Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Батыр даны ил түрендә

    Гомер бик тиз үтә, һәр минут узган саен, ул мизгелләр тарихка гына кереп кала. Ә бит озак елларга сузылган сугышлар, ачлыклар да булган. Алар хәзер артта, еракта калды, ул еллар бик тиз узып киткән кебек тоела. 1941-1945 елларда булган Бөек Ватан сугышы исә безгә иң якыны һәм иң дәһшәтлеләренең берсе.

    Реклама

    Күпме кайгы-хәсрәт, ач-
    лык китергән, күпме кешеләрне корбан иткән ул. Өлкән әтиләр дә, яшь кенә егетләр дә туган илләрен сакларга сугышка киткәннәр. Кызганычка каршы, күпләр сугыш кырында ятып калган, ә кайберләре туган илләренә кайтып җитә алган. Шулар исемлегендә минем бабайның әнисе белән бертуган булган Әхтәмов Әхтәм улы Сабир абый да бар. Бөек Ватан сугышы ветераны Сабир Әхтәмов - Советлар Союзы Герое исемен алган 170 татарның бүгенге көндә исән-сау булган бердәнбер кеше. Ул 1926 елда Кукмара районының Югары Өскебаш авылында туа. Сигез балалы гаиләдә иң өлкәне була. Башта Кәркәүч авылы мәктәбендә алты сыйныф тәмамлый. Ә аннары соңгы җиденче елын туган авылында укый. Балачагын еш исенә төшерә, юксына Сабир абый: "Нәкъ менә сезнең кебек чакта беренче тапкыр самолет күрдем, - ди ул, - үзе бер маҗара булды бу вакыйга. Ничектер бер "Кукурузник", бензин багы тишелеп, безнең авыл басуына төшеп утырды. Без, малайлар, кызык күрергә чабышып килдек. Ничек тә ярдәм итәсебез килә бит. Ә минем әти колхозда тимерче булып эшли, аннан күреп, эретеп ябыштыру, тимерче эшләрен әзрәк чамалыйм. Булыштым бит очучыга! Шулай итеп, авылда: "Әхтәм улы Сабир самолетны ремонтлап җибәргән!" - дигән дан таралды..."
    Аяз көнне яшен суккандай 1941 елны Бөек Ватан сугышы башлана. Тимерчелек эшен улына тапшырып, Әхтәм абыйга да фронтка китәргә туры килә. Киткәндә: "Тиз арада җиңеп кайтырбыз", - дип вәгъдә биргән була да бит... Икенче төрле язмыш көткән була аларны. Озакка сузыла сугыш, Сабирның да алыныр чагы җитә. 1943 елда ул Кызыл Армиягә кушыла, фронтка китә. Башта аларны хәрби эшкә өйрәтәләр. Буе нибары 1 м 65 см гына булган Сабир абый да шунда танкка каршы 16 килограмм авырлыктагы мылтыкны үзенә буйсындырырга, төрле хәрби алымнарга, сугышта үзеңне ничек тотарга өйрәнә. Ә иртәгесен сугышка керәсе көнне, йокларга отбой бирелгәч, тезләре сызлавына түзә алмыйча төне буе йоклый алмый ул. "Минем аякларымның болай ук сызлаганы булмады. Күрәсең, бик нык нервыланганмын", - ди Сабир абый бу турыда.
    Фронтта Сабир абый-
    ны берсеннән берсе авыр сынаулар каршы ала. Фашистлар да көчле, җиңел генә бирелергә теләмиләр. Совет солдатларын һәр адымда ут көлтәләре каршы ала. Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәрендә барган сугышта Сабир Әхтәмовка каршыдагы ут ноктасын юк итәргә дигән приказ бирелә. Бурыч үтәлә. Янындагы иптәше Сабирга: "Күрәсеңме, анда тагын бер кечкенә калкулык бар. Корал запасы түгелме икән?" дигән шиген белдерә. Чыннан да шулай булып чыга: утка тоткач, калкулык каты итеп шартлап күккә оча. Каршыга тагын ыжгырып танклар, аның артыннан пехота килә. Егетләр танкларны үзләренә 150-200 метрга кадәр якын җибәреп, тизлек белән (скоростной выстрел) көпшәләргә төбәп аталар. Шул арада 3 танк юк ителә.
    Шушы хәлләрдән соң,
    батальон командирыннан: "Рәхмәт, егетләр, мин сезне бүләкләүгә тәкъдим итәрмен", - дигән хәбәр алына.
    Сабир Әхтәмов расчеты ике катлы бинага яшеренеп, дошманны атакалавын дәвам итә. Ләкин дошман йокламый. Шуңа да карамастан, йортның ике каты да шартлатыла. Кызганычка каршы, Сабир абый шунда ике иптәшен югалта. Ә үзе бер могҗиза белән ниндидер каркаста гына эленеп торган чарлак эчендә исән кала...
    Сабир Әхтәмов Прус-
    сиядә сугыш вакытында ике "Пантера" танкын шартлата һәм шунда яралана. Ләкин озак вакыт авырып ятып булмый, туган илне дошманнардан сакларга кирәк. Бик күп җирләрдә көрәшә Сабир Әхтәмов, хәтта Германия тирәсендәге сугышта да катнаша.
    1945 елның 24нче март санында "Правда" газетасында чираттагы Советлар Союзы Геройлары исемлеге басылып чыга. Алар арасында 19 яшьлек Сабир Әхтәмов исеме дә була. Батырлыгы, сынауларга бирешмәве аркасында гына Сабир Әхтәмов бу зур дәрәҗәгә ирешә.
    Ниһаять, көтеп алынган 1945 елның мае - Җиңү язы да җитә. Бу елның июнь аенда Мәскәүдә тантаналы Җиңү Парады үткәрелә. Анда Сабир Әхтәмовны да чакыралар. Шунда бер командир: "Мондый кечкенә буйлыларны Парадта катнашырга алмыйбыз", - дип белдерә. Моны ишетеп торган генерал Кошевой хәлне төзәтеп җибәрә: "Ефрейтор Ахтямов, ну-ка сними шинель!" - ди. Ә Сабир Әхтәмовның гимнастеркасы түшендә бик күп орденнар, медальләр була... Сабир Әхтәмов ул көннәрне менә шулай искә төшерә.
    Шунысы кызганыч, Сабир абыйның әтисе - Әхтәм абый гына сугыштан кайта алмый. Ул Смоленск янындагы сугышта һәлак булып кала...
    Сугыштан соң да Сабир Әхтәмов СССР кораллы көчләр сафларында хезмәт итә. 1950 елда лейтенантлар курсын тәмамлый һәм эчке эшләр министрлыгында эшли башлый. Хәзер Сабир Әхтәмов Казанда яши. 1991 елның августыннан алып пенсиядә. Сабир Әхтәмов - актив җәмәгать эшлеклесе. Казан Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы әгъзасы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы Ветераннар советының дәрәҗәле әгъзасы. Ветеран Ленин ордены, Сугышчан Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм 20 медаль белән бүләкләнгән. Хәзерге тормышы белән Сабир Әхтәмов тулысынча канәгать, яңадан сугышлар булмавын, дөньяларның тыныч булуын тели. "Күп хәрәкәтләнергә, дуслар белән аралашырга тырышам, - дип әйтә ул. - Болар барысы да хәрби рухны сакларга ярдәм итә."
    Әйе, сугыш ул бик кур-
    кыныч әйбер. Мин Сабир абыйдан: "Сугышта дошман белән көрәшкәндә бик курыктыгызмы?" - дип сорамыйм, батырлардан алай сорап булмый. Алар да бит безнең кебек үк адәм балалары, аларда да безнеке кебек йөрәк бар. Тик батырларның батырлыгы үз куркуларын җиңүдән башлана. Үз куркуын җиңгән кеше генә батыр була ала.
    Мин якташым һәм шул ук вакытта якын туганым булган Сабир Әхтәмов белән бик горурланам. Ул тарих юлында онытылмаслык зур эз калдырды. Аңа безнең ирек, хөрлек, тынычлык өчен көрәшкәне өчен зур рәхмәт әйтәм.
    Татар халкы бөек язучыларга, көчле батырларга һәм, гомумән, яхшы, сәләтле, укымышлы шәхесләргә бик бай милләт. Мин Сабир Әхтәмовны да татарның зыялы, көчле шәхесләре исемлегенә кертәм. Аны татар халкы мәңге онытмыйча, күңелендә саклар дип уйлыйм.
    Зөһрә ВИЛЬДАНОВА.
    Фаил ЗәЙНУЛЛИН фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: