Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бабамның исем-фамилиясе мемориаль тактага кайчан кертелер?

    Минем бабам Степан Андреевич Егоров Көшкетбаш авылында урта хәлле, күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Гаилә иген иккән, сыерлар, атлар тоткан. Колхозлашу еллары башлангач, күмәк хуҗалыкка кергәннәр. Кечкенәдән үк эшләп үскән Степан бабам, беренче тракторлар кайта башлагач, тракторчы һөнәренә укып, Янил МТСында эшли башлаган. 1943 елда аны сугышка алганнар. Бабам хатлар...

    Минем бабам Степан Андреевич Егоров Көшкетбаш авылында урта хәлле, күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Гаилә иген иккән, сыерлар, атлар тоткан. Колхозлашу еллары башлангач, күмәк хуҗалыкка кергәннәр. Кечкенәдән үк эшләп үскән Степан бабам, беренче тракторлар кайта башлагач, тракторчы һөнәренә укып, Янил МТСында эшли башлаган.

    1943 елда аны сугышка алганнар. Бабам хатлар язып торган. Хәзерге көндә аның берничә хаты гына сакланып калган. Шул елның октябрендә килгән соңгы хатында: "Без исән-сау, сугышка керәбез. Аннан чыга алсам, тиз арада хат язармын", - дигән. Соңрак хәбәрсез югалуы турында кайгы язуы килгән. Бабамның берсеннән-берсе кечкенә ике кызы, ике улы ятим калганнар.

    Еллар уза, Бөек Җиңү көне дә килеп җитә, тик бабам гына кайтмый.

    Ә беркөнне Вахит авылыннан бабам белән МТСта эшләгән Мөхлисулла абый Гыйльметдинов килеп, сугышта аның белән очрашканын сөйләде: "Бер колонна белән чигенүебез иде, ә безгә каршы яңа частьлар алгы сызыкка агыла. Шулвакыт мин Степанны күреп кычкырдым. Ул борылып карады, һәм без, очрашу шатлыгыннан бер мизгелгә исереп, кочаклашып аерылыштык. Ул үзенең пулеметы белән алгы сызыкка, безне "капларга" ашыга иде. Исән-сау кайта алмасак, өйдәгеләргә әйтергә, булдыра алганча булышырга, дип сүз бирештек. Ә берничә көннән без кабат алгы сызыкка кердек. Анда мин бер кулымны югалттым, госпитальдә яттым, аннары кайту бәхетенә ирештем".

    Мөхлисулла абый безгә килгәләп йөрде, вак-төяк эшләрне эшләргә булышты.

    Менә Бөек Җиңүгә дә 70 ел вакыт узган. Батырларга һәйкәлләр куйдылар, исемнәрен мәңгеләштереп Хәтер китабын чыгарганга да байтак еллар узды. Без яшәгән Көшкетбаш авылы да юк инде. Ул Югары Чура авыл советына керә иде. Ә менә шушы кечкенә авылдан да күпме батырлар чыккан бит. Кайбер гаиләләрдән икешәр, өчәр кеше илебез азатлыгы өчен ерак илләрдә үлеп калган.

    Реклама

    Ә без аларны беләбезме соң?!Югары Чура авылындагы мемориаль тактада минем бабамның исем-фамилиясе юк. Чөнки ул кемнеңдер битарафлыгы аркасында язылмаган. Ә андыйлар бик күп. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылау алдыннан авыл җирлекләре бабамның исем-фамилиясен яздыртып куячакбыз, дип вәгъдә биргәннәр иде. Ләкин хәзергәчә бу эш эшләнмәгән. Ә бит Хәтер китабында кайсы авыл Советыннан күпме кеше киткәнлеге билгеле. Кем кайда җирләнгән, кем әсирлектә үлгән - барысын архивлардан эзләп табып торалар.

    70 ел вакыт узган булса да, үзебезнең үлеп калган батыр солдатларыбызны мемориаль тактага язарга вакыт та, акча да тапмыйбыз. Чөнки ул әллә кайчан куелган такта. Ул бармы - бар, калганы бер җитәкчене дә кызыксындырмый. Моңарчы торган бит, моннан соң да торыр әле, андагы фамилияләрне яңартып, нигә акча әрәм итәргә, ди.

    Илебез азатлыгы өчен миллионнар башын салган. Алар барысы да батырлар, ә батырларны беркайчан да онытырга ярамый.

    Николай Андреев, Пчеловод авылы

    фото http://www.gazeta.islamnn.ru/photos/doska.JPG

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: