Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Баланы укырга кертү өчен БДИ баллары гына җитми

    Ел саен август - балалары уку йортларына керергә теләгән ата-аналар өчен "ут йоту" аена әверелә. Шундыйларның берсе белән сөйләшеп киттек. Баласы БДИларны уңышлы тапшырып, ике фәннән йөзәр балл җыйган. -Болай булгач, синең балага теләсә кайсы югары уку йорты ишеге ачык инде! - дим. Үзем инде вузны тәмамлап эшли башлаган баламның...

    Ел саен август - балалары уку йортларына керергә теләгән ата-аналар өчен "ут йоту" аена әверелә. Шундыйларның берсе белән сөйләшеп киттек. Баласы БДИларны уңышлы тапшырып, ике фәннән йөзәр балл җыйган.

    -Болай булгач, синең балага теләсә кайсы югары уку йорты ишеге ачык инде! - дим. Үзем инде вузны тәмамлап эшли башлаган баламның ничек укырга керүен баштан кичерәм. "Бер балың җитми", - дип, түләп уку шарты белән студент иттеләр кызымны. Аннан 19 балга кимрәкләр хөкүмәт стипендиясе алып укыдылар.

    -Бер дә тынычланырлык түгел шул, без сайлаган белгечлек буенча 125 абитуриент студент булачак икән. Хөкүмәт карары белән унбиш процент чамасы (19-20 кеше була инде) урын олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясаган, максатчан юллама алганнар өчен. Әмма югарыдагы даирәләр күрсәтмәсе белән тормыш шартлары авыр булган, ятимнәр һәм башкалар өчен ташламалы урыннар саны 93 булган (74,4 процент! - авт.). Димәк, конкурста катнашучылар өчен 32 урын калган. Кабул итү комиссиясендә безнең күзгә туры карап аңлаттылар: "32 урынга сез исемлектә 40нчы булып язылган. Борчылмагыз, укырга керү теләге зур икән, түләп уку мөмкинлеге бар. Сезнең өчен без ташламалы юл - семестр саен 60000 сум гына түли торган мөмкинлек тудыра алабыз..." Казанның коррупциягә батуына мин хәзер шикләнмим инде. Югыйсә, Мәскәү вузына берсүзсез кабул итәргә булганнар иде, әмма анда яшәргә дә кирәк бит әле. Бу 125 урынның 93енә законлы рәвештә максатчан юлламалар белән керсәләр дә, чынлыкта күбесе "блат" буенча бит! - танышым ни әйтерсең дигән сораулы карашын миңа төбәде. Аның өчен, аның баласы өчен гаделсезлеккә чарасыз булуыбыз хакыйкате расланган инде.

    Мәрхүм Данил ага Насыйбуллин сөйләгән иде. Заманында ул медицина институтында кабул итү имтиханнары алуда катнашкан. Район түрәсе кызына "дүрт"ле куйган бу.

    -Ник "өч"ле генә куймадың? - дип орыша башлаганнар моны.

    Реклама

    -Әле "биш"тә куярлык иде, кукмаралыны яклаган дип әйтмәсеннәр дип, "дүрт"ле генә куйдым", - дигән Данил ага.

    -"Биш"кә белсә дә, "өч"ле генә куясы. Түрә башлары КПСС обкомы исемлеге белән барыбер укырга кертелә. Без обкомдагыларга: "Менә "өчле"гә белә торган балаларыңны укырга алдык, "биш"кә белә торган балалар читтә калды дип авырткан җирләренә басып алабыз, ә син "дүртле" куйгансың..." - дип сүгәләр Данилны кабул итү комиссиясе әһелләре.

    "Изм", "мизм"нарга карамыйча блат яшәвен дәвам иттерә.

    ...Социализм чорында блатны, имеш, җәмәгать белән җыелып күмәргә булганнар. Гробка салып кабер янына китерәләр. Гроб капкачын кадакларга юк кына бит кадак! Эзләп-эзләп карыйлар - файдасыз. Шуннан гробта яткан Блат тора да: "Хәзер алып киләм!" - дип кадак артыннан китеп барган. Шул килеш югалып йөри ди, күзгә дә күренми үзе, ә бар...

    Азат САБИТОВ

    фото: http://stavropol.edu-inform.ru/news/20101/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: