Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авыл җирендә иң хөрмәтле кешеләрнең берсе - мал табибы

    Авыл җирендә иң хөрмәтле, абруйлы кешеләрнең берсе - мал табибы дисәм, беркем каршы килмәс. Сыерының имчәге бозылганда да, бозаулаганда да, терлеге көтүдән имгәнеп кайткан очракта да, авыл кешесе, көн-төн дип тормыйча, әлеге белгечнең ишеген кага. Кечкенәдән үк әти-әнисе Миннемулла абый белән Нәфисә апага йорт-җирдәге мал-туарны тәрбияләргә булышып үскән Зур Кукмара...

    Авыл җирендә иң хөрмәтле, абруйлы кешеләрнең берсе - мал табибы дисәм, беркем каршы килмәс. Сыерының имчәге бозылганда да, бозаулаганда да, терлеге көтүдән имгәнеп кайткан очракта да, авыл кешесе, көн-төн дип тормыйча, әлеге белгечнең ишеген кага. Кечкенәдән үк әти-әнисе Миннемулла абый белән Нәфисә апага йорт-җирдәге мал-туарны тәрбияләргә булышып үскән Зур Кукмара авылы ир-егете Марсель Хисмәтуллин бу игелекле, әмма авыр хезмәтне гомерлек һөнәр итеп сайлаган.

    -1975 ел. Ерак Көнчыгыштан армия хезмәтен үтәп кайттым,- дип сөйли ул. - Колхозларның гөрләп эшләгән чагы. Авыл хуҗалыгы белгечләренә дә ихтыяҗ зур иде. Үзебезнең XXI партсъезд колхозын җитәкләгән Рафил Камалиевның хәер-фатыйхасы белән Казан ветеринария институтына юл тоттым.

    Әлеге уку йортын уңышлы тәмамлап, яшь белгеч туган колхозына әйләнеп кайта. Аны һич икеләнүсез баш ветеринария табибы итеп билгелиләр.

    Эш башында ук зур сынау көткән егетне: 1981 елгы корылыкны әле дә онытмый ул. Шул кырыс табигать шартларында терлекләрнең баш санын саклап калу өчен, башка белгечләр белән беррәттән, барлык сәләтен һәм белемен эшкә җигәргә туры килә. Остазлары Ришат Кәримов, Васил Галиуллиннар белән фикерләшеп, ярдәмләшеп хезмәт кую уңай нәтиҗәләр бирә. Киңәшле эш таркалмас, дип юкка гына әйтмиләр бит. Ул чорда өч авыл фермаларында ике мең баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 400 баш савым сыер булуын, шәхси хуҗалыкларда да бер меңнән артык йорт хайваннары асралуын исәпкә алсак, эш фронтының никадәр зур күләмле булуын күз алдына китерү кыен түгел. Бер очракны гына мисалга китерик.

    -Сиксәненче елларда көтү көткән Мидхәт Хөрәмшинны очраттым әле,- дип сөйли Марсель Хисмәтуллин. - "Хәтерлисезме, бер елны сыерларның, люцерна басуында сыйланып, эчләре күбенгән иде.Ферма мөдире һәм фельдшер белән килеп, малларны исән калдырдыгыз. Көтүнең яртысы дигән сүз бит бу",- дип рәхмәтен белдерде.

    Күпьеллык гамәли эш тәҗрибәсенә ия белгечне 1996 елда район ветеринария берләшмәсенә чакырып алалар. Биредә ул эпизоотология, ягъни йогышлы авыруларга каршы көрәш бүлеген җитәкли. Берләшмә җитәкчеләре, үз эшләренең осталары Шәүкәт Гыйззәтуллин, Фидәил Нәбиевларны әле дә хөрмәт белән искә ала.

    -Планлы чаралар үткәрү нәтиҗәсендә терлекләрдә аеруча куркыныч авыруларны булдырмау, бигрәк тә шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын бетерү һәм кисәтүгә көч куелды,- ди Марсель әфәнде.- Авыру терлекләр белән эш иткәндә сәламәтлекләрен куркыныч астына кую, физик көч таләп ителү белән бәйле имгәнү-җәрәхәтләр - боларның барысын практик ветеринар үз җилкәсендә тоеп карый.

    Һөнәренә тугры калып, Марсель Хисмәтуллинның тагын да колачлырак хезмәт - "Россельхознадзор"ның төбәкара лабораториясенең йогышлы авыруларга каршы көрәш бүлегендә табиб булып эшли башлавына да сигез ел үткән. Бу өлкәдәге гомуми стажы исә дүрт дистә елга якын.

    Үзе гомер буе малларны дәваласа, хәләл җефете Зөлфия ханым, фельдшер буларак, озак еллар буе халыкның саулыгы турында кайгыртты.

    -Кичләрен яки төнлә капкага шакысалар, кайсыбыздан ярдәм сорап килделәр икән дип, икебез дә "хәзерлек сызыгы"на баса идек,- дип елмая Марсель әфәнде. Әле дә гозерләре төшә икән аларга авыл халкының. Тормыш мәгънәсе әнә шулай кешеләргә кирәкле булып яшәүдәдер, тәгаен. Өч балалары да бу хакыйкатьне тормышта үзләренә үрнәк итеп алганнар.

    Гөлҗофар МИННЕХАНОВА, Автор фотосы

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: