Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Авыл җирендә берәү дә тик тормый, ә Ныртыдан бертуган Әхмәтовлар мал асрауга өстенлек бирә

    Авылда тормыш итү бер дә җиңелләрдән түгел: иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшлисе дә эшлисе, дигән сүзләрне шәһәр халкыннан шактый еш ишетергә туры килсә дә, җирне яратучы, мал-туар, кош-корт асрап яшәргә күнеккән сала халкы бер дә туган нигезен ташлап, кала ыгы-зыгысына чыгып китәргә ашкынмый. Киресенчә, шәһәрдән туган авылларына кайтып төпләнүче,...

    Авылда тормыш итү бер дә җиңелләрдән түгел: иртә таңнан караңгы төнгә кадәр эшлисе дә эшлисе, дигән сүзләрне шәһәр халкыннан шактый еш ишетергә туры килсә дә, җирне яратучы, мал-туар, кош-корт асрап яшәргә күнеккән сала халкы бер дә туган нигезен ташлап, кала ыгы-зыгысына чыгып китәргә ашкынмый. Киресенчә, шәһәрдән туган авылларына кайтып төпләнүче, хәтта анда үз эшләрен башлап җибәрүче тәвәккәл яшьләр саны көннән-көн арта.

    Шәһәрдә ямь тапмадык

    Нырты авылында крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән Айнур Әхмәтов әнә шундыйлардан. Россия һәм Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыкларында старт алган программа кысаларында моннан ике ел элек Лизинг-Грант ота һәм менә дигән итеп зур, мәһабәт бина - ферма төзеп куя ул.

    -Гаилә коргач, Казанга китеп урнашкан идек, бер дә күңел ятмады, - ди Айнур. - Дөрес, килдегезмени, дип бер җирдә дә көтеп тормыйлар анысы. Әмма башкала - бик кыйммәтле шәһәр. Үз яшәү урының, яхшы хезмәт хакы түләнә торган эшең булмаганда, бик авыр анда. Балаларны урнаштырырга бакча таба алмау да туган авылга кайтырга сәбәп булды. Әмма бер дә үкенмибез: әти-әни, туганнар монда, йорт сатып алдык, үз бакчабыз бар, хәзер исә баш-аягыбыз белән мал-туар эченә кереп чумдык.

    Әхмәтовларның фермерлык эшенә алынганчы ук 10 баш үгезбозаулары була. Хәзер исә алар терлекләрнең санын 35кә җиткергәннәр.

    -Ферма янына җәйге утар ясадык, бозаулар әлегә шунда. Көзгә таба ферма эченә кертәчәкбез. Ике яшькә кадәр үстергәннән соң гына сатарга ниятлибез, - ди фермер.

    Әлеге гаиләнең мал-туарны рәтен белеп, тиешенчә тәрбияләве әллә каян күренеп тора: бозаулары, сөбханалла, көр, чиста. Без килгән көнне кайберләре коры печән өстендә кояшта кызынып ята, кайберләре исә агач тирәсенә күләгәгә елышкан иде.

    Хуҗабикә, Дамира ханым, һөнәре буенча укытучы булса да, үз тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләвенә сөенә генә. Ире Казанга биш көнлек эшкә киткәндә (Айнур Казанда да эшли: авылга биш көннән биш көнгә кайта. - авт.) ферма белән тулысынча ул җитәкчелек итә.

    -Утар янына чыгып сызгыруым була, бозауларым шул арада минем тирәгә җыелышалар, - ди ул. - Башларыннан сыйпый-сыйпый су эчертәм, ашарларына салам. Алар яныннан сөенеп, күңелләрем күтәрелеп, ял итеп керәм. Кызларыбыз Алтынай белән Асылъяр да кул арасына керә инде хәзер. Улларыбыз Ислам белән Ватан бераз кечерәк әле, шулай да бозауларның ашаганын карап торырга бик яраталар.

    Шәһәрдән авылга күченгәч тә, нәрсә белән шөгыльләник икән, дип баш ватмый Әхмәтовлар. Беренче елларда ук 50 баш каз алып үстерәләр, тавык-чебешләр, Мисыр тавыгы, индоүрдәкләре дә бик күп була, сыерларының саны хәтта биш башка җитә.

    -Фермада бер сарайны арендага алып торып, анда 200ләп куян, 100ләп дуңгыз асраган вакытлар да булды. Эштән бер дә курыкмыйбыз без, - ди Дамира ханым.

    Реклама

    Бакчаларында җиләк-җимеш, яшелчәләре дә гөрләп үсә фермерларның. Умарта тотарга, аны үзвакытында карап торырга да вакыт табалар.

    -Мин күршеләремә карап уянам. Иртәдән кичкә кадәр кырмыскалар шикелле хезмәттә алар, - ди Нырты авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Заһидуллин.

    Һәр үгезнең үз исеме

    Айнур Әхмәтовның бертуган абыйсы - "Алга" крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айрат та узган ел "Лизинг-Грант" отып, менә дигән итеп ферма төзегән.

    -2002 елда авылдан җир алып рәсмиләштергән идек. Анда печән чәчәбез, ашлык үстереп, артыгын халыкка сата идек. Хәзер 22 баш үгез алып җибәрдек, - ди фермер. - Йортыбыздан ерак түгел, ферма сафка бастырдык, төзелеш эшләре инде ахырына якынлаша. Идәннәрен эшләп бетереп, тирес чыгару транспортерлары гына урнаштырасы калды.

    Печән һәм ашлык саклау өчен ясалган склад та ферма янәшәсендә генә. Бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль алар. Тракторлары, печән чапкыч, печән җыйгыч җайланмалары - барысы да кырда эшкә җигелгән.

    -Айрат ветеринария институтын тәмамлаганлыктан, авыл тормышын, мал-туар тирәсендә кайнашуны аеруча үз итә, - ди тормыш иптәше Рафилә ханым. - Үзем дә күрше Төркәштән генә мин. Шуның өчен шәһәрдә яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Кызларыбыз да авылны бик яраталар. Илүзәбез быел Казан энергетика университетының беренче курсын тәмамлады. Алинә мәктәптә укый, әле күптән түгел генә "Сәләт" лагерена китте. Төпчегебез Айзиләгә өч яшь ярым гына булса да, көннәр буе минем белән мал-туар арасында кайнаша. Үгезләргә "Акбаш", "Карабаш", "Белочка", "Жевачка" кебек кызыклы исемнәр дә кушып бетерде әле ул. Казлар, тавык-чебеш асрап, бакча җимешләре үстереп, бик күңелле генә яшәп ятабыз.

    Әлеге гаиләнең дә умарталары бик күп. Кортларны тәрбияләү белән башлыча әтиләре Альберт абый шөгыльләнә икән, аңа исә Мәсрүрә ханым да бик теләп булыша.

    Айрат Әхмәтовның үз такта яру цехы гаиләгә өстәмә табыш чыганагы булып тора. Буш вакытларында урманнан диләнкеләр алып, шуны кисә, агачларны алып кайтып такта-сайгак яра, төзелеш өчен кирәк-яраклар әзерли ул.

    Әйе, алма - пеш, авызга төш, дип, көтеп ята торганнардан түгел әлеге гаилә. Алар кебекләр күбрәк булсын иде дә...

    Сүз уңаеннан: Бертуган Әхмәтовлар үгезләренә кышка җитәрлек 400 төргәк печән, 200 төргәк салам әзерли.

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: