Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • “Белем йортыбызга Чыңгыз Айтматов исеме бирелү белән горурланабыз”, - диләр Кукмара гимназиясендә

    Кукмара гимназиясе - районда иң бай тарихлы белем йортларының берсе. 2008 елның октябреннән ул кыргыз халык язучысы Чыңгыз Айтматов исемен йөртә. Уңышлар бөртекләп туплана -Педагогик коллективның бердәм тырышлыгы белән "Татар гимназиясе - 1997" республика бәйгесендә җиңү яулаган булсак, 2008 елда "Мәгариф" милли проекты кысаларында инновацион программалар кулланып эшләүче мәктәпләр конкурсында...

    Кукмара гимназиясе - районда иң бай тарихлы белем йортларының берсе. 2008 елның октябреннән ул кыргыз халык язучысы Чыңгыз Айтматов исемен йөртә.

    Уңышлар бөртекләп туплана

    -Педагогик коллективның бердәм тырышлыгы белән "Татар гимназиясе - 1997" республика бәйгесендә җиңү яулаган булсак, 2008 елда "Мәгариф" милли проекты кысаларында инновацион программалар кулланып эшләүче мәктәпләр конкурсында беренчелекне алдык, - ди гимназия директоры Васил Касыймов белем бирү учреждениесенең бүгенгесе, ирешелгән уңышлар хакында сөйләгәндә.

    Бүгенге көндә биредә 333 укучы белем ала. Белем йортының төрле еллардагы чыгарылыш укучылары - ТАССРның халык рәссамы Мәхмүт Усманов, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Ләбибә Ихсанова, Мәдинә Авзаловалар, техник фәннәр докторлары Мәхмүт Яхин, Равил Газизуллиннар, медицина фәннәре докторы Мөнир Төхбәтуллин, инженерлык гаскәре полковнигы Рашат Сафин, очучы-истребитель Мансур Төхбәтуллин һәм башкалар - гимназиянең горурлыгы.

    Укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күтәрү юнәлешендә оештырылган бәйгеләрдән читтә калмыйлар. Дүрт укытучы "Мәгариф" милли проекты конкурсының җиңүчесе булды, ә унҗиде укытучы "Безнең яхшы укытучы" бәйгесендә грант отты.

    Гимназиядә талантлы балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Укучылар фәнни-тикшеренү эшләрендә, спорт чараларында, конференция, фән олимпиадаларында да үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. "Яшь коткаручылар" түгәрәгендә шөгыльләнүчеләр республика, бөтенроссия конкурсларында җиңеп кайттылар. Бу уку елында 9-11 сыйныф укучылары Гөлчәчәк Ишмеева җитәкчелегендә инглиз теленнән оештырылган халыкара конкурста катнашып, Россия һәм дөнья рейтингының алтынчы баскычын алуга ирештеләр.

    Гимназиядә язучы рухы яши

    -Чыңгыз Айтматовның тормыш юлын, иҗади эшчәнлеген өйрәнү буенча гимназиядә күптөрле эшләр алып барыла, - ди гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Әлфия Шәңгәрәева. -Музейда "Чыңгыз Айтматов - сүз остасы", "Икмәк, туган як һәм аның кешеләре", "Чыңгыз Айтматов мирасы" дигән стендлар эшләнде, даими рәвештә язучы белән бәйле истәлекләр барлана, интернет-сайтларда кызыклы материаллар өйрәнелә. Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты атналыкларында язучының әсәрләре буенча конференцияләр, район укытучылары өчен ачык дәресләр уздырыла. "Җәмилә", "Анам кыры", "Кызыл яулыклы гүзәлкәй генәм", "Ахырзаман", "Беренче мөгаллим" әсәрләренә нигезләнеп оештырылган чаралар язучы иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдә зур эш булып торалар.

    Реклама

    Сыйныф җитәкчеләре, фән укытучылары дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә язучы әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән кинофильмнарны уңышлы кулланалар. Нәфис фильмнарның балаларда бөек язучыга карата горурлану хисләре тәрбияләүдә өлеше аеруча зур.

    Чыңгыз Айтматовның иҗатын, эшчәнлеген пропагандалау максатында 2009 елдан башлап гимназиядә "Чыңгыз Айтматов укулары" оештырыла. "Туган як", "Рус һәм татар филологияләре", "Экология һәм сәламәт яшәү рәвеше", "Чит телләр", "Төгәл фәннәр һәм сәнгать" юнәлешләрендә укучылар үзләренең фәнни эшләре белән чыгыш ясыйлар. Җиңүчеләргә исә Чыңгыз Айтматов китаплары тапшырыла.

    "Үзе кайткандай булды"

    2009 елда Чыңгыз Айтматовның тормыш иптәше Мария, сеңлесе Роза ханым, улы Эльдар Кукмарага кайталар. Кунаклар Кукмара гимназиясендә дә булып, белем йорты белән танышалар, укучылар һәм укытучылар белән очрашуда катнашалар.

    -Мәшһүр язучының туганнарын дулкынланып көтеп алдык, - ди тарих фәне укытучысы Нурия Минһаҗева. -Роза ханым белән рәхәтләнеп татарча сөйләштек, Мария белән исә рус телендә аралашырга туры килде. Эльдарга ул вакытта 18 яшь кенә иде әле. Ул әтисе белән бәйле истәлекләрне аеруча бирелеп тыңлады, очрашуның һәр мизгелен фотога төшерде. Чыңгыз Айтматовның сеңлесе сөйләүгә бик оста - әти-әнисе, абыйсы хакында хатирәләрне барлаганда барыбызның да күзләрдә яшь бөртекләре тәгәрәде. "Без кечкенәдән әтисез калып тәрбияләнгән балалар бит. Абый әти урынына калган кеше буларак, һәрвакыт безнең өчен кайгыртып яшәде. Бертуган энебездә дә аның сыйфатлары бар. Укучыларның да Чыңгызның китапларын укуларына сөенеп китәбез", - дип үзенең рәхмәт сүзләрен ирештерде ул.

    Мария Айтматова да Кукмарадан үзенең җылы тәэсирләр белән китүен әйтеп узды, Ыссык- Күлдә дә фәнни эшләргә багышланган Чыңгыз Айтматов укулары уздырылуын, анда бик күп төбәкләрдән укучыларның, студентларның катнашулары, бөек язучыны искә алулары турында сөйләде.

    Гимназиядә оештырылган музейның бер өлешендә Чыңгыз Айтматовның китаплары, язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле язмалар, истәлекләр, фотосурәтләр урнаштырылды. Музейда сакланылучы "Фикер һәм тәкъдимнәр" китабының иң беренче битендә исә Кыргызстан кунакларының кыргыз һәм рус телләрендә язылган истәлекләре урын алган:

    -Чыңгыз Айтматов исемендәге татар гимназиясенең укучыларына, укытучыларына уңышлар телибез. Кукмара төбәген тагын да югары биеклекләргә күтәрердәй чыгарылыш укучылары күбрәк булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: