Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Балаларым кайда, дип өзгәләнгән Сылубикә апа

    -Сылубикә әнием алдында бик зур бурычлы мин. Аны үги әни дип әйтергә телем бармый. Аның изгелеген, үзем өлкән яшькә җитеп, уем белән үткәннәргә ешрак кайта башлагач, тагын да ныграк аңладым. Каберен чистартып-тәртипләп, рухына багышлап догалар укып кайтам, шуннан башка ни эшли алам соң? - дип сөйләргә кереште Кукмарада яшәүче Рәшит...

    -Сылубикә әнием алдында бик зур бурычлы мин. Аны үги әни дип әйтергә телем бармый. Аның изгелеген, үзем өлкән яшькә җитеп, уем белән үткәннәргә ешрак кайта башлагач, тагын да ныграк аңладым. Каберен чистартып-тәртипләп, рухына багышлап догалар укып кайтам, шуннан башка ни эшли алам соң? - дип сөйләргә кереште Кукмарада яшәүче Рәшит абый Хөсәенов. -Гомер буе саклаган серен вафат булган көнендә генә белдек. Кизил шәһәреннән хушлашырга кайткан сеңлесе Мөнәвәрә апа: "И-и, апа, йөрәгеңдә адәм күтәрә алмаслык кайгы йөрттең бит син, ничек чыдагансыңдыр", - дип елады.

    Балалар кайда?

    Сылубикә апа Хөсәенова тумышы белән Кенәбаш авылыннан булган. Бөек Ватан сугышы башлангач, ире фронтка чакырылган. Ике нәни бала белән калган яшь хатын, "Финляндия чигендә тормыш яхшы икән" дигән хәбәрләргә ышанып, сабыйларым тук булыр ичмаса дип, фин сугышыннан соң яулап алынган җирләргә вербовка белән киткән. 1942 ел булган бу.

    Анда килгән халыкны баракларга урнаштырганнар. Әмма әйбәт тормыш урынына аларны ачлык көткән. 125әр грамм икмәк алу өчен унике чакрым ераклыкка барырга, галәмәт озын чиратларда торырга туры килгән. Сылубикә апа сабыйлары -5 яшьлек Равил белән яшь ярымлык Дамирның ашарларына бер-ике уч бодай яки арпа бөртекләре калдырып китә торган булган.

    Беркөнне кайтуына... Нәни Дамир үтерелеп... Юк, шуннан соң бу хакта сөйли дә, яза да алмыйм. Коточкыч хәл! Мондый вәхшилеккә хәтта ачлыкта аклану була алмый. Моны күреп, ана сыгылып төшкән, өч көн буе урыныннан тора алмый яткан. Әмма олы малае хакына яшәргә кирәк бит, тормый чарасы калмый. Ничек көч тапкандыр үзендә, кайдан сабырлыклар алгандыр?

    1944 елда биредәге халыкны өйләренә кайтарырга, дигән фәрман килә. Товар поездына төяләләр. Балабаново станциясендә тукталгач, җылы аш бирәләр икән, дигән хәбәр ирешә. Аш өләшә торган урын шактый ерак булып чыга. Чираты да очсыз-кырыйсыз. Сылубикә апа иптәшләре белән әйләнеп килгәндә инде төн җиткән була. Өтәләнеп-тилмереп үз вагоннарын эзли башлыйлар, ул арада ашлары бозланып катарга өлгерә. Бер урында өелгән иске чүпрәк-чапраклар өемен күреп тукталалар. Вагоннары шул турыда булган икән, тик аннан барлык әйберләрне чыгарып атып, башкалар утырган. Сугыш чорында чын мәхшәр булган бит ул вокзалларда!

    -Балаларыбыз кайда?- дип өзгәләнә хатыннар.

    -Белмибез, аларны машинага төяп, кайдадыр алып киттеләр дип, - җавап бирә вагондагы рус хатыннары.

    Сылубикә белән иптәшләре, сабыйларын эзләп, ары ташланалар, бире йөгерәләр, вокзал начальнигы янына да керәләр, тик берни белә алмыйлар... Бу вакытта аналарның ниләр кичергәнен, йөрәкләренең ничек әрнүләрен аңлатырдай сүзләр юктыр дөньяда.

    Язманың дәвамын "Хезмәт даны" газетасының 12 декабрь саныннан укый аласыз.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: