Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авылга эшмәкәрләр кирәк

    Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты "Россия татар авыллары" ассоциациясе белән берлектә бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздырды. Әлеге өч көнлек чарада районыбыздан ике делегат - Пчеловод авылыннан Роберт Димитриев һәм Олыяздан Рафис Галиев катнашты. Җыеннан кайткач, аларны редакциябезгә чакырып, алган тәэсирләре белән уртаклашуларын сорадык.

    Реклама

    Рафис ГАЛИЕВ:
    -Җыен бик оешкан төстә узды, анда илебезнең 27 төбәгеннән 350 делегат катнашты. Чит илләрдән килгән эре татар эшмәкәрләре дә бар иде. Авыллардан күбрәк игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерлар килгән. Шунысына сөендем: үзара сөйләшкәндә Кукмарабыз турында бары яхшы фикерләр генә ишеттек. Аны беренче чиратта итекчеләр ягы дип беләләр. Металл савыт-сабалар җитештерелүе турында да күпләр хәбәрдар. Соңгы елларда шактый санда гаилә фермалары төзелү дә районыбызга карата кызыксынучанлыкны арттырды. Бу юнәлештә районда ниләр эшләнүен ишеткәч, үзебез килеп күреп китик әле дип, теләк белдерүчеләр дә булды. Килсеннәр, шөкер, күрсәтерлек эшләребез бар. Әмма мин үзем Чувашстан Республикасына баргач, Шыгырдан, Урмай, Тукай авыллары халкының тормыш-көнкүреш, яшәү рәвешеннән ак көнләшү белән көнләшеп, менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк безгә дип уйлап кайттым. Шыгырдан - татар авыллары арасында халык санының күплеге буенча икенче урында, ул Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылыннан гына калыша. Биредә җиде мәчет эшли. Җиденчесен - "Өч сәхәбә" мәчете дигәнен төзү 70 миллион сумга төшкән, бу чыгымнарның барысын да халык үзе күтәргән. Урмайда да үз көчләре белән 50 миллион сумга "Кара Пулат" мәчетен салуга керешкәннәр. Авыллар төзек, йортлар зур, урамнар чиста. Халкы бик кунакчыл, үз туганнарыдай каршы алдылар. Татарча бик әйбәт сөйләшәләр, динле булулары, гореф-гадәтләрне саклаулары белән аерылып торалар. Эчүчелек тә тамыр җәймәгән биредә. Авыл ирләре арасында читкә "шабашка"га йөрүчеләр дә, үзләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Иң мөһиме - алар үзләрен керем белән тәэмин итеп кенә калмый, ә авылның социаль мәсьәләләрен хәл итү, мәктәп, мәдрәсә, мәчетләрне тоту, юллар төзүгә зур ярдәм күрсәтәләр. Аларның башкарган игелекле гамәлләрен күреп, тырыш, бердәм булуларына сокланып, татар милләте яшәячәк әле дип, ихлас күңелдән сөенеп кайттым. Безгә дә алар үрнәгендә эшмәкәрлекне тагын да җәелдереп, меценатлыкны үстерү өчен тырышырга кирәк. Шул чагында авылларыбыз да яшәр. Бу җыеннан мин бик канәгать булып, зур тәэсирләр алып, аны оештыручыларга рәхмәтле булып кайттым. Эшлекле, тәртипле, зыялы кешеләр белән аралашу-сөйләшү шәхсән үзем өчен бик файдалы булды.
    Роберт ДИМИТРИЕВ:
    -Төрле тармакларда эшмәкәрлек итүчеләр белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу өчен бик кирәкле, файдалы чара булды бу җыен. Программасы бай, эчтәлекле иде. Пленар өлешендә башкарылган эшләр турында сөйләшүдән тыш, төрле проблемалар да күтәрелде. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның һәм башка дәрәҗәле кунакларның катнашуы үзе үк республикабызда эшмәкәрлекне үстерүгә зур игътибар бирелүе турында сөйли. Чыгыш ясаучыларның күбесе җитештерелгән продукцияне сатудагы кыенлыкларга басым ясады. Бу уңайдан башкалада төзелеп килүче зур агросәнәгать базарын ачу әлеге проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирер дигән ышаныч тудыра. Әлеге киңәшмәдә мин үзем дә чыгыш ясап, районда сафка баскан гаилә фермалары, аларны төзү өчен дәүләттән алынган ярдәм, бүгенге эшебезнең торышы белән таныштырдым. ТРның муниципаль берәмлекләре Советы тапшырган "ТРда җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен" дигән Рәхмәт хатын да хезмәтемә зур бәя дип кабул иттем. Дәүләт ярдәме, район җитәкчелегенең зур булышлыгы белән сафка баскан гаилә фермабызда хәзер маллар саны 90 башка җитте. Көнгә 600 литрга якын сөт сатабыз. Фермада үзебездән тыш тагын 4 кеше эшли, аларга ай саен 8-10 мең сум хезмәт хакы түләнә. Авылларда эшмәкәрлек киң таралса, хезмәт урыннары да күбәер, яшьләр туган төбәкләрендә калыр, гаиләләр, яңа туган сабыйлар артыр, эш юклыктан кая барыр урын тапмыйча, чарасызлыктан эчүчелеккә сабышкан кешеләр саны кимер иде. Әлеге җыенда әнә шул фикер кызыл сызык булып сузылды.
    Язманы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының район җирле бүлекчәсе җитәкчесе Г.ШӘРИПОВА әзерләде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: