Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Байлангарда яшәүче хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев - авылның мөхтәрәм кешеләренең берсе

    Американы куып җитәргә тырыштык 75 яшьлек хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев - авылда иң мөхтәрәм кешеләрнең берсе. Янына киңәш-табыш сорап килүчеләр дә аз түгел. Олыгайгач та кешеләргә кирәкле булып, аларның ихтирамын тою - фани дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе шунда, күрәсең. -Алсыз-ялсыз эшләргә туры килсә дә, шул чаклар сагындыра. Барлык авырлыкларны да...

    Американы куып җитәргә тырыштык

    75 яшьлек хезмәт ветераны Рафаэль Ярмиев - авылда иң мөхтәрәм кешеләрнең берсе. Янына киңәш-табыш сорап килүчеләр дә аз түгел. Олыгайгач та кешеләргә кирәкле булып, аларның ихтирамын тою - фани дөньяда яшәүнең асыл мәгънәсе шунда, күрәсең.

    -Алсыз-ялсыз эшләргә туры килсә дә, шул чаклар сагындыра. Барлык авырлыкларны да халкым белән бергәләп җиңеп, туган ягымда гомер кичерүем белән бәхетле мин, - ди ветеран.

    Камал Ярмөхәммәтов пенсиягә китә, аның урынына сөтчелек фермасы мөдире итеп кемне билгеләргә? Байлангар авылы "кәнсәләре"ндәге колхоз идарәсе җыелышында шушы мәсьәлә карала. 1957 ел була бу.

    -Улы Рафаэль шунда эшли бит, аны калдырыйк, - дип тәкъдим кертә колхоз рәисе Барый Әхмәдиев.

    -Патша заманы түгел ләбаса, үз артыннан варисын куеп калдырырга, - дип әйтеп куя идарә әгъзаларының берсе. Әмма тырышлыгын күздә тотып, әлеге кандидатурада тукталырга булалар. Әүлия булганнар, диярсең: яшь егеттә оештыру сәләтен алдан ук күрә белгәннәр бит!

    48 ел гомерен туган төбәгенә, халкына хезмәт итүгә багышлаган, колхоз, авыл советы белән җитәкчелек иткән Рафаэль Ярмиев бу хакта хәзер елмаеп искә ала.

    Рафаэль абый биш балалы гаиләдә туып-үсә. Апасыннан кала, иң олы ир бала булганлыктан, кече яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килә аңа. 14 яшеннән әтисе янына фермага эшкә килә. Атлар көтә, ат җигеп, салам, сөт ташый, әтисенә хисап эшләрен алып барырга булыша. Шул чорда фермада оешкан комсомол-яшьләр бригадасын җитәкли. Соңрак, алда әйтелгәнчә, ферма мөдире вазыйфаларын үз өстенә алырга туры килә.

    -Җан башына ит, сөт һәм май җитештерү буенча АКШны куып җитәргә - ул елларда партия һәм хөкүмәт тарафыннан шундый шигарь куелган иде. Терлекчеләребез моңа фидакарь хезмәтләре белән җавап бирделәр. "Шулай кирәк" дип эшләде бит ул чакта авыл кешесе, - дип хатирәләр йомгагын сүтә Рафаэль абый.

    Шул чорда нәсел эшенә игътибар арттырыла башлый, малларны ясалма орлыкландыру кертелә, җәен аларны тәүлек буе көтү оештырыла, терлекчеләргә аз-маз булса да акча бирелә башлый. Нәтиҗәдә ферма районда алдынгылар рәтенә күчә, бер төркем терлекчеләр хәтта Мәскәүгә Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенә барып кайталар.

    1958 елда Рафаэль абый армия сафларына алынып, өч елдан артык Украинаның Закарпатье өлкәсендә хезмәт итә. Аннары комсомол юлламасы буенча Воркута шәһәренә шахтага эшкә китә. Әмма туган авылын сагынуы, яратуы шулкадәр көчле була ки, ике елдан бирегә әйләнеп кайта. Инде бөтенләйгә, гомерлеккә. Шофер, янәдән ферма мөдире, Чуашстан партия мәктәбе, агроном-оештыручы, колхозның партия оешмасы җитәкчесе... Әнә шундый тормыш баскычларын үтеп, 1969 елдан ул "Маяк" колхозын җитәкли башлый. Бер үк вакытта читтән торып Мәскәү югары партия мәктәбен тәмамлый.

    Хуҗалык арбасының йөге авыр

    Ун елдан артык рәислек иткән чорында колхозда башкарылган эшләр бихисап. Төзелешләр гөрләп барган: 90 урынлы балалар бакчасы, укытучылар өчен торак йорт, башка социаль корылмалар сафка баскан. Яңа урында машина-трактор паркы, ындыр табагы, нефть базасы, фермалар төзелгән. Терлекчелек һәм игенчелек тармакларында алдынгы тәҗрибә, яңа ысуллар куллану нәтиҗәсендә җитештерүчәнлек арткан, хезмәткә түләүнең яңа тәртибе кертелгән. Берничә сүз белән әйткәндә, әлеге колхоз районда табышлы, көчле хуҗалыкларның берсенә әверелгән.

    Күз алдына да китерү кыен: күпме көч, тырышлык сарыф ителгән бу эшләрне оештыруга! Һәркемнең "көен" дә таба белергә, бер үк вакытта таләпчән дә булырга кирәк бит. Хәер, тыйнак холыклы Рафаэль абый үз хезмәте турында бик аз сөйли, сүз башлауга ук, алдынгы колхозчыларның озын исемлеген "тезеп", аларны мактарга керешә. Һәр сүзендә авылдашлары, аларның уңышлары белән ихлас горурлану сизелә.

    Табигатьне ямьләндерү-яшелләндерүгә дә зур игътибар бирелә ул чорда. Саба урман хуҗалыгыннан агач үсентеләре алып, аларны тау битләренә, ярларга, басу кырыйларына утырталар. Районда беренче булып, хәзер Сазтамак күле дип йөртелә торган буаны төзиләр. Әлеге сулык басуларны сугаруда файдаланыла. Хәзер ул - халыкның су коена, рәхәтләнеп ял итә торган урыны.

    Планнары зурдан булса да, сәламәтлеге хәвефле "сигнал"лар бирә башлагач, колхоз рәислегеннән баш тартмый чарасы калмый Рафаэль абыйның. Әмма алга таба да җиңел юлны сайламый ул: 1980 елдан 2000 елга кадәр, ягъни егерме ел буе Байлангар авыл советын җитәкли. Ул елларда мәктәп, балалар бакчасы, медпункт, клубның матди базаларын ныгыту, авылга һәм әлеге объектларга газ кертү буенча бик зур күләмле эш башкарыла. Күперләр, басмалар төзек хәлдә тотыла, зиратлар киртәләп алына, чишмә яннары матурлап эшләнә. Торак пунктларда тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртудагы хезмәте өчен Рафаэль Ярмиев дистәләгән мактау грамоталары белән бүләкләнә.

    Тормыш иптәше Хәдичә ханым белән дә гаилә стажы зур аның: 45 ел тату гомер итеп, өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Һәрберсе югары белемле, үз гаиләләре бар. Нәсел дәвамы булып, дүрт онык үсеп килә.

    1985 елда республиканың авыл советлары арасындагы ярышта Байлангар авыл советы өченче мактаулы урынга лаек була, соңрак аның халык белән эшләү тәҗрибәсе "Идел" журналының "Кукмара йолдызлары" дигән махсус сәхифәсенә кертелә.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: