Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бер ананың җиде улы

    Поч.Сутер авылында яшәүче Надежда Ишматова җиде бала тәрбияләп үстерә. Аларның барысы да - малайлар. Кайбер әниләр кызларыннан да ала алмаган игелек, кадер-хөрмәт күрә ул алардан.

    Реклама

    -Ике бала - бер бала, бер бала - юк бала, диләр бит. Гомер буе күп итеп ул-кызлар үстерергә хыялланган идем. Кыз бала тәрбиялисем килсә дә, Аллаһы Тәгалә безгә гел малайлар бирде. Бер дә зарланмыйм, балаларымның барысы да акыллы, тәртипле булып үстеләр, йөзгә кызыллык китермәделәр. Алга таба да олы-кечегә тәүфыйклы булсыннар иде, - ди ул.
    Надежда ханымның уллары, 5 яшьлек Никитадан кала, барысы да җиткән егетләр инде. Вячеслав белән Русланның үз гаиләләре, Казанда яшиләр. Берсе - төзелештә, икенчесе заводта эшли. Александрның да үз тормышы, Чистай шәһәрендә йорт җиһазлары ясау оешмасында хезмәт куя. Григорий исә Киров өлкәсендә күпер төзү эшендә. Без барганда ялга кайткан иде.
    -Бер ай эшләп, бер ай ял иткәч, Григорийның авылда булышырга вакыты шактый кала. Авылда яшәүче бишенче улым Артур белән йорт-кура тирәсендәге бар эшне дә башкаралар. Владислав Сәвәли техникумында укый, атнага бер генә кайта. Олы улларым кайсы-кая таралышкач, өй эче бушап кала, андый вакытта бар юанычым - Никита. Тагын ике елдан ул да мәктәпкә укырга керә инде, - дип моңсулана ана. - Балаларым әле кайчан гына кечкенәләр иде, шул арада үсеп буйга җиттеләр, күбесе үз көннәрен үзләре күрә хәзер. Гомер бигрәк тиз уза шул...
    Мәктәпне тәмамлагач, Надя ханым фермага эшкә керә. Ә инде 19 яшендә шушы авыл егете Юрийга тормышка чыкканнан соң, бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый ул. Август азагында 50 яшен тутырган ана, ниһаять, лаеклы ялда хәзер.
    -Юбилейга балалар, киленнәрем, оныклар - барысы да җыйналып кайткан иде. Өебез гөрләп торды бу көнне. Балалар минем хөрмәткә бик матур бәйрәм оештырдылар. Киленнәрдән дә уңдым, өчесе дә "әнкәй" дип янымда бөтерелеп кенә торалар, эш рәтен беләләр, нәрсәгә тотынсалар да, шуңа куллары ята. Дүрт оныгым да авылны бик ярата. Никита белән уйнап туя алмыйлар, караңгы төшкәч кенә көч-хәл белән урамнан алып керәбез үзләрен. Пар канатым Юрий гына оныкларның үскәнен күрә алмады, моннан өч ел элек, авырып китеп, дөнья куйды. Аны югалту ачысыннан кая сугылырга, кая барып бәргәләнергә белмәгән идем, кайгы-хәсрәтемне таратырга ярый әле янәшәмдә балаларым булды. Улларым - минем бәхетем, тормышым бизәкләре, яшәвем мәгънәсе, - ди ул.
    Ишматовларның хуҗалыклары бик зур. Күпләп кош-корт, мал-туар асрыйлар. Сыер, кәҗә, сарыклары бар, каз-тавыкларының да исәбе юк. Җәйнең коры килүенә карамастан, бәрәңгедән дә шактый мул уңыш җыеп алганнар.
    -Күп балалы гаиләгә татулык, бердәмлек хас бит ул. Без дә бар эшне бергәләп башкарабыз, - ди Надя ханым. - Бакча эшләре вакытында булышырга читтәге улларым да кайта. Тиздән өйдә булабыз, дигән хәбәрләрен алу белән күзне тәрәзәдән алмыйча балаларны көтәм. Кечкенә вакытларындагы шикелле барысы да зур өстәл артына тезелешеп утыралар. Буй җиткән улларыма карыйм да сокланам - күзләр генә тия күрмәсен, Ходай бәхетләрен ким-хур итмәсен, берүк.
    Әйе, алтмышка җитсен бала, ана өчен һаман да бала, дип белми әйтмиләр шул...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: