язмада тарих фәннәре кандидаты М.Фәйзрахманов, хезмәт ветераннары Р.Якупов, М.Мансуровларның истәлекләре файдаланылды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: