Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Баш табиб урынбасары Казаннан Кукмарага җәяү кайткан

    Республика клиник онкология диспансерының баш табиб урынбасары Шәймәрданов Илсур Васил улы тормыш иптәше Роза ханым белән Казаннан Кукмарага җәяү кайткан. Роза ханым үзе дә табиб, 8 номерлы шәһәр хастаханәсенең неврология бүлеген җитәкли. Ул вакытта төрле сәбәпләр аркасында массакүләм мәгълүмат чаралары моны яктыртмыйча калган иде. Бүген исә әлеге маҗаралы сәяхәт турындагы...

    -Илсур әфәнде, Роза ханым, Казаннан Кукмарага җәяү кайту кемнең башына килде? Хәзер шулай ял итәләрме әллә?
    -Бу Илсурның күптәнге хыялы иде. "Казаннан төп йортыма җәяү кайтып карыйсы килә", - дип бер генә әйтмәде ул. Тик көннәрдән бер көнне җыенып юлга чыгачагыбызга ышанмаган идем, - диде Роза ханым. - Туган якның матур табигате, диңгез буйларын бер читкә куя икән.
    -Дөрес, сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл. Дусларыбыз арасында да сәяхәтебезне төрлечә бәяләүчеләр булды. Кемдер: "Тилердегез мәллә?" - диде. Безнең сыман уйлаучылар, киресенчә, хупладылар гына. Без шоу ясамадык. Иллегә җиткәндә шуның кадәр араны җәяү үтү бары куелган максатымны гына үтәү иде, - ди медицина фәннәре кандидаты.
    -Кайчан һәм кайдан юлга кузгалдыгыз?
    -2012 елның 30 июнь иртәсендә, Чистай урамыннан. Үзебез белән әллә ни әйбер алмадык. Ипи, казылык һәм бер шешә су - тамак ялгарлык кына инде. Беренче көнне Арчадагы туганнарга кадәр кайтып җитәргә кирәк. Юлда төн куну барыбер шомландырды. Әнә шулай сәгать бишенче яртыда юлга кузгалдык. Дәрвишләр бистәсен чыкканда сәгать тугыз булган иде, иртәнге ашка тукталып, тиз генә тамак ялгап алдык. Юл озын. Каменкага җиткәндә кояш кыздыра башлады, төшке аш вакыты да җитте. Шуннан башланды инде галәмәтләр. Адымнар кыскарганнан кыскара, аяк сыкрап сызлый башлады. Арчага кадәр яңадан 30 чакрым чамасы юл үтәргә кирәк...
    -Юлда танып туктаучылар булмадымы соң?
    -Танышы да, таныш булмаганнар да туктады. Татарларның ярдәмчел һәм киң күңелле булуларына тагын бер кат инандык. Шул кадәр яхшы кешеләр очрады юлда. "Кая барасыз?" - диләр. "Кукмарага", - дибез. "Җәяүме? Әйдәгез, утырыгыз илтеп куябыз", - диләр жәлләп. "Безгә җәяү кайтырга кирәк", - дип, рәхмәтләр укып янә алга атлыйбыз. Танышлар да күп туктады. "Илсур Василович, бер-бер хәл булмагандыр бит? Машинагыз кайда? Кая барасыз? Утырыгыз", - диләр шаккатып. "Рәхмәт, безгә җәяү кайтырга кирәк", - дип тагын китәбез. Арчага кергәндә караңгы төште. Юл буендагы кыска ак баганалар җанланган кебек тоела башлады. Әйтерсең, бер өер эт безгә таба килә. Әллә нинди тавышлар колакны ярып кереп, башны авырттыра. Шомлы уйлар калтыратып куя. Тәмам арып, хәлдән таеп, төнге сәгать бер тулганда Арчага кайтып аудык.
    -Туганнарыгыз ничек кабул итте? Ак халаттан күреп ияләнгән табибларны мосафир кыяфәттә таныдылармы?
    -Мунча ягып, өстәл тулы ризык белән каршы алдылар. Килеп кергәч тә, таушалган кыяфәт, арыган йөзләребезне күреп жәлләделәр. "Бәлки җитәр, туктарсыз? Әйдәгез машина белән генә илтеп куйыйк", - диләр. "Юк, рәхмәт. Без җәяү", - дибез. Артык сүзләр сөйләшеп торырга хәл калмаган иде. Бераз ятып алырга да, юлга кузгалырга кирәк. Икенче төнне Балтачтагы туганнарда кунарга исәплибез. Юлны кыскартырга кирәк, басу аша барачакбыз...
    -Икенче көнне тора алдыгызмы соң?
    -Тәннең, аякларның сызлавына чик-чама юк иде. Иртән сәгать сигезләрдә юлга кузгалдык. Кукмарадагы туганнар да борчыла башлады. Авылдагы әнкәй карт инде. "Нигә Илсурның машинасын алып кайттыгыз? Үзләре кайда? Бер-бер хәл булды мәллә, нигә миңа әйтмисез?" - дип, борчылып беткән. Беренче көнне 5-6 чакрым саен туктап хәл ала идек. Хәзер 2-3 чакрымнан да ары ялсыз атлап булмый башлады. Мәтәскәгә җиткәндә аяклар яхшы гына сызлый иде. Юл буендагы ташка утырдым да, елый башладым. "Илсур, мин бара алмыйм. Әйдә машина чакыртабыз, үләм бит", - дим. Ул да озак уйлап тормады. "Әйдә, хәзер чакыртам, син кайтып китәрсең дә, мине авылда көтәрсең", - ди. "Туктале, минәйтәм. Ничек инде мин үзем генә кайтып китим. Ярты юлны бергә үттек, калган яртысын гына үтәрбез. Үзеңне генә ташлап калдырмыйм", - дип, торып бастым. Балтач боҗрасында соңгы ипиебезне утырып ашадык. Ул көнне көч-хәл белән төнге сәгать икедә Балтач районының Кили авылындагы туганнарга кайтып җиттек.
    -Балтач-Кукмара арасын ничә сәгатьтә кайтырга планлаштырдыгыз соң? Әллә ни ерак түгел кебек бит...
    -Бер көндә кайтып җитсәк, яхшы булыр иде, дип юлга кузгалдык. Шулай тоела гына ул. Кайта башлагач, шактый икән. Өченче көнгә аяклар язылып бетте диярлек. Балтачтан Кукмарага басу аша киттек. Бөрбаш авылында кибеткә кердек. Халкы ничектер аерылып тора аларның. Зур кызыксыну белән күзәттеләр безне. Сәрдегәнгә җиткәндә көндезге сәгать өч иде. Аннан туры Поршурның арыш басуына чыктык. Үзебез буе арышлар, аяк араларыннан ышкылып ниндидер җәнлекләр чабыша. Зәп-зәңгәр күк йөзе, тынлык һәм арыш исе. Бары бөҗәкләрнең безелдәүләре генә ишетелеп тора. Әллә каян, ерактан, шушы тынлыкны бозып трактор эшләгән тавыш ишетелә. Безнең мондый матурлыкны бер генә илдә дә очраткан булмады.
    -Ул вакытларда Кукмарада Чупакабра атлы җанвар бар, диләр иде бит. Күрүчеләр дә булгалады бугай. Сезгә очрамадымы соң?
    -Чупакабра булганмы, юктырмы, тәгаен әйтә алмыйбыз. Тик бер сәер җан иясе белән күзгә-күз очраштык. Кече Чура аша узып, Вахит авылы тавына таба юнәлдек. Менеп җиткәндә кичке сәгать җиделәр иде. Таудан безнең авылга әллә ни ерак калмый инде. Бер полоса урман һәм тагын басу. Шул урман ягыннан килгән шомлы бер тавышка тукталдык. Әллә каян кемдер безне күзәтеп торадыр сыман хис биләп алды. Мин артка борылдым. Бөкре, бер якка гына тузгыган чәчләрен салган, ялтыраган күзләре белән безгә карап торган бер нәрсә күрдем, - ди Роза ханым. - Искә алсам да, тәнем чымырдап китә, курку били. "Илсур, борылма, зинһар, карама", - дип кычкырып җибәрдем. Нинди карамау, икәүләшеп борылдык. Безгә карап, чыелдап кычкырып җибәрде. Анда курыкканнарымны сүз белән генә аңлатып та булмый. Аяклар үзләреннән - үзләре тизрәк бара башлады. Ул урыннан тәмам ерагайгач кына хәл керде.
    -Ул басуны кичен адаштыра, диләр бит...
    -Чыннан да шулай икән. Бер җирдә әйләнеп тик йөргәнбез. Вахиттән безгә кадәр 6-7 чакрым гына, югыйсә. Адашып йөреп кичке сәгать уннарда Казаклар авылына килеп чыктык. Авылыбыз Зур Сәрдеккә кергәндә төнге сәгать унике иде. Кап-караңгы урамнардан әкрен генә сөйләшә-сөйләшә өйгә кайтып җиттек. Тирә-якта тынлык. Капка янына җиттек кенә, шаулатып музыка кушылды. Утлар янды, авылдагы киленебез һәм кызлар татар халык киемнәреннән киенеп, кулларына сөлге белән чәк-чәк тотып каршыбызга килеп бастылар. Күршеләр, туган-тумача барысы җыелышкан. Бөтенесе бер авыздан: "Приветствуем Вас на родной земле!" - дип, космонавтларны сәламләгәндәй каршы алдылар. Күңелләрне биләгән рәхәтлек, геройлык хисе белән кушылып, туганнарның, ә иң мөһиме - туган йортның җылы һәм якты нурына төрелүе алыштыргысыз мизгел булып гомерлеккә күңел түребездә уелып калачак.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: