Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Балык чиреннән котылып булмый, диләр кукмаралылар

    Бер дус кызымның ире инде байтак еллар балык тоту белән "җенләнә". Ел фасылының кайсы гына вакытын алма, әзрәк эшеннән бушауга ук, дуслары белән елга-күл буйларыннан кайтып керми. "Баруын бара инде ул, тик менә кайтканда һичьюгы берәр балыгы буламы соң аның?" - дип кызыксынам. -Һай сине, үзеңнең балык тотып караганың булмагач,...

    Бер дус кызымның ире инде байтак еллар балык тоту белән "җенләнә". Ел фасылының кайсы гына вакытын алма, әзрәк эшеннән бушауга ук, дуслары белән елга-күл буйларыннан кайтып керми. "Баруын бара инде ул, тик менә кайтканда һичьюгы берәр балыгы буламы соң аның?" - дип кызыксынам.

    -Һай сине, үзеңнең балык тотып караганың булмагач, бернәрсә аңламыйсың, балыкта мени хикмәт?! Менә мин үзем дә җәй көне ирем белән бергә берничә тапкыр кулыма кармагымны тотып күл буена барып утырган идем, шуннан соң ул балыкка җыенган саен күңелем үзгәреп кала. Кыш көне салкын, дип кенә йөрәкнең сулкылдавын басам, җәйне көтәм, - ди бу.

    Ахирәтемнең бик тәмләп, ярты сәгатьләп чамасы балык тоту процессын сөйләгәнен тыңлаганнан соң, моңа да балык "чире" йоккан икән дигән нәтиҗәгә килеп, зәмһәрир салкында ап-ак кар юрганы түшәлгән боз өстендә тезелешеп утыручы балыкчыларны күз алдыннан үткәрдем. Рәхәтләнеп җылы өйдә кайнар чәй эчеп утырасы урынга, вакытыңны боз астыннан балык чиертүен көтеп уздыр инде син!

    -Балыкка бер барсаң, әлеге мавыгудан котылам, димә. Чын балыкчы өчен начар һава торышы булмый - салкын җил дә, коеп яуган яңгыр да куркытмый аны. Хәзер кибетләрдә җил үткәрми торган күптөрле яхшы өс киемнәре һәм 70 градуслы салкыннарда да кияргә мөмкин булган резин итекләр сатыла бит, - ди 40 елга якын балыкчы стажы булган ветеран хезмәттәшебез Фаил абый Зәйнуллин. - Без җәен дә, кышын да күбрәк Чулман, Нократ елгаларына, районыбызның Татар Толлысы авылы янындагы Липовый дип йөртелүче күлгә барабыз. Кышын балык тоту үзе бер күңелле ул. Көндезге сәгать өч-дүртләрдә китәбез дә, рәхәтләнеп табигатьнең матурлыгына хозурланып, төнлә белән генә кайтабыз. Күбрәк жумба (налим) һәм судак тотабыз. Налимның 10-20 килограммлылары да эләгә. Бозны тишеп, бәке тирәсенә җайлап урнашасың да, балык чиерткәнен көтәсең - ә инде кармакка балык капканнан соң булган тәэсирләрне әйтеп һәм аңлатып бетерерлек түгел. Әле балыгың зурырак булып, бәке авызына сыймый да торса, анысы аеруча кызык. Юкка гына кышкы балык тотуны дәвалап булмый торган авыру дип әйтмиләр бит инде...

    Соңгы вакытта боз астына китеп һәлак булучы балыкчылар хакында аеруча күп ишетергә туры килде. Әлеге фаҗигале хәлләр балыкчыларны куркытамы икән?

    -Балыкчылар белән килеп чыккан бәхетсезлек очраклары турында радио-телевидениедән сөйләп торсалар да, колакка элмибез шул. Ишетә торып боз өстенә керәбез. Бозның калынлыгы 5 сантиметр булганда да кырыйларда йөрибез әле. Хәзер исә бозның калынлыгы шактый зур. Әмма шулай да 4-5 кеше бер тирәгә җыелгач, боз ярыла башлаган сыман тавыш ишетсәк, тиз арада төрлебез төрле якка чәчеләбез, - ди Кукмарада яшәүче Радик Андреев. - Балыкка, гадәттә, туганнар белән барам. Иң элек берничә көн алдан әзерләнәбез . Ә инде юлга чыкканда үзебез белән термоста чәй һәм капкаларга ризык алабыз. Балык тоту безнең өчен мавыгу. Шуңа күрә балыкны сатмыйбыз, ә гаилә белән сыйланабыз, туганнарга бирәбез. Балык күп эләккән вакытларда өйгә кайткач та шактый эшләргә туры килә. Әйтик, 1,5-2 килограммлы лещлар тиз бозыла, шуның өчен аларны үзвакытында чистарту мөһим.

    Балык тоту сезнең өчен:

    Наил СӘЛАХИЕВ, 32 яшь:

    -Мин үземне хәвәскәр балыкчы дип санамыйм, әмма җәй көннәрендә дусларым белән балыкка баргалыйм. Күлгә кармакны салгач, берникадәр вакытка булса да, гадәти тормыштан аерылып, үз дөньяңа чумасың бит ул. Барлык борчу-мәшәкатьләр онытыла, уйларыңны, кылган гамәлләреңне тәртипкә китерәсең, планнар корасың. Ә инде балык чиертсә, үзе бер ләззәт, адреналин ул. Элек Русиядә елның бер вакытында - балык уылдык чәчкән көннәрдә кешеләр бөтенләй дә балык тотарга чыкмаганнар. Хәзер дә кулыңа кармак, я ятьмә алганчы бу хакта да уйларга кирәктер ул, минемчә.

    Гадел ШӘРИПОВ, 25 яшь:

    -Минем балыкны балачакта гына тотканым бар. Әмма Казанда эшләүче энем, авылга кайткач, бөр көн дә калмыйча балыкка бара. Җәй көне озынборыннар килмәсен өчен башына кияргә махсус челтәрләргә кадәр сатып алды. Берсеннән берсе кыйммәтле кышкы киемнәре турында әйтмим дә инде. Балык эләккәли тагын үзенә - барган саен сөенеп кайта.

    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кисәтә!

    Бәла-казага юлыкмас өчен һава торышын исәпкә алу һәм боз өстендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү сорала.

    Бозлы суга төшкән очракта куркып югалып калмаска, тирән һәм акрын итеп суларга, кулларны ике яккка сузарга кирәк. Баш белән су астына китмәс өчен боз кырыена ныгытып ябышу сорала. Кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына шуышып, боз өстенә чыгарга тырышыгыз. Боз чыдаткан очракта, акрын гына боз кырыеннан читкә тәгәрәргә һәм ярга таба шуышырга кирәк.

    фото: http://benter.clan.su/news/zimnjaja_rybalka_samoe_interesnoe_v_blogakh/2013-07-29-150

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: