Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Без - сугыш чоры балалары

    Салихҗан ага Әгъләмҗановны Кукмарада белмәгән кеше аздыр. 1нче татар мәктәбендә 45 ел балаларга химия-биология фәненнән белем биргән укытучы биредә 30 ел дәвамында директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары булып та эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең күп санлы бүләкләренә, мактаулы исемнәргә лаек була. Салихҗан Әгъләмҗанов безнең район газетасы...

    Реклама

    Әй, язмыш, язмыш... Узган юллар, узган еллар, мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Миңа да гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Сугыштан соңгы еллардагы хәлләрне үз күзем белән күреп белгәнгә, алар кабат-кабат хәтерне яңарта, йөрәкне әрнетә.
    Сугыштан соңгы авыр еллар. Бишенче сыйныфта укыганда әни белән күрше Шәфигулла абыйлардан "уфалла" арбасы алып, бездән 10 километр ераклыктагы Тырыш урманыннан корыган чыбыклар җыярга киттек. Аны курка-курка гына җыеп арбага төядек, аннан кайтырга чыктык. Кайтып җиткәч, кайдандыр авыл куштаны килеп чыкты һәм арбаны ватып бетерде, чыбыкларын алып калды. Шуннан әни белән, бер сүз дәшмичә, елый-елый кайтып киттек. Әрем, сыер тизәге җыеп өебезне җылыта идек. Өебез иске, иртән торуга почмакта сулар туңа иде. Шушындый шартларга ничек түзелгән, ничек исән калганбыз. Хәзер үзем дә аптырыйм.
    Элек яз көне хуҗалыкларны көчләп заемга яздыралар иде. Әле дә хәтеремдә, 1948нче елның язы иде. Заемга яздыручылар безгә дә килеп җиттеләр. Әни белән бәрәңге бакчасын китмәнли идек. Әни заемга язылмагач (язылсаң түлисе, ә нәрсә белән түләргә, бернинди мөмкинлек юк) аны өйдән алып чыгып киттеләр. Ул төнгә йокларга кайтмады. Мин, 6 яшьлек малай, төнне ничек үткәргәнмендер. Әни бары тик иртәгесен генә кайтты, аны караңгы бүлмәгә ябып куйган булганнар. Мондый кимсетүләрне, мыскыллауларны күп күрдек, чөнки безнең әти Хәсәнҗан сугышта үлеп калган иде шул. Ул чактагы шәфкатьсезлекләр, гаделсезлекләр гомер буе онытылмый.
    Колхозда көне-төне эшләгән өчен хезмәт көне генә яздылар, бер грамм да ашлык бирмәделәр. Урып-җыю башлануга район түрәләре ашлыкны дәүләткә тапшырттылар. Ач балалар, карчыклар качып-посып кына комбайн урганнан соң калган башакларны җыя иде. Ятим, ач Миннеханны, калган башакны җыйган өчен, ничек итеп кыйнаганнары, аның үкси-үкси елаганы әле дә хәтеремдә. Башак кырда калып чересә чересен, әмма кешегә генә булмасын. Дәүләткә бөтен ашлыкны тапшырганнан соң, язгы пычракта 25 километр ераклыктагы Кукмара элеваторыннан чәчүлек орлыкны җилкәләренә күтәреп ташыдылар безнең әниләр.
    Хуҗалыкта терлек-туар, кош-корт булмаса да, дәүләткә 50 килограмм ит, 300 литр сөт яисә 15 килограмм май, 200 данә йомырка һәм башка продукцияне тапшырасы иде. Әгәр колхозчының бәрәңге җире 25 сутыйдан артса, артык җиргә утыртырга рөхсәт булмады. Шуңа бәйле бер вакыйга истә калган: күршебез Мәрьям апаның җире, килеп үлчәгәч 26 сутый булды. Шул артык 1 сутый җиргә бәрәңге утырттырмадылар. Ул җирдә алабута үләне генә үсте. Нинди гаделсезлек, ә бит Мәрьям апа фронтовик хатыны, ире сугышта үлеп калган, берсеннән-берсе кечкенә 4 бала ачка тилмереп утыра.
    Авыл кешесен әнә шулай матди яктан да, рухи яктан да кыстылар, рәнҗеттеләр. Авыр тормышка чыдый алмыйча авылдашларым бәхет эзләп, Урта Азиягә, Украинага, Себергә, Россиянең башка төбәкләренә киттеләр. Бер безнең Түбән оч урамыннан гына да 36 хуҗалык күчеп китте.
    Безнең буын балаларының күбесе бер тапкыр да "әти" сүзен әйтергә өлгерми калды. Үзебезне белә башлаганнан бирле иписез, ач булдык. Ярый әле Аллаһы Тәгалә безне ачтан үтермәс өчен ризыгын бирде: язга чыгу белән, пычракка батып, черек бәрәңге җыеп алып кайта идек. Җәй көне кузгалак, кәҗә сакалы, кычыткан, балтырган, акбаш җыеп ашый идек. Менә безне үлемнән шулар саклап калды. Нинди бәхетле кеше ипи ашый икән дип, төкерекләребезне йотып, кызыгып үстек. Үзем кеше күрмәгәндә су буена төшеп, нишләп минем әти юк икән дип елый идем. Кемнәр ипи ашый - билгеле, әтиле кешеләр. Кайсысының әтисе складта, кайсысының бригадир, каравылчы, колхоз яки авыл советы рәисләре, итек басучылар, балта осталары. Мондый эшләрне башкара алмаган әтиләр, гаиләләрен икмәк белән туендыру өчен, Кукмарага, Шәмәрдәнгә, Казанга яки Киров өлкәсенә китеп урнашалар иде.
    "Әни, нигә безнең әти юк? Без дә ипи ашар идек", - дип сораганда әни мәрхүмәнең йөрәге ничек түзде икән, дип уйланам хәзер. Әтине сугышта үтерделәр, ә безнең гаиләгә гомер буе бернинди игътибар булмады. Фронтовик гаиләсе булсак та бернинди ташламалар, дәүләт тарафыннан ярдәм, яклау күрмичә, үз көнебезне үзебез күрергә калдык. Әйе, бу сугыш әнием Таһураны тол, безне ятим итте. Сугыш безнең әтиләрне генә түгел, балачакны да, яшьлекне дә урлады, зур кайгы-хәсрәт китерде. Әти сугышның беренче көннәреннән үк сугышка киткән. Әни әти белән бары 2 ай гына торып калган, мин 2 айлык булып әни карынында калганмын. Әтинең үлгән хәбәре килмәде, "Хәтер" китабында хәбәрсез югалуы турында гына әйтелгән. Әни гомер буе әтине көтеп яшәде. Күргән михнәтләренең нәтиҗәсе буларак, әни еш авырды. Шул авырулардан нәкъ 40 ел элек 56 яшендә үлеп тә китте.
    Хәзер хөкүмәтнең сугыш ветераннарына зур хөрмәт күрсәтүе сөендерә. Алар моңа бик лаек, чөнки киләчәк буын өчен тыныч тормыш яуладылар. Әмма шул чорда 8-12 яшьтә булган, көзге суыкларга кадәр су буенда, төрле буш урыннарда көтү көткән, ипине төшләрендә генә күргән, ат белән кырдан ашлык ташыган, кыш буе басуда кар тоткан, колхозның башка эшләрендә катнашкан буынның игътибардан читтә калуы күңелләрдә борчу тудыра. Фермада маллар карадык. Шул маллар өчен Нократ елгасының арьягында печән хәзерләдек, аны кыш буе атлар белән ташыдык. Барысында бушка эшләдек, илебезне торгызу өчен тырыштык. Менә шушындый тәмуг утларын күргән, аларны үз җилкәләрендә татыган хәзерге 68-78 яшьлек ветераннарга хөкүмәт тарафыннан ташламалар юк дәрәҗәсендә. Шушы газаплары күргән буынга да хөрмәт күрсәтелсен иде.
    Хәзерге тормышым бик яхшы. Тормыш иптәшем Флюра белән 2 бала тәрбияләп үстердек. Балаларның үз гаиләләре, балалар үстерәләр. Кызым Казан шәһәренең 16нчы гимназиясендә чит тел укыта. Улым шофер, үзенең КамАЗы белән төрле оешмаларда йөк ташый. 5 оныгым бар, без, әби белән бабай, шуңа сөенеп яшибез. Пенсиябез яхшы, мохтаҗлык кичермибез. Ләкин балачакта, яшьлектә күргән михнәтләр һаман онытылмый.
    Еллар үтте. Инде үзебез бабайлар булдык. Гомер көзенә кереп барыш. Менә мин, 70 яшьлек бабай, үткән авыр елларны еш искә алам, йокыдан куркып уянам. Сугыш чоры һәм аннан соңгы авырлыкларны кичереп, илебезне торгызуда катнашып, бүгенге мул тормышка китереп җиткергән сугыш ятимнәренә дә игътибар булсын иде. Әтиләре сугышта һәлак булганнарның күңелләрендәге рәнҗеш, каргыш, сагышлары таралсын иде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: