Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Березняк мәктәбенең татар теле укытучысы яхшы мөгаллимә дә, якын дус та

    Бучирмә авылы ягыннан искән шаян җилләр ышанмаслык бер хәбәр китерделәр... Имештер, хезмәттәшем, дустым Нурзидәгә дә фәләнчә яшь! Мин моңа һич ышана алмыйм. Нишлисең, ел фасыллары ялгышмый, берсе артыннан берсе үтә, айларны, елларны саный. Яз - туу, чәчәккә бөреләнү, якты өметләр чоры, җәй - чәчәк ату, хыялларның тормышка ашуы, ә көз...

    Бучирмә авылы ягыннан искән шаян җилләр ышанмаслык бер хәбәр китерделәр... Имештер, хезмәттәшем, дустым Нурзидәгә дә фәләнчә яшь! Мин моңа һич ышана алмыйм.

    Нишлисең, ел фасыллары ялгышмый, берсе артыннан берсе үтә, айларны, елларны саный. Яз - туу, чәчәккә бөреләнү, якты өметләр чоры, җәй - чәчәк ату, хыялларның тормышка ашуы, ә көз инде өлгерү, бай җимешләре белән куандыра торган вакыт. Кеше гомерләре дә нәкъ шулай бит. Язлары бар, җәйләре, көзләре... һәм кышлары... Баксаң, хезмәттәшем, дустым Нурзидә Абдуллинага да язмыш агай ике бишле куяр вакыт килеп җиткән икән!

    "Туганда ук укытучы булып туган", - диләр аның кебек белемгә омтылышы көчле, зыялы, тырыш хезмәтне гомерлек юлдашы итеп сайлаган мөгаллимнәр турында. Әйе, укытучы һөнәренә югары уку йортларын гына тәмамлап өйрәнеп булмый. Укытучы булып туарга кирәк! Ә бу сүзләр Березняк урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидәгә бик туры килә. Ул бүген инде үз эш стилен булдырган, күп санлы укучыларына тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән, районда һәм республикада билгеле мөгаллимә. Укучыларының күп тапкыр республикакүләм олимпиадада, "Алтын каләм" конкурсында җиңүләре - укытучының сәләтле балалар белән эшләүгә никадәр зур әһәмият бирүе турында сөйли. Укучыларның икенче әнисенә әйләнеп, аларның һәр уңышына сөенеп очып йөрүләр, алар өчен борчылулар, йокысыз төннәр бәрабәренә килгән бит бу җиңүләр!

    Укытучының хезмәтен үлчәү белән генә үлчәп буламы соң? Аның укытучылары арасында журналистлар да, артистлар да, укытучылар да һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар. Нурзидә хәзер дә укучылары белән элемтәне өзмичә, акыллы киңәшләрен биреп, шатлык-куанычларын уртаклашып, яхшы белән яманны аерырга, авырлыкларны җиңәргә, тормышның матурлыгын күрергә өйрәтә. Укучылары яраткан Нурзидә апалары белән "Тәрәзә" газетасы чыгарган мизгелләрен, кышкы табигатькә сокланып, чаңгыда йөрүләрен, бергәләшеп саф сулы тәмле чишмә суы алып кайтуларын, мәктәптә уздырылган кызыклы кичәләрне, яңа алымнар кулланып үткәрелгән, үз фикереңне әйтергә этәрә торган дәресләрне сагынып искә алалар. Тагын кайсы укытучы аның кебек инде 5 ел дәвамында мәктәпкә велосипедта кайтып-китеп йөри икән? Бу да аның кабатланмас шәхес, иренмәс җан булуы турында сөйли.

    Мөшәррәф абый белән Әминә апаның теләкләре тормышка ашты: кызлары Нурзидә изгелекләр кылып, тирә-юньгә нур чәчеп яши. Әти-әниләрен тәрбияләп, туганнарына таяныч булып, дуслары белән аралашып яши ул. Әнисенең туганын тәрбияләп карап соңгы юлга озату да Нурзидәнең ябык иңнәренә төште. Бервакытта да зарланмас, һәрчак җор телле, шат күңелле, нык ихтыярлы. Күңел байлыгын туганнарына, дусларына, укучыларына юмарт өләшеп, алар турында даими кайгыртып яши.

    Ә көз - җимешләрне җыяр чак. Хезмәте җимешле Нурзидә дустымның. Җыйган җимешләрнең тәмен татып, шөкрана кылып, игелеклекле гомер биргән кодрәт иясенә рәхмәтләр укыр чагы аның.

    Альберт ФӘХРЕТДИНОВ, Березняк урта мәктәбе директоры:

    Реклама

    -Нурзидә Мөшәррәф кызы укытучыга кирәкле барлык сыйфатларны үзенә туплаган. Юклык, кыйммәтчелек заманында кибетче һөнәрен ташлап, Казан дәүләт университетына укырга керүе үзе үк аның укытучы булырга омтылышының никадәр зур булганын күрсәтә. Аны башка һөнәр иясе итеп күз алдына да китереп булмый. Аңа - мәктәп, ә мәктәбебезгә аның кебек алдынгы карашлы, актив, эзләнүчән укытучы кирәк. Киләчәктә дә аңа нык сәламәтлек, күңел байлыгы, тыныч тормыш телим.

    Алсу ХӘБИБУЛЛИНА, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновның Казандагы кабул итү бүлмәсенең пресс-секретаре:

    -Нурзидә апаны "укытучы" дип кенә атау аз. Ул - үзенең укучылары өчен дөрес юнәлеш бирә белгән остаз, күңел түрендәге серләрне сыйдыручы дус, дөрес юл сайларга булышучы киңәшче дә. Беренче язмаларны газетага җибәреп канатландырган, олимпиадаларга әзерләп, укуда яңа үрләр яуларга булышкан, дөрес киңәшләре белән тиешле юнәлеш биреп җибәргән Нурзидә апа минем тормышымда һәрвакыт зур роль уйнады.

    Нурзидә апаның көч-куәтенә сокланып туеп булмый. Җәен "сәпит"тә җилдерә, кышларын компьютер каршыннан аерылып китә алмаган укучыларны чаңгыга бастыра, тау шуарга алып чыга. Аның шикелле оптимистлар, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яшәүчеләр бик сирәктер ул.

    Аны гомер бәйрәме белән котлыйм.

    Таңсылу ШӘРӘФИЕВА, Березняк мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:

    -Татар теле һәм әдәбияты дәресләрен көтеп алам. Чөнки Нурзидә апа аларны кызыклы, мавыктыргыч итеп алып бара. Ул безнең өчен укытучы гына түгел, киңәшче, ярдәмче дә. Мәктәптә берәр чара оештырылса, киңәш сорап аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул үзенең бай фантазиясе белән һәр бәйрәмне, кичәне кабатланмас итеп үткәрергә ярдәм итә. Узган уку елы тәмамлангач, мәсәлән, аның инициативасы белән берничә сыйныф җыелып, чишмә янына бардык. Сулыкны чистарткач, самавыр чәе эчтек, бәрәңге пешереп ашадык, су сибешеп уйнадык. Бу күңелле мизгелләрне әле дә сагынып искә алабыз. Узган уку елымда үземнең дә уңышларым күп булды, аларның барысында да укытучымның зур ярдәмен тойдым.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: