Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • БАЙЛАНГАР КҮГЕНДӘ ЙОЛДЫЗ ДА ЯКТЫРАК

    Моннан сигез ел элек булса кирәк, октябрь аеның нәкъ унбишендә, язучы Мәгъсүм абый Насыйбуллинның өенә аны туган көне белән котларга барган идем. Шунда, чәй янында, матур итеп әңгәмә корып утырганда, ул җыр әйтте (әйе, җырламады, нәкъ менә әйтте): Ал кисәргә, гөл кисәргә, Үтмәс кайчыларыбыз. Киләсе ел бу вакытта Булмас кайсыларыбыз....

    Моннан сигез ел элек булса кирәк, октябрь аеның нәкъ унбишендә, язучы Мәгъсүм абый Насыйбуллинның өенә аны туган көне белән котларга барган идем. Шунда, чәй янында, матур итеп әңгәмә корып утырганда, ул җыр әйтте (әйе, җырламады, нәкъ менә әйтте):

    Ал кисәргә, гөл кисәргә,

    Үтмәс кайчыларыбыз.

    Киләсе ел бу вакытта

    Булмас кайсыларыбыз.

    Сүз дә юк, сиксән ике яшьлек Мәгъсүм Нәҗип улының болай әйтүе аның үз күңел халәтенә бәрабәр килгәндер. Ник дигәндә, сиксәнне узгач, ул ара-тирә сүз арасында "узды бит безнең гомерләр дә, яңа буыннарга без ятрак булып барабыз, алар белән ераклаша бара арабыз", дип көрсенгәләп ала башлаган иде инде. Без, аның болай диюенә артык әһәмият бирмичә, болай гына, сөйләшү арасында гына әйтелгән гадәти сүз дип кенә караганбыз кебек. Ә аның үз чамасы һәм сиземләве булгандыр.

    Мәгъсүм Насыйбуллинны белгән кешеләр әйтер: ул бервакытта да зарланмады, үзен һәрвакыт көр күңелле итеп тотты, төшенкелек аннан ерак йөри иде, дияр. Мин дә шулай дим. Әмма яшәештә бер чик бар, күрәсең, шуны атлап чыккач, телисеңме-теләмисеңме, фанилыктан бакыйлыкка күчү турында да уйлана башлыйсыңдыр. Мәгъсүм абый белән дә шулай булгандыр. Күңеле сизенгәндер. Шулай да, әлеге моңсу җырны әйткәннән соң, ул нәкъ ике ел яшәде әле. Сиксән дүрт яше тулуның икенче көнендә, ягъни 2009 елның 16 октябрендә аның тынгысыз йөрәге тынып калды. Туган авылы Байлангар зиратында әти-әниләренең каберләре янында мәңгелек урынын алды. Райондаш каләмдәшләре буларак, шагыйрь Газинур Морат белән икебез каберенә туфрак салдык. И ярата иде ул туган авылын! Безнең авыл өстендә күк тә биегрәк, йолдызлар да яктырак дия торган иде. Берәр китабы чыкса, шатлыгын җиткерер өчен, шунда кайта торган иде. Сабан туйларын да калдырмады. Авыл чишмәсенең суында пешкән чәйне эчеп килсәм, ай буена бер җирем авыртмый дия иде.

    Ә аның җанын-тәнен авырттырырлык сәбәпләр аз булмады. Әмма Мәгъсүм абыйда яшәешкә теш-тырнаклары белән ябышкан Павел Корчагин, Алексей Мересьев, Владислав Титов, Гакыйль Сәгыйров, Рәниф Шәриповлар холкы бар иде. 1943 елда фронтка китеп, унтугыз яшендә бер аягыннан мәхрүм калган егетнең язмышы теләсә-кайсы юлдан китәргә мөмкин иде, югыйсә. Аз булдымы, базар чатларында агач аякларын күрсәтеп куеп, хәер сорашучылар, яшәүнең ямен тапмыйча, эчүгә сабышучылар... Киләчәккә якты хыяллары сүнмәгән Мәгъсүм тормышта үзенең холык-фигыленә, рухына һәм омтылышларына бәрабәр урын алырга тырыша. Бу аны төшенкелеккә бирелүдән саклап кала.

    Әле сугышка кадәр үк (ундүрт-унбиш яшәр үсмер егет) тирә-якны, кешеләрне җентекләп күзәтә, шуның нәтиҗәсендә тормышның матур якларын да күрә, никтер, аның күзенә гаделсезлекләр күбрәк чалына. Бу бит утыз җиденче ел шаукымы хөкем сөргән вакыт. Матур гына хезмәт итеп йөргән намуслы кешеләрне көтмәгәндә авылдан алып китәләр, аннан соң авыл кешеләре арасында сүз тарала: "ул контр, дошман булган икән", диләр. Моны пышылдан кына, колактан-колакка гына әйтәләр. Ачтан интеккән кешеләр басудан сыңар бияләйгә тутырып, өенә бер уч арыш алып кайтса,бишәр-сигезәр елга ябып куялар. Әнә Кукмара киез итек фабрикасында эшләүче ике кызны, эшкә егерме минут соңга калганнары өчен генә, өч айга Зөя төрмәсенә җибәргәннәр. Мондый хәбәрләр сугыш алды елларында еш ишетелеп торды.

    Мәгъсүм, аңлы малай буларак, боларга колак сала тора һәм үзенә сүз бирә - үскәч, ул мондый хәлләргә түзеп тормаячак! Әмма аның үсеп җиткәнен көтеп тормыйлар, сугышка җибәрәләр. Бер елдан ул инде гомерлеккә инвалид булып кайта. Моны күз алдына да китерүе кыен. Киләчәккә зур хыяллар белән яшәгән егет җиргә ике аягы белән нык-нык басып йөрүдән шулай көтмәгәндә мәхрүм калсын әле! Шул көнннәрдә аның кулына аяксыз килеш яңадан самолет штурвалы артына утырган Мересьев турында язылган газета килеп керә. Ул Борис Полевойның бу мәкаләсен кат-кат укый һәм шунда үзендә көч артып киткәнен күрә. Ник дигәндә, Мәгъсүм үзе дә авиациядә хезмәт иткәндә яралана, аяксыз кешегә самолет белән идарә итүнең нинди кыенлыклар белән бәйле икәнлеген шуңа күрә яхшы аңлый. Димәк, бу кеше үзендә шундый рух ныклыгына ия булырдай көч тапкан. Мәгъсүм дә бирешергә тиеш түгел! Моның өчен иң дөрес юл - уку, белем алу, яшәү-көрәшү өчен әзерлекле кеше булу! Һәм ул хокук буенча икееллык курсларга, аннан соң институтка укырга керә. Аларны бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Яшь белгечне Свердловск өлкәсе районнарының берсенә прокуратура хезмәткәре итеп җибәрәләр. Тикшерүче, өлкән тикшерүче, прокурор ярдәмчесе... Эшнең башыннан ук ул бер нәрсәне аңларга тырыша - теге яки бу җинаятьне эшләгән кеше бу очракта кем ул? Чын җинаятьчеме, әллә ялгышкан бәндә генәме? Аның гамәлендә очраклылык дигән нәрсә юкмы? Әллә вакыйгалар сөреше, аерым бер мохит тәэсире белән генә шушы хәлгә килеп юлыкканмы? Юлдан тайпылган һәр кеше турында әлеге сорауларга дөрес җавап табу җинаятьченең гамәлен һәм аңа бирелгән бәяне дә ачыкларга ярдәм итә. Нәкъ менә шушы сыйфатлары белән Мәгъсүм. Насыйбуллин халыкның ышанычын казана. Шактый тиз арада прокурор итеп тәгаенләнүе дә гаҗәпләндерми. Башкортстан, Татарстан республикалары прокуратураларында эшләгәндә дә ул үзенең шушы сыналган эш стилен дәвам иттерә. Хөкем ителүчеләрнең дәүләт гаепләүчесенә рәхмәт әйтүе сирәк хәл. Мәгъсүм Нәҗип улына андый сүзләрне дә ишеткәләргә туры килә. Тора-бара аңа мондый хәлләр турында башкаларга да сөйләп бирү, шуларны сюжетлы итеп бәян итү теләге туа. Әмма моңа шулай ук тиешле әзерлек кирәк. Шушы ихтыяҗ аны Урал башкаласындагы педагогоия институтының рус филологиясе факультетына алып килә. Һәм ул, читтән торып укып, икенче югары белем ала. Шуңа күрә аның беренче әсәрләренең рус телендә язылуы гаҗәп түгел. Чөнки аңа төп эшендә дә нигездә рус телендә эш итәргә туры килә.

    Эшкә Казанга кайткач, аңа инде ныклап әдәби телне өйрәнергә, туган телне чын-чынлап яңадан үзләштерергә туры килә. Бер-бер артлы яңа әсәрләре ана телендә басыла башлый. Аларны укучылар көтеп алалар. Узган гасырның соңгы чирегендә детектив әсәрләр тудыруда Мәгъсүм Насыйбуллин бездә иң үрчемле эшләгән иҗатчылардан булды. Татар, рус, үзбәк, һәм башка телләрдәге китаплары ил буенча таралды.

    Реклама

    Күреп торабыз, соңгы унъеллыкларда детектив жанр үзәккә чыкты. Бу бигрәк тә рус әдәбиятында шулай. Татар язучылары да әлләни калышмыйлар. Әмма шунысы бар, мондый әсәрләрдә хәзер еш кына җинаять әхлакый яктан хөкем ителми, аны кылучылар хәтта уңай геройларга якынлашалар. Аларда кара һәм канлы гамәлләр кылуның барышы аеруча җентекле итеп күрсәтеп бирелә. Боларның бөтенесе укучыга тискәре йогынты ясый, психикасын боза, аларны хәтта җинаять юлына этәрә. Заманында Мәгъсүм Насыйбуллин, Мөсәгыйт Хәбибуллин, Мәдинә. Маликова, Фәнил Галиев һәм башкаларның әсәрләре җинаятьчеләргә карата нәфрәт тәрбияли иде. Бу каләмдәшләребез иҗатының кыйммәте барыннан да элек шунда булды.

    Ул һәрвакыт миңа карата абыйларча кайгыртучан булды, райондаш буларак якын итте. Миңа еш кына:

    -Без синең белән Гөлсем апа укучылары бит! - дип горурланып әйтә иде.

    Әйе, Пычак җидееллык мәктәбендә мин татар теле һәм әдәбияты буенча белемне талантлы, тирә-якта танылган укытучы Гөлсем апа Хөсәеновадан алдым. Сугыш алды елларында исә ул Байлангар мәктәбендә эшләгән булган, Мәгъсүм абый да аңарда укыган. Бергәләп Кукмарага кайткан чакларда, без икәүләп Әсән-Елга авылына - Гөлсем апа өенә бара идек. Бу искиткеч акыллы, бик тә белемле һәм сөйкемле апабыз белән сөйләшеп утыру үзе бер вакыйга була торган иде.

    Миңа Мәгъсүм абыйны төрле шартларда күрергә туры килде. Ул һәр очракта олпат, туры сүзле һәм тиешле карарга килә торган зат булып кала белә иде. Бер вакыйга аеруча истә калган. 1991 ел, октябрь ае. Кырымның Күктүбә дигән бистәсендәге иҗат йорты. Көннәрдән бер көнне кичкә таба бер кырым татары егете килеп керде. Мостафа исемле икән. Ул, дулкынлана-дулкынлана, боларны сөйләде:

    -Без, җитмешләп егет, Үзбәкстаннан кайтып, Судак шәһәре янындагы Розалар үзәне дигән җирдә авыл сала башладык. Авылга Асрет (Сагыш) дигән исем куштык. Җирле хакимият без төзегән йортларны җимерәбез дип куркыта. Бүген төнлә безне моннан куып чыгарырга җыеналар. Зинһар, ничек тә булса ярдәм итегез. Бүтән безне яклар бер кеше дә юк.

    Бу хәбәрне ишеткәч, өч фронтовик язучы - Мәгъсүм Насыйбуллин, Мәхмүт Хөсәен, Габдулла Шәрәфетдинов урыннарыннан сикереп тордылар. Һөҗүмгә күчәргә боерык булды диярсең. Аларга мин дә кушылдым. Мәхмүт абыйның орден-медальләре дә үзе белән икән. Бардык. Кырым татарлары егетләре лагерында төн кундык. Аларны бу урыннан куарга килгән "кунакларны" каршы алдык. Әлбәттә, алар эш мондый борылыш алыр дип көтмәгәннәр иде. Башта шактый коры гына сөйләштеләр. Әмма шул ук вакытта үзләренең дә хаксызрак эш итүләрен аңлый төшүләре сизелде. Нәтиҗәдә ашыкмаска, иртәгәгә кадәр түзәргә булып таралыштылар. Икенче көнне без Судакка бардык. Киевтан килгән түрәләр белән сөйләштек (төп сөйләшүчеләр М. Насыйбуллин белән М. Хөсәен иделәр, әлбәттә). Шунысы мөһим, авылны җимертү нияте кире кагылды, егетләргә тимәскә булдылар.

    Менә шулай бу очракта да Мәгъсүм Нәҗип улы үзенең иманы булган гаделлеккә тугрылыклы булып калды. 2004 елда Кырымга Татар мәдәнияте көннәрен уздырырга баргач, махсус кызыксындым, авыл үз урынында, ныгыган, йортлары матур, күңелле генә яшәп яталар.

    Туксанынчы еллардан башлап Хәтер көннәре уздырыла башлагач, Мәгъсүм абый әйтә иде:

    -Баксаң, мин Казанны явыз Иван җимерткән фаҗигале көнне туганмын икән бит. Шулай булгач, мин туган көндә ихлас күңелдән дога уку фарыз. Кол Шәриф үзенең шәкертләре белән шул көнне һәлак булган, шуннан соң 373 ел узгач, мин туганмын. Шул батыр элгәрләребез хакына йөзгә кызыллык китермичә яшәргә кирәк. Туган көнем миңа зур бурычлар йөкли.

    Менә инде аның дөньяга килүенә 90, вафатына алты ел тулды. Мәгъсүм Нәҗип улы гомерен җәмгыятькә, халкыбызга файдалы кеше итеп үткәрде дип ихлас әйтә алабыз. Ул инде бакыйлыкта. Әмма якты образы, игелекле эшләре киң күңелле халкыбыз хәтерендә.

    Фоат ГАЛИМУЛЛИН

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: