Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Башкортостан сандугачы Ришат Төхвәтуллин кукмаралыларның җаннарын “мунча кертте”

    Руслар өчен украин теле, Украина җире ничек якын булса, татарлар өчен башкорт теле, Башкортостан җире дә шулай ук. Алар ут күршеләр генә түгел, ә тугандаш халык, дип әйтәбез. Гәрчә, сәясәт өлкәсенә килгәндә, боларның нәкъ киресе күзәтелә. Мәдәни багланышлар өлкәсенә килгәндә исә, бернинди сәяси кувалда, мәсәлән, башкорт белән татар арасына чөй...

    Руслар өчен украин теле, Украина җире ничек якын булса, татарлар өчен башкорт теле, Башкортостан җире дә шулай ук. Алар ут күршеләр генә түгел, ә тугандаш халык, дип әйтәбез. Гәрчә, сәясәт өлкәсенә килгәндә, боларның нәкъ киресе күзәтелә.

    Мәдәни багланышлар өлкәсенә килгәндә исә, бернинди сәяси кувалда, мәсәлән, башкорт белән татар арасына чөй кагып кертә алмаячак. Исегезгә генә төшерегез, Татарстанда хезмәт итүче күпме талантны Агыйдел ярындагы туфрак үстереп бирде.

    Район Мәдәният йортында Башкортостан сандугачы Ришат Төхвәтуллин концертын караганда моңа тагын бер кат инандым. Минем генә түгел, башка тамашачының да күңеленә кереп урнашты ул. Концерттан алган тәэсирне бер таныш ханымның әйткән сүзләре белән тасвирлап бирәсе килә:

    -Бик ошады. Менә мунча кереп чыккач, чистарынып, җиңеләеп китәсең бит әле, шундый рухи күтәрелеш белән кайтам.

    Тамашадан соң, чыгу юлына түгел, ә артистлар бүлмәсенә юл тоткан бер төркем мөкиббән китүчеләр үзе үк күп нәрсә турында сөйли.

    Хәзер концертларны оештырганда заманча технологияләр аша тышкы спецэффектлар белән мавыгып, рухи кыйммәтләргә игътибар калмый. Бит концертның төп максаты артистның күлмәгенә сокланып утыру гына түгел, ә югарыда телгә алынган ханымча, җанны "мунча керендерү" булырга тиеш. Нәкъ менә шундый тамашага халык сусаган. Югыйсә, бер көнлек җырларны, мәдәният йортына килмәгән очракта да, көннәр буе радио-телевидение аша колакка дыңгычлап тору - кешенең, аеруча рухи каркасы ныгып бетмәгән яшьләрнең зәвыгын тупасландыра. Ярый әле, "Татар җыры"на конкурент булырлык, "Рәшит Ваһапов" исемендәге Халыкара татар җыры фестивале бар. Әлеге концертны бу фестивальне оештыручы - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, продюсер Рифат Фәттахов оештырган. Ә Ришат Төхвәтуллин - шушы фестивальнең 2011 елгы Гран-при иясе. Сүз уңаеннан, "Рәшит Ваһапов" фестиваленең өлкәнрәк җимеше Филүс Каһиров - шулай ук, Башкортостан егете - бүген үзен опера җырчысы буларак сыный.

    Ришат халык күңеленә "Тыңлачы, сандугач" җыры аша кереп урнашты. Бу җыр үзенә генә хас мелизмы, шармы булган, әниләр кулыдай йомшак, гашыйклар кочагыдай җылы, Агыйделдәй бормалы, Урал таулары һавасыдай киң тынлы, сандугачтай моңлы тавышлы, чибәр, зифа буйлы, бер үк вакытта татар халкына хас үтә тыйнак, мөлаем Ришат тарафыннан башкарылып, уникаль әсәргә әверелде. Минем бер генә концертта да бер җырны ике тапкыр башкарганнарын ишеткәнем юк иде. Ә Ришат җырлады һәм ул шундый табигый килеп чыкты ки, талчыктырмады да. Бу җыры гына түгел, ул башкарган һәрбер әсәр тыңлаучының җанын иркәли, сафландыра. Аны тыңлап туеп булмый.

    "Ак яулыклы" әбиләр җырын да Ришатка махсус язып биргәннәр. Ни өчен дигәндә, аны аеруча әбиләр ярата икән. Сәхнәгә бер-бер артлы менгән чәчәк букетлары белән бергә рәхмәт сүзләре, соклану хисләрен тыңлаганда, игътибар үзәгендә нәкъ менә ак яулыклы әби торды.

    -Улым, без сине бик яратабыз, - диде ул калтырап торган җыерчыклы кулларын Ришатның уч төбенә салып, - рәхмәт сиңа. Менә мине 30 чакрым ераклыктагы авылдан улым белән киленем машинага утыртып, махсус сине күрсәтергә алып килделәр. Юл буе синең кассетаңны тыңлап килдек. Инде Ходай үзеңне якыннан күрергә насыйп итте. Синдәй затлы егетләр булганда, татар моңы югалмас, киләчәк буыннарга да барып ирешер, Алла боерса. Гел шулай сөйкемле булып кал. Аннан, синең әти-әниеңне күрәсем килә. (Зал өстеннән канәгать көлү дулкыны таралып үтте.) Шундый бала тәрбияләп үстергәннәре өчен, күзләренә карап, рәхмәт әйтәсем килә. Кайткач, Кукмарадан шундый бер әби сәлам әйтеп җибәрде, диген. Уңышлар сиңа, күзләр генә тия күрмәсен, - дип, вак-вак атлап, урынына барып утырды. Зал да бу сүзләргә бертавыштан "кул куйды".

    Ришатның тавышында җыр сәнгатенең бөек бер сере яшеренгән. Шагыйрьнең төп фикерен юл арасыннан укып алган кебек, аның да моңга төрелгән йомшак тавышына вакыты-вакыты белән ноталар арасыннан очкыннар сирпелеп ала. Нәтиҗәдә, мәңгелек белән мизгел очрашып, шундый халәт тудыра - кыскасы, җан "мунча керенә".

    Ришатның биологик яше генә - 25. Чыклыкта аңа яшь бирү мөмкин түгел. Моң белән тәрбияләнеп үскән буын буларак, ул бүгенге әбиләрнең кумиры булса, яшьтәшләре әле аны кабул итәргә әзер түгел, дип уйлыйм. Кызганыч, аларны материализм музыкасы тәрбияләп үстерде. Шушы буыннар арасындагы чылбырга өзеклек тудырмас өчен, табигать Ришатны яралтты. Аның миссиясе - шушы өзеклекне булдырмыйча калу. Бул, Ришат!

    Айдар ВӘЛИДИ, Березняк авылы

    фото: http://tatar-duslyk.ru/category/obyavleniya/

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: