Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бакча эше каныбызга сеңгән, диләр Зур Кукмара бакчачылары Гыйльминур һәм Мәгъсүм Габдрахмановлар

    -Быел бакчага берни утыртмадым. Су сибеп, чүбен утап, төпләрен йомшартып, корткычларга каршы агулап, яздан көзгә кадәр интегәсем килми әле. Кибеттән сатып алуың яхшырак: арзангарак та төшә, сәламәтлегеңне дә какшатмыйсың. Хәзер бит яшелчә, җиләк-җимеш ел әйләнә сатуда бар. Гомер-гомергә җирдә черәшеп яшәгән авыл халкы арасында шулай фикер йөртүчеләр соңгы елларда күбәеп...

    -Быел бакчага берни утыртмадым. Су сибеп, чүбен утап, төпләрен йомшартып, корткычларга каршы агулап, яздан көзгә кадәр интегәсем килми әле. Кибеттән сатып алуың яхшырак: арзангарак та төшә, сәламәтлегеңне дә какшатмыйсың. Хәзер бит яшелчә, җиләк-җимеш ел әйләнә сатуда бар.

    Гомер-гомергә җирдә черәшеп яшәгән авыл халкы арасында шулай фикер йөртүчеләр соңгы елларда күбәеп китте. Моңа корылыклы, эссе җәйләр дә тәэсир итте. Яңгырлар вакытында яумагач, су сибеп кенә әллә ни үстереп булмый. Күп урыннарда су җитми дә бит әле. Бәрәңгедән юньләп уңыш алып булмагач, аны да әз утырта башлады халык. Бөтенләй утыртмаучылар да бар. Сатып алырбыз әле, күп ашалмый бит, кыш буена фәлән кадәр капчык җитә, диләр. Менә шулай әкренләп җир эшеннән бизү башланды. Мондый нәтиҗә ясап, ялгышаммы әллә? Бакчаларында җәй буе мәш килеп, шуннан канәгатьләнү, рәхәтлек хисе алучылар да байтак бит.

    Мәсәлән, Зур Кукмара авылында яшәүче Гыйльминур һәм Мәгъсүм Габдрахмановлар өчен яшелчә, җиләк-җимеш үстерү - ата-бабалардан мирас булып калган шөгыль.

    -Бакча эше безнең каныбызга сеңгән инде,- ди Гыйльминур ханым.- Бабабыз Гарифулла белән әбиебез Гөлҗамалдан башланган бу эш, алардан әти-әниемә күчкән.

    Инде күп еллар элек дөньядан киткән әти-әнисе Габделхак абый белән Миньямал апаны мин дә белә идем. Бакчаларындагы озын-озын помидор рәтләре, потлы чиләкләргә җыелып, сатуга әзерләнгән галәмәт эре, кызыктырырлык кызыл помидорлар әле дә күз алдымда.

    -Колхоз урамында өч гаилә: Әминә апа белән Габдрахман абый Бариевлар, Дания апа һәм Әнәс абыйлар белән ярышып үстерә идек яшелчәләрне,- дип дәвам итә Гыйльминур ханым.- Сабантуй бәйрәменә сөлге җыючыларны әти яңа өзгән кыярлардан авыз иттерә иде. Беренче буласы килде аның: Габделхакның кыярлары җитешкән инде, дигән хәбәр таралса, шуңа сабый баланыкыдай күңеле була иде.

    Кыяр, помидор үстереп сату колхозда эшләгән ир белән хатынга өстәмә табыш биргән, йорт-җирне алып бару, биш баланы тәрбияләп аякка бастыруда зур ярдәм иткән. Гыйльминур ханым сөйләвенчә, балалар үзләре дә кечкенәдән үк кул астына кереп үскәннәр:

    -Берәр мең төп помидор утыртканыбыз истә. Инештән көянтә-чиләк белән су ташып, җилкәләр авыртып бетә иде. Кое да казыттык соңрак, ләкин аның суы каты булды, яшелчәләргә бик килешмәде. Кыяр-помидорны сатарга да булыштык. Урын, үлчәү алу өчен иртән-иртүк базарга бара идек. Ул чакларда күп кеше яшелчә үстермәсә дә, ярты яки бер килодан күбрәк сатып алучылар сирәк булды. Шуңа күрә базарда көннәр буе утырырга туры килә иде кайчак.

    Кияүгә чыкканнан соң, Гыйльминур ханым 1975 елда тормыш иптәше Мәгъсүм белән Үзбәкстан башкаласы Ташкентка китеп, егерме елга якын шунда гомер кичерә. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Гүзәл белән Гөлфиянең хәзер үз гаиләләре.

    -Самолетлар төзү заводында эшләдек. Дача тотмадык, хәер, аның кирәге дә булмады: базарда яшелчә арзан, күп иде. Помидорның бер потлы чиләге илле тиен булганын хәтердә әле,- дип сүзгә кушыла Мәгъсүм Габдрахманов. - Бик рәхәт яшәдек анда. Әчтерхан чикләвеген урманнан зур-зур капчыклар белән җыеп кайта идек. Әмма барыбер туган якларны сагындык. Яшелчә, җиләк-җимешне үзебез үстерү теләге дә беркайчан сүрелмәде.

    Зур Кукмарага кайтып, зур тырышлык белән иркен, уңайлы йорт салып керә алар. Сигез сутый бакчаларында ниләр генә үстермиләр. Җирнең бер чиреген дә әрәм итмиләр: өй каршында бакча җиләге - виктория үсә, ишегалды буйлап та түтәлләр тезелеп киткән. Анда чөгендер, татлы борыч, кәбестә, баклажан утыртканнар. Өй тирәсен чәчәкләр бизи. Алмагачлар, чия агачлары, карлыган куаклары белән әйләндереп алынган бакчалары, әбиләр әйтмешли, кәртинкә күк: һәркайда тәртип, бер чүп әсәре күрмәссең. Кишер, суган янында бәрәңгегә дә урын табылган. Шунда ук үзләре корган парник, теплица урнашкан. Чәчәк ата башлаган помидор төпләренә инде коры тирес сибеп чыкканнар.

    -Помидорның әти-әни гомер-гомергә үстергән "бычье сердце" һәм "дамские пальчики" сортларын утыртабыз. Беренчесе эре, итләч, өстәвенә бик тәмле, икенчесе - вак, тозлау өчен әйбәт. Орлыкларын сатып алган юк, үзем әзерлим. Гадәттә, февраль азагында чәчәбез. Инде бакчага күчергәч, төпләрен йомшартып, кирәксез яфрак-сабакларын өзеп, чүбен утап торсаң гына мул уңыш көтәргә була. 250-300ләп төп утыртып, шулардан көн саен 15-16 чиләк помидор җыеп ала идек моңарчы,- ди Гыйльминур ханым.

    -Кызара башлаганнарын гына җыясы. Яшел көе өзсәң, тәме югала, - дип ачыклык кертә гаилә башлыгы.

    -Хәзер сатуда уңышны арттыра торган препаратлар барлыкка килде, аларны кулланып караганыгыз булмадымы? -дип кызыксынам. Яшелчә үстерүдә күпьеллык тәҗрибәсе булган кешеләргә мондый сорау бирүнең мәгънәсез икәнен аңласам да.

    -"Химия"не якын да китергән юк. Помидор төпләренә уталган чүп үләннәрен, сыер тизәген әчетеп сибәбез - барлык серебез шул, -дип җавап бирә гаилә башлыгы.- Бу сүзләрне бакчадагы тирес өеме, үләннәрдән ясалган черемә, әчеткеләр дә раслый. - Фитофторага каршы да сарымсак төнәтмәсе яки сөт һәм йодның судагы эремәсен кулланабыз.

    Гыйльминур ханым аптыравын белдерә:

    -Ә бит элек, без үскән чакта, помидорда мондый авырулар юк иде, берни сипкән булмады.

    Ир белән хатын барлык эшне бергәләп, килешеп-киңәшләшеп башкаралар. Тату, дус яшәүләренә сокланмый мөмкин түгел: бәхәсләшү-тарткалашуны бөтенләй белми, ахры, алар. Үсемлекләр җылы мөнәсәбәтләрне, яратуны тоя, диләр бит, шуңа да гөрләп үсәләрдер. Мәрхүм Габделхак абый белән Миньямал апаның хәер-фатыйхалары ярдәм итә кебек:

    -"Кияү-кызым, яшелчә үстерегез",- диделәр, без Ташкенттан кайткач. Сатудан кергән акча йорт салганда ярап куйды, - ди Габдрахмановлар. - Ел саен кышка күп итеп салатлар, тозлыклар әзерлибез.Уңышның артыгын сатабыз.

    Таныш-белешләре арасында: "Помидорларыгыз җитешәме әле?"-дип сораучылар бар икән инде. Сәүдә нокталарында читтән кайтартылганы тулып ятса да...

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА. Автор фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: