Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Бабасы нахакка гаепләнгән

    Күмәкләшү елларында илебездә үткәрелгән сәяси репрессияләр күпме кешеләрнең гомерләрен өзгән, якыннарын, туганнарын газап утына салган! Биш миллионнан артык кеше яшәгән җирләреннән читкә сөрелгән. Алар арасында Лельвиж авылыннан Федор Савельев та булган. Аның хакындагы истәлекләре белән оныгы Владимир уртаклашты. Федор Савельев күп балалы гаиләдә бишенче, бердәнбер ир бала булып туган. Кечкенәдән...

    Күмәкләшү елларында илебездә үткәрелгән сәяси репрессияләр күпме кешеләрнең гомерләрен өзгән, якыннарын, туганнарын газап утына салган! Биш миллионнан артык кеше яшәгән җирләреннән читкә сөрелгән. Алар арасында Лельвиж авылыннан Федор Савельев та булган. Аның хакындагы истәлекләре белән оныгы Владимир уртаклашты.

    Федор Савельев күп балалы гаиләдә бишенче, бердәнбер ир бала булып туган. Кечкенәдән белемгә тартылган. Мари республикасындагы мәктәптә укытучы һөнәрен үзләштереп, Балтач районында укыта башлаган. Ял һәм бәйрәм көннәрендә егеткә әти-әнисе өенә 25 чакрым араны җәяүләп кайтырга туры килә. Юлында Янил базарына товар илтүче атлы сәүдәгәрләр дә очраштыргалый. Кайчак алар Савельевларның йортында кунарга калалар. Шулай итеп, үзара дуслык барлыкка килә. Сәүдәгәрләр сатылып бетмәгән товарларын шушы йортта калдырып торалар, сатарга да рөхсәт итәләр. Әкренләп бу эшкә гаилә әгъзалары да тартыла. Бераздан сәүдәгәрләр ярдәме белән җирле таштан бина төзеп, үз кибетләрен ачалар, керосин, тоз, үсемлек мае һәм дегет саталар. Күбесенчә крестьян хезмәте белән шөгыльләнәләр. Иген үстерәләр, мал асрыйлар, умарта тоталар. Авылда нык хәлле гаилә булып исәпләнәләр.

    1920 еллар азагыннан алып, 1930 еллар башында репрессияләр дулкыны башлана. 1931 елда Федор Савельев, аның хатыны Ефимия, килене Евдокия, уллары Григорий, Захар, Петр, оныклары Надежда, Мария, Иван авылдан Чиләбе өлкәсенә сөреләләр. Бөтен йорт-җирләре, мал-туарлары, умарталары тартып алынып, колхозга тапшырыла. Өйдәге әйберләрен, киемнәрен ярлыларга өләшәләр.

    1932 елда Федор Савельевны аклыйлар. Гаилә башта олы кызлары Анна кияүгә чыгып яшәгән Балтач районына, аннары Лельвижга әйләнеп кайта. Йорт урыннарында таш бина белән коедан башка берни булмый. Башта күршеләрендә яшиләр. 1937 елда уллары Захар өйләнә. Хатыны колхозның алдынгы эшчесе булуын исәпкә алып, Савельевлар гаиләсенә үзләренең нигезләрендә йорт төзергә рөхсәт бирәләр. Тормыш әкренләп җайлана. Әмма гаилә башлыгы Федорның күрәселәре алды булган икән. Аның кияве Артемий бригадир була һәм бабасын ашлык сугуда ярдәм итәргә чакыра. Үч иткәндәй, ашлык сугу машинасы сафтан чыга. Федор Савельевны моны махсус эшләүдә гаеплиләр. Яңадан суд, сорау алулар... Элеккеге кулак буларак, ирне хөкемгә тартып, Беломор-Балтыйк каналы төзелешенә җибәрәләр. Башта Кандалакшадан берничә хаты килә. Соңрак аны урман кисүгә җибәрүләре мәгълүм була. Шуннан соң ул эзсез югала...

    Аның өч улы да бөек Ватан сугышында катнашкан. Захар сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп, 1942 елда Ленинградны дошманнан саклаганда батырларча һәлак була. Петр да яу кырында ятып кала. Григорий исән-сау әйләнеп кайта, әмма авылда калмыйча, Удмуртиягә китеп яши.

    Савельев- Федоровлар династиясен Захарның бердәнбер улы Владимир дәвам итә. Ул әтисен бер дә күрмәгән, чөнки ул фронтка киткәндә дүрт айлык кына булып калган. Владимир Захарович гомеренең 42 елын балаларга белем-тәрбия бирүгә багышлады. Мәктәптә туган якны өйрәнү музеен оештырды. Авыл, мәктәп, колхоз тарихын өйрәнүгә зур көч куйды.

    Лидия ДМИТРИЕВА, Лельвиж урта мәктәбе

    фото: http://caprice4.ru/?p=210

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: