Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авыл ялкауларны яратмый

    Поселок үзәгеннән иң ерак урнашкан авылларның берсе булган Мәмәшир халкы бер дә тик ятмый икән. Узган шимбәдә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан үткәрелгән очрашуга баргач, шуңа инанып кайттык. Башта әлеге бәйрәм турында берничә сүз. Мәмәшир авыл җирлеге, "Бөр" агрофирмасы, башлангыч ветераннар оешмасы, спонсорлар ярдәме белән авыл клубында үткәрелгән әлеге чарага ике авылның...

    Реклама

    Быел авыл халкы көче белән бер мәчеткә ремонт ясалган. 1842 елда төзелеп, дин тыелган чорда башлангыч мәктәп булып хезмәт иткән, ә соңгы елларда ташландык бина хәлендә торган икенче мәчетне дә төзекләндерү бара. Авыл халкы бу изге эштән дә читтә калмаган. Районның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Әсгать Хантимеров, Мамадышның "Нефтепродукты" оешмасы директоры Илгизәр Ибраһимовның да булышлыгы бик зур. Хәзер биредә эчке эшләр башкарыла, аннан җылыту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Мәчетне ремонтлап бетергәч, аны мәдрәсә итеп куллану нияте дә бар икән.
    Гомумән, җирлектә нинди генә эш башкарылса да, ул авыл халкының ярдәменнән башка узмый. Кемдер килеп эшләр, ярдәм итәр дип, буш хыяллар белән яшәмиләр биредә. Ялланып төзелешләрдә эшләүчеләр (халык аларны "шабашник"лар дип йөртә) берәр мең сум акча җыеп, читтән артистлар чакырып, күңелле итеп сабантуй үткәргәннәр. Шулай ук авыл халкы көче белән суүткәргечләр ремонтланган, ике су скважинасында насослар алмаштырылган, өч скважинада да автоматлар куелган.
    "Бөр" агрофирмасы җитәкчелеге дә авыл проблемаларын игътибарсыз калдырмый. Аның матди ярдәме белән Тәмәйдә 25 тонна сыешлы су савыты куелган. Аны җылыту өчен материаллар белән тәэмин иткән. Кирәк чакта транспорт белән дә булыша. Авылның үзенең даими спонсорлары да бар. Аларның берсен атап үттек: Мамадышта яшәүче Илгизәр Ибраһимов. Шулай ук якташлары - эшмәкәр Нургаян Хәлиуллин, Дамира Гәрәевалар да, читтә яшәсәләр дә, авыл тормышы белән кызыксынып, төрле чаралар үткәрү өчен даими булышлык күрсәтәләр.
    Мәмәшир-тәмәйлеләрне хезмәт урыннары белән тәэмин иткән фермалар бушап калгач, халык башта эшсезлектән бик интексә дә, хәзер үз көннәрен үзләре күрергә күнеккәннәр. Күпләп мал, кош-корт асрыйлар, балта эшләре белән шөгыльләнәләр, кышын итек басалар. Бу җирлектә ике гаилә фермасы төзелеп килү дә авыл халкының тырыш, булдыклы булуын тагын бер кат раслый. Илшат Шаһиев бу көннәрдә торакның нигезен төзү белән мәшгуль, ә Дамир Габдрахмановның гаилә фермасы инде күтәрелеп килә. Фермер Фәйзрахман Хәлиуллинның хуҗалыгында да булдык. 90 гектар җирендә бөртекле ашлык, терлек азыгы җитештерә. Ашлыкның сату бәясе түбән булуын исәпкә алып, соңгы елларда күпләп мал асрау белән шөгыльләнә башлады. Башлыча үгезләр симертә. Дәүләттән гаилә фермалары төзүгә юнәлдерелгән ярдәм күрсәтелсә, сыер асрарга да нияте юк түгел. Әйткәнебезчә, тик ятарга яратмыйлар биредә. Быел Саба урманчылыгы, авыл халкы көче белән 114 гектарда елга буйларына, ерганакларга агачлар утыртылган. Алар үскәч, болай да табигатьнең иң матур почмагына урнашкан Мәмәшир ягы тагын да ямьләнер, яшелләнер дип өметләнәбез.
    Әлбәттә, проблемасыз бер генә төбәк тә булмаган кебек, биредә дә авырлыклар, хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел.
    -Авыл эчендәге юллар начар. Үләт базы ремонтлауны таләп итә. Клубыбыз искерде. Шулай ук балалар бакчасыннан бушаган бинаны да төзекләндереп, авыл халкына хезмәт итәрлек хәлгә китерәсе иде. Боларның барысы да финанска бәйле, шуңа бер елда гына хәл итәрлек мәсьәләләр түгел. Район булышлыгы белән киләсе елларда бу планнар да тормышка ашар дип өметләнәбез, - ди Мәмәшир авыл җирлеге башлыгы Раниф Хәсәнҗанов.
    Булдырыйк дип тырышып йөрүче, аңа ярдәм итүче табылганда, һәр эшкә киңәшләшеп, уртак көч белән тотынганда, уңай нәтиҗәләр үзен көттермәс. Бары эшләргә теләк кенә булсын.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: